31 августта Казанда триатлон буенча «TIMERMAN FULL – 2019» ярышлары уза.
Теркәлү үткән спортчылар исемлеге белән танышам. Казанда узган триатлон ярышларының берсендә танылган тележурналист Данил Гыйниятовның катнашуын күргәннән соң алда торган ярышта катнашучылар арасында да аның исеме очрар кебек. «Әле тәгаен аныкламадым. Катнашу-катнашмавымны әйтә алмыйм», – диде Данил Гыйниятов, әлеге турнир хакында сорагач. Берочтан аның сәламәт яшәү рәвеше белән дә таныштык.
«Сәпиткә кытлык булмады»
Спортка тартылу балачактан ук килә. Мәктәптә укыган вакытта чаңгы спорты белән кызыксынуым көчле иде. Велосипедта да йөрергә яраттым. Гаиләдә биш малай үстек без. Шуңа да карамастан, велосипедка кытлык булмады. Безнең өйдә биш-алты гына сәпит булгандыр ул.
Арча педагогика училищесын тәмамлагач та спортка тартылу сүрелмәгән иде әле: Казанда спорт факультетына укырга керергә теләдем. Әмма конкурсны узарга 1 балл җитмәде – граната ыргытканда имгәнгән кулым «аяк чалды». Көндәшлек көчле, уку йортына керү өчен ГТО нормативларыннан да яхшырак чыгыш ясарга кирәк иде шул.
Университетның татар теле факультетында белем алганда физкультурага өч ел буе авыр атлетика бүлегенә йөрдем. Авылда вакытта ук гер чөеп йөрүләр үз нәтиҗәсен бирде – студентлар арасында һәрчак үз авырлыгымда җиңү яуладым, Казан чемпионы булдым. Тагын бер-ике ел шөгыльләнсәм, кандидат нормативын үтәгән булыр идем дә бит, әмма укуны тәмамлау белән, спорт та онытылды.
«Яшермим, тәмәкесен дә тарттык»
Уку йортын тәмамлаганда, миңа 25 яшь иде. 90нчы еллар башы, болгавыр чорлар – акча аз, хезмәт хакы тоткарлана. Тормышны, гаиләне алып барырга кирәк. Эштән арынган юк, гастрольләргә дә күп йөрелде. Спортка нинди вакыт калсын анда?!
Яшермим, тәмәкесе дә тартылды. Студент вакытларда башланды ул начар гадәт. Унбиш еллап «стаж» җыелгач – 39 яшемдә ташлый алдым тәмәкене. Балалар үсә-төшкән, тормыш бераз җайланган вакытлар иде бу. Буш вакыт та пәйда була башлаган чак. Менә шул вакытта «яшьлек дустым» – спорт кабат ярдәмгә килде.
«Организм күнегә»
Хәзер инде күнегүләргә шулкадәр ияләнелгән, ниндидер сәбәп белән шөгыльләнми калынса, үз-үземне кая куярга белмим, читлектәге бүре кебек хис итәм.
Спорт шулкадәр әсир итә: триатлон белән дә шөгыльләнгәч, өч төрне чиратлаштырып алып барырга атнада көннәр дә җитми. Атна көннәре бүленгән: бассейнда йөзәм, йөгерәм, велосипедта йөрим.
Күнегүләр вакытында йөкләнеш төрлечә була инде: ярышлар көтелсә, максатчан әзерләнәсең. Әйтик, марафонда катнашасың булса, ярышларга кадәр берничә тапкыр 30ар чакрым да йөгерергә туры килә. Гадәти күнегүләр вакытында кимендә 6 чакрым ара йөгерәм.
Бассейнда әзерләнеп кенә, триатлонда катнашып булмас иде. Чөнки ачык сулыкта көч күбрәк сарыф ителә. Маршруттан читкә тайпылмас өчен алты-җиде колачлаган саен кая таба йөзгәнеңне ачыкларга кирәк. Анысына Казансуда да, авылларга кайтканда күлләрдә дә әзерләнәм. Нәтиҗәләрме? Узган ел Зөядәге йөзү ярышында 3,5 чакрым араны 1 сәгать 25 минутта узып, үз яшьтәшләрем арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәттем.
