16+

“Башкалар миллионнар эшли әнә, ә син хәерче”. Дөньяның шулай үзгәрүенә кем гаепле соң?

Замана бик тиз үзгәрүчән. Кыйммәтләр үзгәрә, бәяләр үзгәрә, дөнья бик тиз үзгәрә, технологияләр, хезмәт базары, белем алу... – бар да үзгәрә.

“Башкалар миллионнар эшли әнә, ә син хәерче”. Дөньяның шулай үзгәрүенә кем гаепле соң?

Замана бик тиз үзгәрүчән. Кыйммәтләр үзгәрә, бәяләр үзгәрә, дөнья бик тиз үзгәрә, технологияләр, хезмәт базары, белем алу... – бар да үзгәрә.

Шулар белән адәм баласы да үзгәрә. Бүгенге кеше моннан биш-ун елдагысыннан күпкә аерыла. Бу үзгәреш яшьләрдә генә түгел, урта буында да, өлкән кешеләрдә дә чагылыш таба.

Быел олы кызым мәктәпне тәмамлады. Аллаһка мең шөкер, үз белеме, үз тырышлыгы белән имтиханнарны уңышлы тапшырды, Мәскәү югары уку йортларының берсенә түләүсез укырга да керде. Тиздән аны башкалага озатачакбыз. Көн саен аралашып, күрешеп, бергә шатланышып, бераз ачуланышып алган газиз балаңны читкә җибәрү җиңел түгел. Без – авыл балалары – Казан, Чаллы, Түбән Кама, һич булмаса, аларына укырга керә алмасам, Лаеш, Чистай, Тәтеш техникумнары дип хыяллана идек.

Шәһәр баласы Мәскәү, Питер дип үрсәләнә. Хәер, шәһәр баласы гына түгел, шартлы Балтач, Арча, Аксубай балалары да ераккарак китү турында уйлана. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Баланың масштаблы фикер йөртүе, үз алдына иң югары максатлар куюы, Мәскәү, Питер вузларының абитуриентларны бер ел алдан үзенә тарта белүе (безнекеләр, гадәттәгечә, Яңа елдан соң селкенә башланса, мегаполислар иң сәләтлеләрне Яңа елга кадәр үк үзенә җәлеп иткән була инде), бюджет урыннарының күбрәк булуы һ.б., һ.б.

Дөньясы тыныч түгел. Мәскәү кадәр Мәскәүгә чыгарып җибәрергә борчылу хисе шуның белән дә бәйле. Хәер, безне дә Казанга туксанынчы еллар уртасында әле урам группировкалары тынмаган чакта, шәһәр малайларының килеп акча, башкасын кысулары чәчәк аткан вакытта җибәрделәр. Безнең әти-әниләр дә борчылгандыр. Баштагы мәлдә авылны, әти белән әнине, абзар тулы терлекләрне, клубларны сагынып бераз күңелсезләнеп алулар һәркемдә булгандыр. Безнең балаларда да булыр инде, анысы. Беренче вакытларда. Аннан алар да күнегер, Мәскәү тормышына җайлашыр, яңа дуслар, танышлар табар, эшкә керер. Хәерлесе белән инде.

Хезмәт базары кызык хәзер. Соңгы берничә елда гына да бик нык үзгәрде ул. Күп кенә балалар инде мәктәп елларында ук зур акчалар эшләү мөмкинлегенә ия. Кемдер кафеда официант булып эшли (әйе, әйе, мәктәп балалары турында бара сүз), кемдер сатучылыкка урнаша. Минем кызым, әнә, 10нчы, 11нче сыйныфларда үзе йөргән бию түгәрәгендә балалар белән шөгыльләнде, татар теленнән репетиторлык эшен алып барды... Студентлар да зур акчалы эшләргә урнаша хәзер. 30, 40, 50 меңлек хезмәт хакларын бар дип тә белмиләр. Соңгы берничә елда гына шулай ул. Бер көнне бер таныш бизнесмен егет белән сөйләшеп тордык, офисы Казан үзәгендә моның, үсү мөмкинлекләре зур, офис-менеджерлыкка 60 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәм, килүче юк, ди. Ике-өч ел элек кенә 30 меңгә чакырып, шуңа килгән кешеләр арасында сайлау уздыра идем, ди.

Ни өчен шулай соң? Әлбәттә, амбицияләр, теләкләр үзгәрде. Ачыктан-ачык әйтергә кирәктер, 30-40 мең сум алып эшләүче хезмәткәрләр дә, төп эшеннән тыш, тагын эшли, өстәмә табыш, керем артыннан куа. Мөмкинлекләр бар, эшләгән кешегә эше дә юк дип әйтеп булмый. Тормыш куам, яхшырак яшим дия-дия, яшәргә дә онытып барабыз бугай инде.

Ике-өч хезмәттә эшләгән кешенең гаиләсенә, балаларына вакыт җитми башлый, гаилә кыйммәтләре югала, гаиләләр таркала. Ир хатыныннан канәгать түгел (“башкалар эшли әнә, ә син декретта тик кенә утырасың” – һәм башлана шуннан торт ясап сатулар, маркетплейсларда, “челтәрле бизнес”та эшләүләр һ.б.), хатын иреннән зарлана (“башкалар миллионнар эшли әнә, ә син хәерче” – һәм башлана шуннан эштән кайткач төнлә таксида йөрүләр, “муж на час” булулар һ.б.), балалар үз көннәрен үзләре күрә башлый (“син булдыксыз әни, син хәерче әти” дигән караш тумаса, инде бик әйбәт). Кызганыч...

Балаларыбыз бездән яхшырак булсыннар иде. Бәяләр, кыйммәтләр, хезмәт хаклары үзгәргән очракта да.

Фото: 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading