16+

Доллар кемне «тешли»?

Дөнья икътисады моңарчы күрелмәгән үзгәрешләр кичерә. Сентябрь аенда евро бәясе – 81 сумга, доллар бәясе 70 сумга җитте. 2016 елның мартыннан бирле валюталарның кискен үсеше булганы юк иде әле. Евро белән долларның «сикерүе» халык кесәсенә ничек тәэсир итә соң?

Доллар кемне «тешли»?

Дөнья икътисады моңарчы күрелмәгән үзгәрешләр кичерә. Сентябрь аенда евро бәясе – 81 сумга, доллар бәясе 70 сумга җитте. 2016 елның мартыннан бирле валюталарның кискен үсеше булганы юк иде әле. Евро белән долларның «сикерүе» халык кесәсенә ничек тәэсир итә соң?

Казан федераль университеты профессоры, икътисадчы Игорь Кох сүзләренчә, иң беренче чиратта читтән килгән товарларга бәя артырга мөмкин.

– Товар җитештергәндә чит ил алымнары, техникасы кулланылган очракта да бәяләр артачак. Билгеле, кибет киштәләрендәге бәяләр бер-ике көндә генә артмаячак. Бу кимендә ике-өч атнага сузылачак күренеш. Киштәләрендә яңа курс белән алынган товарлар барлыкка килгәнче сузылырга мөмкин ул. Бәяләр дә кеше түли алмаслык дәрәҗәдә артмаячак. Әйтик, доллар үз кыйммәтеннән 8 процентка артса, товар бәясе якынча 4-5 процентка күтәреләчәк. Бу – артык сизелерлек бәя түгел, – ди белгеч.
Игорь Кох сүзләренчә, якын киләчәктә чит ил валюталарының бәяләре төшәргә дә мөмкин.

– Валюта бәясе артуы бик күп факторлардан тора. Беренче чиратта, чит илгә чыгарыла торган нефть, газ кебек традицион товарларга бәйле. Нефть очсызлана икән, безнең илгә дә чит ил валютасы азрак керә дигән сүз. Ил эчендә чит ил валютасы азрак булган саен, аның үзкыйммәте үсә. Чит ил инвесторларының безнең оешмалар, кыйммәтле документлар белән кызыксынуы, безнең оешмаларга кредит биреп тору мөмкинлеге дә ил икътисадына тәэсир итә. Алар безгә күпләп чит ил акчасын кертсә, бездә доллар белән евро бәясе төшә дигән сүз. Валюта бәясен илгә карата булган санкцияләр, тыюлар да төшерә. Хәтта санкция булачак дигән ялган сүз таралу да илдәге чит ил валютасының бәясен арттыра, – ди Игорь Кох.
Евро белән доллар бәясе артуына карамастан КФУ белгече акчаларны банкта сумнарда сакласаң кулайрак, ди.

– Хәзер евро белән долларга караганда сумның процент ставкасы зуррак. Ягъни акчагызны сумда сакласагыз, ул сезгә күбрәк процент белән әйләнеп кайтачак. Доллар белән евро бәясе артырга да, кимергә дә мөмкин, ә сумнар төгәл керем китерәчәк, – ди Игорь Кох.

Ә сезгә доллар белән евро үсеше тәэсир иттеме?

Иркә, җырчы:

– Банкта бик күп акчам ятса, аның турында уйланып борчылыр идем. Акчам булмагач, борчылырга да сәбәп юк. Кибет киштәләрендәге бәяләргә дә игътибар иткәнем юк. Кайвакыт ирем «тагын бензин бәяләре арткан», дип кайтып керә. Ул әйтмәсә, бәяләр артуын мин сизмәс идем дә. Мин тиенләп акча санап утыра торган кеше түгел. Акчам була икән, аны шунда ук уйламыйча туздырып бетерә алам. Шуңа да безнең өйдә акча мәсьәләсен ирем контрольдә тота. Ике көнлек дөньяда яшибез бит дим дә, балаларга кием, туганнарга тәм-томнар җыя башлыйм. Акча тота белмәү минем иң зур минусларымның берсе. Кайчан өйрәнермен инде акча тотарга, бераз булса да баеп китәр идем. Алайса гел бер урында торам.

Ләйлә Лерон, блогер:

– Миллионлаган акчасы булган кешегә бәлки долларның 3 сумга артуы тәэсир итәдер. Мин бай кеше түгел, шуңа да чит ил валютасы үсүе миңа тәэсир итми. Хәзер мин Балида яшим. Монда бик көчле дефолт. Мин миллионер монда. Көн саен йөзәр мең акча туздырам. Безнең акчага әйләндерсәң, 500 сум акча ул. Рәхәткә чыктым, шуңа да доллар белән евроны бөтенләй кайгыртмыйм.

Таһир Насыйбуллин, эшче:

– Акча – кеше өчен иң четерекле мәсьәләләрнең берсе инде ул. Күпмегә артса да җитмәячәк. Сизәм, бензин бәяләре дә, азык-төлек бәясе дә соңгы елларда күзгә күренеп артып бара. Барысын да долларга сылтыйлар. Югыйсә, үзебездә табылган нефтьтән бензин ясыйлар, үз кырларыбыздан җыелган уңыштан ипи пешерәләр. Кибетләрдә бәя арта дип кенә хезмәт хакы артмый. Узган ел, хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким булмасын дип премияне кисеп, эш хакын арттырган булдылар. Нәтиҗәдә кесәгә кергән акча тагын да азайды. Белмим, кая барадыр бу дөнья?!


Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X