«Триатлон – чыгымлы»
Триатлон белән шөгыльләнергә уйласаң, башлангыч этапта шактый чыгымнар кирәк булачак. Велосипедның иң арзанын алсаң да, 20 мең сум тора. Спорт кибетләрендә аларның 800 мең сумлыклары да бар. Рамнары – карбоннан, җиңел, төгәл эшли алары. Триатлонда велосипедларны техник күрсәткечләренә карап кертсәләр дә, камилләштерелгән велосипедтагы спортчы өстенлеккә ия булачак инде.
Гидрокәчтүм кирәк булачак – аннан башка ярышка кертмиләр. Димәк, тагын 15 мең сум дигән сүз. Йөгерү һәм велосипедта йөрү өчен форма, аяк киеме, күзлек, махсус сумкалар ала башлагач, кимендә 15-20 мең сумлап акча китә. Ярышларда катнашу өчен дә акча түләргә кирәк булачак. Анысының суммасы ярыш төренә һәм теркәлү вакытына бәйле.
«Рекорд артыннан кумыйм»
Күңелдә шәхси рекордны яңарту теләге булса да, нәтиҗә артыннан кумыйм. Күрсәткеч артыннан куып, үзеңне бетерергә генә мөмкин. Бик актив шөгыльләнгән һәвәскәрләргә генә хас әйбер ул.
Туклануны – аксым, углевод, шикәр нормасын да контрольдә тотарга кирәк. Йөрәк эшчәнлеген яхшырту, авыр ярышлардан соң организмны үз халәтенә кайтару өчен медикаментларсыз да булмый.
Спорт белән шөгыльләнү тәҗрибәле остазлар күзәтүе, киңәше белән башкарылса яхшы. Белмичә шөгыльләнү организмга зыян китерергә дә мөмкин бит. Йөгерү буенча тренерым – халыкара класслы спорт остасы Мәхмүт Шакиров.
Бала вакытта белмичә эшләп, үзебезгә зыян да китергәнбез икән, дим. Әйтик, үсә торган чорда авыр атлетика белән шөгыльләнү ярамый. Без карап тормадык: капчык күтәргәнне генә гер күтәрәбез, дип, тимергә ябыша идек. Һәр әйбер чама һәм вакыты белән.
«Тимер кешеләр»гә сокланам
Үз гомеремдә 8 марафонда катнаштым. Чит ил марафоннарында катнашу хыялы да юк түгел.
Триатлонга килгәндә, гомуми озынлыгы 113 чакрым (1,9 – йөзү, 90 чакрым – велосипедта узышу һәм 21 чакрым йөгерү) булган «ярымтимер» дистанцияне ике тапкыр узган бар. Җиңел түгел. Шуңа да 226 чакрымлык (4-180-42 чакрым) тулы дистанцияне узган спортчыларга, ә аларны «тимер кеше» дип атыйлар, нык сокланам. Үземнең әлегә ул арага алынганым юк.
Нәрсәдән башларга?
Спорт белән шөгыльләнә башлауның беренче адымы – диваннан тору. Димәк, кешедә ният булырга тиеш. Психологик һәм физик яктан әзер булу да кирәк. Бер чакрым гына йөгерә алсагыз да, оялмаска тырышыгыз. Иң мөһиме, ул көндәлек эшкә әйләнсен. Хәтта теләк булмаганда да.
Спортка тартылуда тагын бер мөһим сәбәп – мотивация. Алдан ук берәр ярышка теркәлеп куярга кирәк. Шулай эшләгәндә, кеше көлкесенә калмас өчен булса да, спортны көндәлек шөгыльгә әйләндерүегезне сизми дә калырсыз.
Комментарийлар