Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2022 елга бюджет проектын карау белән мәшгуль. Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, алдагы елга бюджет проекты инде март аенда ук эшләнелә башлый.
Скопировать ссылку
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 2022 елга бюджет проектын карау белән мәшгуль. Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, алдагы елга бюджет проекты инде март аенда ук эшләнелә башлый.
Икътисад министрлыгы белән берлектә, алар юл картасын төзи. Аның нигезендә бюджет формалаша. Шуны да әйтергә кирәк, ел уртасында башка китереп суккач кына безгә менә моны эшләргә кирәк, дип нәрсәдер майтарып булмый. Бюджетның һәр пункты җентекләп язылган. Кереме дә, чыгымы да.
Татарстанның икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, быел республиканың эчке төбәк продукты үсеше 102,7 процент тәшкил иткән. Икътисади үсеш төзелешнең артуы, ваклап сатуның үсүе һәм сәнәгать тармагында алга китеш белән бәйле. Дөрес, бар да үсеш кичерми. Мисалга, быел җәйнең эссе килүе авыл хуҗалыгы өлкәсендә ярыйсы ук зыян салды. Нәтиҗәдә, бу юнәлештә керемнәр 13 процентка кимегән.
Киләсе ел фаразларына килсәк, Олег Пелевин 2022 елда сәнәгать җитештерү индексы 3,4 процент тәшкил итәчәк. Аларның 70 проценттан артыгы нефть һәм газ комплексы оешмаларына туры килә, дип белдерде.
Урынбасар авыл хуҗалыгы өлкәсендәге үсешкә кагылган фаразлары белән дә уртаклашты. Аның сүзләренчә, киләсе елда бу өлкәдә җитештерү 110 проценттан да артып китәчәк. (Көзләрнең кабат коры килүен исәпкә алсак, инде хәзер үк уҗымнар, җир тиешле дәрәҗәдә дымлылык алмавын әйтергә була. Әле кышы, язы һәм безнең полосада авыл хуҗалыгы тармагы өчен иң зур роль уйнаган җәйнең ничек килүен дә онытмаска кирәк. Авызыгызга бал да май, Олег Владимирович! Фаразларыгыз чынга аша күрсен. 40 сумга кишер, бәрәңге сатып алулар быел гына булып, киләсе елда бәяләр төшсен дип телибез!)
Төбәк икътисадының төп күрсәткече булып, гадәттә, керемнәр санала. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның кереме 484 млрд сум булган икән. Республика халкының 1/3 халкы кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләвен исәпкә алсак, узган елгы фаразлар чынга ашмаска да мөмкин. Чөнки QR-кодлар эшмәкәрләрнең бугазыннан ныклап тотты. Чикләүләр кертүнең беренче көнендә генә дә кафе-ресторан хуҗалары көнлек керемнең 80 процентын югалттык, дип язды.
Дөрес, кибеткә йөрмәсәң, акчаң да күбрәк янда кала инде. Экономияләп, баеп китүең дә бар әле! Баю дигәннән, Президент Владимир Путин төп максатларның берсе дип, илдәге хәерчелекне бетерүне атады. Ә Татарстанда андыйлар әллә ни күп түгел икән. Олег Пелевин сүзләренчә, республика халкының 6,6 процент чамасы гына “хәерчеләр” категориясенә керә!
Киләсе елда реаль хезмәт хакы 2,7 процентка артачак дигән фаразлар чынга ашкан очракта, алар саны тагын да кимер дип өметләник. Өстәвенә, республикада яшәү минимумы да 10204 сум булачак. (2021 ел белән чагыштырганда, бу 102,4 процент тәшкил итә).
Киләсе ел бюджетында керем ягы “авырая” дип бәя бирде финанс министры. Шулай булуга да карамастан, Рөстәм Миңнеханов кече һәм эре предприятиеләргә бирелә торган ташламаларны саклап калырга өндәгән. Ә бу, азмы-күпме 6 млрд сум дигән сүз!
Гадәттәгечә, бюджет проекты социаль юнәлештә булыр дип фаразлана. Дәүләт казнасыннан бүленгән акчаларның 80 проценттан артыгы социаль программаларга бүленәчәк. Сәламәтлек саклау өлкәсенә казнадан 30 млрд 977,7 млн сум, “Социаль сәясәт”кә 55,3 млрд сум бүленер дип көтелә.
“Киләсе ел бюджеты киеренке, әмма үтәлерлек”, - дип бәя бирде Радик Гайзатуллин.
Комментарийлар