16+

Данлыклы Питрау бәйрәме 18 июльгә билгеләнгән, тик...

Җөри авылында узучы данлыклы Питрау бәйрәме быел 18 июльгә билгеләнгән. Керәшен бәйрәменең матур традицияләреннән берсе булган "Керәшен чибәре-2020" гүзәллек бәйгесенең нигезләмәсендә шулай диелгән.

Бу хакта Мамадыш районы халкы белән туры эфир вакытында район башлыгы Анатолий Иванов та әйткән була.

Тик республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале нинди форматта узачак соң? "Без әлегә төгәл берни дә белмибез. Онлайн оештырырбызмы, гадәти бәйрәм ясарга рөхсәт итәрләрме - әлегә төгәл билгеле түгел. Мариларның "Семык"лары да, Троица да быел онлайн-форматта оештырылды. Аларның тәҗрибәсен өйрәнеп утырабыз әле", дип җавап бирде безгә Татарстан Республикасы керәшеннән оешмасы җитәкчеләреннән берсе Людмила Белоусова.

Димәк, көтәбез.

Фото: http://tatar-congress.org/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading