Шәһри Казан

Данир Сабиров: «Шул хис булмаганга хәтта ачу килә!»

Февраль туган көннәргә бигрәк бай ай булып чыкты. 4се көнне Данир Сабировның хатыны һәм администраторы да туган көне булган. Эстрадабызның әйдәп баручы юморчысы бигрәк тә романтик булып чыкты! Кичә «Инстаграм»га куйган фотолары барлык язылучыларын шаккатырды.

- Данир, сез һәрвакыт шундый романтикмы?
- Вакыты-вакыты белән, хатын сораганда. Кирәк вакытта үземдә «романтика»ны кабызып алам. Минем хатын бүләкләргә карата бик көйсез, аңа теләсә-нәрсә бүләк итеп булмый. Ул һәр элементка игътибар итә. Мәсәлән, чәчәкләрнең дә аңа шушындые гына кирәк, башка төрлесе булмасын. Ə миңа - чәчәк чәчәк инде, бер аермасы да юк. Тагы дөрес чәчәк алмам дип, былтыр интернеттан заказ бирергә булдык. Миләүшә үзе сайлады, минем карточка белән он-лайн түләде. Күпмедер вакыттан курьер чәчәкләрне китерде дә, чыгып алыгыз дип шалтыраттылар. Шулвакыт бик кызык булган иде, Миләүшә: «Хотя бы алып кереп, үзең бүләк итәрсең инде?!» - ди.

Быел да, сюрпризларның бер өлеше алдан киңәшләшеп эшләнде. Нинди шарлар ошый икәнен әйтеп куйдылар... Төркемдәге егетләр белән Миләүшәгә багышлап җыр яздырдык. Төнге 12дә барысы да өй алдында җыелышты, машинада музыканы кабызып, җыр җырладык. Без урамда чакта, гараж артында качып торган биюче кызлар өйгә кереп, матур шарлар белән өйне бизәде. Əмма анысы сюрприз булып ук барып чыкмады, хатын аларны алдан күреп калды.

Реклама

Аннары, Миләүшәгә: «Əйдә, киен, йөреп кайтабыз», - дидем дә, капка төбенә килеп туктаган лимузинга чыгып утырдык. Без лимузинда йөргән арада, төркемдәге Диләрә белән энекәшнең хатыны Алсу «Корстон»да 20нче каттагы бүлмәне бизәделәр. Менә андагы сюрпризга Миләүшәнең хушы китте. Бүлмәдә - ул теләгән чәчәкләр, ул теләгән шарлар һәм һәр шарда безнең фотолар эленеп тора.

Хатын-кызның шундый күренешләргә исе китә инде. Миләүшәнең нәрсә генә кыланганы булмады, әмма мин андый әйбергә бик тыныч карыйм. Хәтта кайчак шундый хис булмаганга ачу да килә!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:50
    Гүзәл Уразова мәктәп елларын искә төшерде
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.05.2018
  • Кремль яр буенда узган «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Соңгы кыңгыраулар чыңлар вакыт җитте
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 27 май 2018 - 11:42
    Бакча җиләген ничек туендырырга? 1 стакан көлгә 1-2 литр кайнар су салып суытырга. Шуңа 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод өстәп, яфраклар чыланганчы сибәргә.
    48
    0
    1
Ночной режим