16+

"Әдәби марафон"да катнашырга өлгер!

Китап сөючеләр һәм әдәбиятка якынаерга теләүчеләр өчен 1 апрельдә кабат Әдәби марафон башланып китәчәк. Быел ул унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Проектта һәркем катнаша ала.

"Әдәби марафон"да катнашырга өлгер!

Китап сөючеләр һәм әдәбиятка якынаерга теләүчеләр өчен 1 апрельдә кабат Әдәби марафон башланып китәчәк. Быел ул унтугызынчы тапкыр үткәрелә. Проектта һәркем катнаша ала.

Гариза тапшырганнан соң, кулга китап алырга һәм 21 көн дәвамында төрле әдәби әсәрләрдән мәгънәле, файдалы һәм башкаларны кызыктырырлык өзекләрне үзеңнең аккаунтыңда урнаштырып барырга, шул рәвешле китап уку гадәтен формалаштырырга кирәк. 
– Беренче тапкыр алтынчымы, җиденчеме марафонга бардым. Фәрит Хәйруллович [Фәрит Мөхәммәтшин – ред.] җибәрде мине. Теләмичә генә бардым, чөнки әдәби чара булгач, ике язучы, ун-унбишләп кенә укучы катнашыр дип уйладым. “Уникс”ка керсәм, шыгрым тулы зал күреп шаккаттым. Меңләгән кеше! Барысы да милли киемнәрдән! Әле кайбер районнар махсус форма теккән кебек делегацияләрен билгеләп килгәннәр. Зал шау-гөр килеп тора! Барысы да бер-берсе белән аралаша, кочаклаша, шатлана, – дип истәлекләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Римма Ратникова.
– Марафонда катнашучылар китап уку белән бергә социаль челтәрләрдәге аккаунтларын сыйфатлы алып барырга өйрәнә, татар хәрефләре белән язып телне хөрмәт итә башлый, күп дуслар таба, язучылар һәм шагыйрьләр белән онлайн һәм офлайн таныша ала. 21 көн дәвамында проектта катнашып кеше үзендә яхшы гадәт тәрбияли, үзконтрольга өйрәнә, әлеге тәҗрибәне эшендә һәм башка юнәлешләрдә дә кулланып уңышларга ирешә башлый, – ди Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры, Әдәби марафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин.
Гаризалар 1 апрель көнне 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading