16+

Дефолт: булырмы икән, әллә булмасмы...

Коронавирус темасы куерыр алдыннан, илдә дефолт була икән дигән сүзләр еш ишетелә иде. Хәзер исә һәр кешенең үз хәле - хәл. "йдә утырып, әллә ни баеп та булмый. Шуңа да акча мәсьәләсе әлегә бераз чигенде сыман. 

Дефолт: булырмы икән, әллә булмасмы...

Коронавирус темасы куерыр алдыннан, илдә дефолт була икән дигән сүзләр еш ишетелә иде. Хәзер исә һәр кешенең үз хәле - хәл. "йдә утырып, әллә ни баеп та булмый. Шуңа да акча мәсьәләсе әлегә бераз чигенде сыман. 

Әмма азмы-күпме маясы булганнар барыбер борчыла. Икътисад та хәзер кыенлыклар кичерә бит. Аңа да җиңел түгел... Сугыш вакытында да булмаган хәл, ләбаса. Ул чорда да бер нәрсә дә җитештермичә һәм кулланмыйча (азык-төлек белән бәдрәф кәгазеннән кала, билгеле) яшәмәгәннәр. Ә хәзер... 

Сбербанкның башлыгы, Россиянең элеккеге икътисади үсеш министры Герман Греф 2021 елда Россиядә дефолт булмаячак, дип фаразлый. 

- Без соңгы вакытта акча тагын күпмегә җитәр инде дип, еш сөйли башладык. Дефолт хакындагы сүзләр шул сәбәпле чыга да. Әмма дефолт булмаячак, - ди банкир. 

Шул ук вакытта, Герман әфәнде илдә хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны артачагын да кире какмый. 
- Без хәзер ел азагында илдә эшсезлек ни дәрәҗәгә җитәчәге хакында фаразлыйбыз. Ел башы белән чагыштырганда, эшсезләр саны күпкә артыграк булачагы көн кебек ачык, - ди Греф.

Моны булдырмый калу өчен ул аз керемлеләргә ярдәм итәргә һәм андыйларны ачыклый торган система булдырырга тәкъдим итә. 

Мәскәү, Санкт-Петербург һәм төбәкләрдәге Бәйсез депутатлар ассоциациясе Россия Президенты һәм ил Хөкүмәтенә мөрәҗәгать юллаган иде. Анда депутатлар ил халкына матди ярдәм буларак, Россиянең “кара көн”гә дип җыйган байлыкларының бер өлешен таратуны сорый. Депутатлар фикеренчә, ул “кара көн” инде килеп җитте һәм дәүләт гражданнарына ярдәм итәргә бурычлы.

- Без Россия гражданнарының барысына да җитәрлек күләмдә, федераль бюджет хисабына пособие (өлкәннәргә 25әр мең, балаларга 15әр мең сум) бирүне сорыйбыз, - диелә мөрәҗәгатьтә. 

Югары Икътисад мәктәбенең конъюктур үзәге директоры Георгий Остапкович илдә бу максатка җитәрлек акча бар, дип саный. 

- Һәр кеше башына 10-15 мең сум ул әллә ни күп түгел. Илдә 146 млн кеше бар дип исәпләсәк тә, моның өчен 1,5-2 трлн сум акча кирәк булачак. Ил масштабында карасаң — бу чүп кенә! Илкүләм байлыклар фондында гына да 10 трлн сум акча бар. Ә Үзәк банкның халыкара резервлары 40 трлн сум тәшкил итә, - ди белгеч. 

Ә Югары Икътисад мәктәбе профессоры Константин Сонин исә 2008-2009 һәм 2014-2015 елларда икътисади кризис белән көрәш өчен 1,5 трлн сумнан күпкә артыграк акча тотылганын искәртте. 

Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина исә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү кирәк һәмХөкүмәт хәзер моның белән шөгыльләнә дә, әмма “вертолеттан акча сибү” кирәкле гамәл түгел, дигән фикерен җиткерде. 

Россиядә иң көчле икътисади кризисларның берсе 1998 елда булган иде. Ул чагында илнең тышкы бурычлары күп булуны Россия икътисады “тартып” бетерә алмады һәм 17 август көнне Үзәк банк техник дефолт хакында игълан итте. 

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading