16+

“Әдәби марафон”да балаларга да чират җитте!

“Әдәби марафон” проекты көннән-көн үсеш ала, китап сөючеләр санын арттыра. Бу бик шатлыклы күренеш! Инде тиздән егерменчесе китап яратучылар өчен ишеген ачып җибәрәчәк!

“Әдәби марафон”да балаларга да чират җитте!

“Әдәби марафон” проекты көннән-көн үсеш ала, китап сөючеләр санын арттыра. Бу бик шатлыклы күренеш! Инде тиздән егерменчесе китап яратучылар өчен ишеген ачып җибәрәчәк!

– Бу юлы “Әдәби марафон” балалар өчен үткәрелә. Без әлеге проектны Татарстан китап нәшрияты белән бергә башлап җибәргән идек. Хәзер Татарстан Язучылар берлеге белән дә, “Китап” радиосы белән дә, “Татмедиа” белән дә берлектә оештырабыз. Күптән түгел “Таттелеком” да кушылды. Һәм “Әдәби марафон” Россия Федерациясенең Президент фондының грантын да отты. 2019 елда Россиякүләм дәрәҗәдә әлеге проект беренче урынны яулады. Әкрен-әкренләп оештырырга ярдәм итүчеләр саны арта.
“Әдәби марафон” квартал саен 1-21 числоларда үткәрелә. Бу эшне 2017 елда башлап җибәргән идек. Ул вакытта 30 гына кеше булса, хәзер меңләгән кешеләр катнашында үткәрәбез. Соңыннан без “Әдәби марафон”ны җәй айларында балалар өчен генә үткәрергә дигән карар кылдык, – ди “Әдәби марафон” проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин.

ХХ “Әдәби марафон” кысаларында 18 яшькә кадәр катнашучылар китаптан өзекне аудиога яисә видеога яздыра һәм проектның хэштеглары белән үзләренең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштыра алалар.

Әдәби марафонның рәсми берләшмәсендәге (vk.com/adabimarathon) марафон башлану игълан ителгән игълан-яңалыкка әдәби марафончы комментарийларда “+” тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилия, яшь, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуын, кайсы социаль челтәрдә язмаларны урнаштырачагын язып катнашырга теләк белдерә һәм әлеге яңалык белән уртаклаша.

ХVII-XX “Әдәби марафон”нарның финалистлары 2022 елның августында #әдәбисабантуена чакырылачак. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары, шагыйрьләр, драматурглар һәм башка күренекле татар шәхесләре белән очрашу, автограф-сессияләр үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларында яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру, милли-әдәби уеннар, шул исәптән #әдәбикөрәш оештырыла. Әлеге “сезон”дагы һәр марафонда да актив катнашкан марафончыларга өстәмә бүләкләр тапшыру (яисә башкача хөрмәтләп билгеләп үтү, бонуслар) планлаштырылган.

Унберенче марафоннан башлап марафонда катнашучыларның иң яхшы иҗат җимешләре сайлап алып “Миллион татар” журналында урнаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading