16+

Дача яки гаражы булган кешеләргә «амнистия» озынайтылды

Россиядә 2022 елның 1 июленнән гамәлгә кергән федераль закон нигезендә җир кишәрлеген һәм күчемсез көнкүреш милкен теркәүдә ташламалы шартлар тудырыла. Шулай ук, “дача амнистиясе” дә озынайтылды. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова белән күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева журналистларга закон нечкәлекләрен аңлатты.

Йортны яки дачаны рәсмиләштерү

- Закон күрсәтмәләре 1998 елның 14 маена кадәр төзелгән йортларга гына кагыла. Йорт дәүләт яки муниципаль милектәге җирләрдәге торак пункт чикләре эчендә урнашкан булырга тиеш. Йортның рөхсәтсез төзелмәгән булганлыгы да зарур. Әгәр йорт берничә һәм аннан күбрәк гаиләгә кушып төзелгән булса, әлеге йортка да аерым гына теркәү ясалмый, - диде Лилия Борһанова.

Гражданнар инде йорты булган кишәрлекне рәсмиләштерү өчен җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Йортка кагылышлы документларны, әлеге йортта 1998 елның 14 маена кадәр теркәлгәнлегеңне раслаучы документны күрсәтәсең. 

Җир кишәрлеген рәсмиләштерү дә шактый ансатлаштырылган. Яңа законда күрсәтелгәнчә, әгәр җир кишәрлеге гражданга 2001 елның 30 октябренә кадәр чикләнмәгән вакытка яки гомерлек файдалануга бирелгән икән, ул җир кишәрлеге милек сыйфатында бирелгән булып санала һәм мирас буларак күчерелә ала.
Закон нигезендә күчемсез милекне гадиләштерелгән тәртиптә теркәү, ягъни, “дача амнистиясе” янә 2026 елның 1 мартына кадәр озынайтылды. Бу закон 2031 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.

Гаражны теркәү
Татарстанда 50 мең тирәсе теркәлмәгән гараж корылмасы булган.
- 2021 елның 1 сентябрендә гамәлгә кергән “гараж амнистиясе” турындагы закон гражданнарның гражга һәм гараж астындагы җиргә хокукын рәсмиләштерүгә юнәлтелгән. Яңа закон буенча гараж астындагы җирне сатып аласы түгел, элек сатып алу таләп ителә иде. “Гараж амнистиясе” законы кертелгәннән соң узган 10 ай эчендә республикада 1762 гараж һәм 1231 җир кишәрлеге милек сыйфатында документлаштырылды. Чаллыда 715, Казанда 665 һәм Әлмәттә 510 корылма рәсмиләштерелде, - диде Энҗе Мөхәммәтгалиева.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading