16+

Диспансеризация әйбәт, демографияне яхшыртырга кирәк 

Кичә еллык коллегиядә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин узган елга эш нәтиҗәләре һәм быелга төп бурычлар белән таныштырды.  

Диспансеризация әйбәт, демографияне яхшыртырга кирәк 

Кичә еллык коллегиядә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин узган елга эш нәтиҗәләре һәм быелга төп бурычлар белән таныштырды.  

Сәламәтлек саклау өлкәсендә былтыр төп игътибар беренчел звенога юнәлтелде. Министрлык зур эш башкарды: 2017 елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә барлыгы 74 объект төзекләндерелде. Төзелеш эшләре өчен барлыгы 4 миллиардтан артык сум акча тотылган.  Министр Адел Вафин әлеге программаны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. 

“Без проблемаларыбызны яхшы беләбез”
Коллегиягә кадәр Рөстәм Миңнеханов яңартылган  18 нче шәһәр клиник үзәк хастаханәсендә булды, Төбәкара клиник диагностика үзәгенең төзекләндерелгән корпусын карап чыкты.  Әлеге корпуста нур белән дәвалану бүлеге урнашкан. Президентны йөрәк авырулы пациентларны 20-30 процентка тизрәк кабул итү мөмкинлеге биргән яңа заманча аппарат белән таныштырдылар. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге объектларны төзекләндерү, яңа медицина учреждениеләрен куллануга тапшыру - Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларның берсе. Былтыргы белән чагыштырганда, быел сәламәтлек саклау өлкәсенә федераль бюджеттан күбрәк акча бүлеп бирелгән. 2017 ел ахырында Владимир Путин алдагы өч елда бюджеттан Россия төбәкләренә балалар сырхауханәләрен төзекләндерү һәм җиһазлау өчен ел саен 10 ар  миллиард сум акча бүлеп биреләчәген әйткән иде. “Былтыр Россия Президенты  куйган бурычларны күздә тотып эшләдек, беренчел звеноны модернизацияләү программасы быел да дәвам итәчәк”, – диде министр коллегиядә.   

Адел Вафин шактый таләпчән чыгыш ясады. Татарстанстат мәгълүматлары буенча  медицина хезмәтләреннән халыкның бары 75, 5 проценты гына канәгать булуын белдергән.  
– Хастаханәләрдәге “уртача температура” белән без канәгатьләнергә тиеш түгел. Калган 30 процент халык нидән ризасызлык белдерә? – дип министр һәр баш табибка моны ачыкларга йөкләде.

– Без ел дәвамында сырхауханәләрне төзекләндерүгә генә игътибар юнәлтмәдек. Табибларга чиратлар, дарулар белән тәэмин ителеш, башка проблемаларны да яхшы беләбез. Аларны хәл итү юлларын эзлибез. Без һәр кешене ишетергә тиешбез, – дип искәртте Адел Вафин. 

Табибка электрон язылулар системасын да эшләп бетерергә кирәклеген әйтте. 2017 елда табибларга 15 миллионга якын  кеше электрон чыганаклар аша язылган. Баксаң, аларның 26 проценты  язылып та,  килми кала икән. Ә менә Яңа Чишмә районы авылларыннан үзәк хастаханәгә автобус белән килгән пациентлар еш кына соңга кала. Аларны соңга калгач, чиратсыз керә алмыйлар. Бәлки, бу мәсьәләдә авыллардагы барлык фельдшер акушерлык пунктларын интернет челтәренә тоташтырыргадыр, дип Яңа Чишмә районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рафик Вафин үзләрендә пилотлы проектны сынап карарга тәкъдим итте. Авыруның кан басымы, кандагы шикәр күләме күрсәткечләре, башка анализлар - барысы да компьютер экранында, бердәм мәгълүмат системасында булса, эш күпкә җайланыр иде, ди табиб. Министр бу мәсьәләдә җитди чаралар күрергә кирәклеген әйтте.  Язылып та, күп тапкырлар килмәгән кешеләргә электрон сервистан файдалануны чикләргә,  дигән тәкъдим дә яңгырады. 

Татарстанда һәр 37 нче кешедә яман шеш ачыклана
Былтыр диспансеризация кысаларында 582854 кеше тикшерү узган. 2038 кешедә яман шеш барлыгы ачыкланган. 1392 пациентта ракны беренчел стадиясендә билгели алганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, 1 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, республикада яман шеш диагнозы белән 104 711 кеше исәпләнә. Былтыргы белән чагыштырганда  бу күрсәткеч 7,3 процентка күбрәк. Татарстанда һәр 37 нче кешедә яман шеш билгеләре күзәтелә. 

Диспансеризация ракны гына түгел, башка авыруларны даачыкларга  ярдәм итә. Әйтик, һәр 13 нче кешегә йөрәк-кан тамырлары авырулары яный. Һәр җиденче кеше дөрес тукланмый. Һәр унынчы кешедә артык гәүдә авырлыгы күзәтелә. Җиде меңгә якын кешегә беренче тапкыр “симерү” диагнозы куелган. Аларның яртысы диярлек 39 дан 60 яшькәчә кешеләр. Диспансеризацияне үтә алмаучыларның күбесе эштән китеп булмаудан зарлана икән. Быелдан исә  җитәкчеләр хезмәткәрләренә диспансеризация узу өчен мөмкинлекләр тудырырга, бер көн бүлеп бирергә тиеш булачагы әйтелде. 

Диспансеризациянең мөһимлеге белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеште. 
 – Кисәтү эшләре алып барылмаса, кешеләрне дәвалау ун тапкырга кыйммәткәрәк төшәчәк, дәваларга инде соң булмаса...  Диспансеризация буенча системалы эш булдыруны сорыйм,  – диде Президент. “Дөрес туклану, тиешле мохит булмаса, медицина гына коткармый билгеле.  Сәламәт яшәү, спорт белән шөгыльләнү турында күбрәк сөйләргә кирәк, аеруча яшь буынга.  Бу өлкәдә “Татмедиа” агентлыгы ярдәм итәр дип уйлыйм”,–  дип тә өстәде.  

Президент сүзе
Адел Вафин быелга зур бурычлар куйды, чыгышы шактый җитди булса да, Президент фикеренчә, тәнкыйть азрак яңгырады. Рөстәм Миңнеханов үзенең демографик торыш белән канәгать булмавын белдерде. "Демографик хәл позитив, ләкин туучылар саны буенча без һаман бер урында таптанабыз. Халыкның табигый үсеше үлүчеләр саны аз булу хисабына гына яхшы булып тоела. Уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җитү - әйбәт  күрсәткеч. Бу беренчел звеноның актив эшчәнлеге нәтиҗәсе дә.

Демография мәсьәләсе федераль хөкүмәт дәрәҗәсендә дә күтәрелә. Без дә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышабыз, авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга өстәмә чаралар күрәбез, – диде Президент. Былтыр башланган сырхауханәләрне модернизацияләү программасын ул быел төгәлләргә йөкләмә бирде. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрына  “Халык контроле” аша килгән шикаятьләрне җентекләп тикшерергә кушты. 

–    «Корпоратив университет»  проектын, белгечләрнең квалификациясен күтәрү, тәҗрибә уртаклашыр өчен чит илләргә баруны хуплыйбыз,  шулай да бу өлкәдә тиешенчә эшләнеп бетми. “Халык контроле” аша 889 шикаять кабул ителгән. Бу былтыргы белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Хастаханәдә пациент белән табиб арасындагы мөгалләмәгә игътибарны арттырырга кирәк. Теләсә кайсы кеше дә авырганда нечкә күңеллегә әйләнә, аның хәле еш кына табибларның ягымлы карашына, аны ничек кабул итүләренә бәйле. Авыру  сезгә хакимият структурасына караган кебек карый. Медицина хезмәтеннән риза булмаса, пациент табибларга карата гына түгел, дәүләткә канәгатьсезлек белдерә. Модернизация, мәгълүматлаштыру, башка өлкәдә дә эш шактый башкарыла, ләкин моның белән генә чикләнергә кирәкми. Кимчелекләрне яшермәгез. Пациент медицина ярдәменнән канәгать калсын. Барысы да ачык булсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт, әмма сезнең алда әле бик зур бурычлар, – диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Президент дарулар белән тәэмин ителеш, кадрлар әзерләү мәсьәләсендә дә ныклап эшләргә кушты. Электрон больничныйларга килгәндә, үз фикерен Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллинга да җиткергән булган. “Электрон больничныйлар модага иярү генә түгел. Халык өчен уңайлы да булырга тиеш”, –  дип искәртте Президент. Сәламәтлек саклау министры исә Президент куйган бурычларны үтәргә, барлык проблемаларны да кабат карарга вәгъдә итте. “Икътисади хәлнең нинди булуына карамастан, медицина ярдәме дәүләт  гарантияләнгән күләмдә  күрсәтеләчәк”,–  дип белдерде Адел Вафин. Быел медицина өлкәсендә ирләр сәламәтлеген кайгырту елы дип игълан ителде. 

Михаил Фролов фотосы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading