«Бервакытта да келәмнән көндәшемә кул бирмичә, ташлап чыгып киткәнем юк. Чөнки әти-әни тәрбиясе моңа юл куймый», ди Раил.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы егете, танылган көрәшче Раил СӘЛАХЕТДИНОВ 23 яшендә икенче тапкыр дөнья чемпионы булды. 24 июньдә Саба районы Миңгәр авылында булып узган көрәш буенча Дөнья чемпионатында, 90 кг авырлыкта көрәшеп, кабат чемпион исемен яулады. 2018 елда Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды. Раил Сәлахетдиновның туган җире булып Чиләбе санала. Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үсә. Әтисе Ринат абый заводта сакчы булып эшли, тормыш иптәше Эльвира апа балалар бакчасында хезмәт куя. Раилнең ике сеңлесе бар. Үзе Казанда яши. Магистратураның II курсына күчкән, әлегә эшләми. Бөтен көче, вакыты укуга һәм тренировкаларга китә. - Раил, ике ел рәттән дөнья чемпионы исеменә лаек булуың белән чын күңелдән котлыйбыз! Мондый зур җиңүләр артында күпме көч, тырышлык, түземлек ята. Көрәшле тормыш ничә яшьләрдә башланды? - Көрәш белән 13 яшьтән мавыгам. Бу яшьтә инде аңлап, асылын белеп килдем. Башта келәмгә мине әти алып керде. Ул үзе дә көрәшче. Аңа карап та гел соклана, кызыга идем. Әти ара ерак дип тормады, мине даими рәвештә Нократ Аланыннан Кукмара районының Олыяз авылына хәтле тренировкага йөретте. Кайда гына уздырылса да, ярышларымны калдырмый. Бик ялкынланып килсәм дә, беренче тапкыр көрәшә башлаган мәлләр әллә ни хәтердә түгел. Якын тирәдә оештырылган Сабантуйларның берсеннән дә калмый идек инде.
- Тренерларың кемнәр? - Беренче тренерым – Кукмара районы тренеры Илсур Туфан улы Нәҗмиев. Ул Олыяз авылыннан. Бүгенге остазым – Казанның Идел буе районы буенча баш тренер - Җәүдәт Габделхак улы Хөсәенов. Тренерларым физик яктан гына түгел, рухый халәт ягыннан да нык булырга өйрәтте. Келәмдә алар биргән һәр дәрес, киңәшне тотып ярышам. Тренерларыма, форсаттан файдаланып, зур рәхмәт әйтәм. Зур түземлек сорый торган һөнәр бу. Еллар буе көч куеп, чемпионнар әзерләү бөтен кешенең дә кулыннан килмәс иде.
- Бүләкләр турында да сөйләшик әле. - Беренче көрәшеп алган бүләкләр онытылды инде. Көрәшчегә иң зур бүләк – тәкә. Башта тәүге тапкыр берәр авылда абсолют батыр калып тәкә отсаң, үзең өчен дә, әти-әниләргә дә күңелле, шатлыклы бер вакыйга иде. Көрәшеп откан тәкәләрем чутлап бетерерлек түгел. Дөресен әйткәндә, санап утырганым да юк. Шулай да, хәзер тәкә урынына акчалата гына бирсәләр, яхшырак та, дип уйлап куйгалыйм. Откан зур бүләкләрне әти-әнигә алып кайтып бирәм. Кайберләрен, кирәге чыгар, дип җыям.
- Бүген көрәштә ниләр җитенкерәми, дип саныйсың? - Зур ярышларда хөкемдарлык ягыннан кайчак җитешсезлекләр булгалый. Ел саен ниндидер кагыйдәләр чыга. Әмма ничек кушсалар, шуңа яраклашабыз инде. Болай татарча көрәшебездә бернәрсәне дә үзгәртмәс идем.
- Келәмдә кызып киткәндә, үзеңне ничек тынычландырасың? - Мин – эмоциональ кеше. Ярышларда ул сыйфатым булышып та куя. Кайбер Сабантуйларда ара-тирә гаделсезлек очраклары булгалады. Әмма бервакытта да келәмнән көндәшемә кул бирмичә, ташлап чыгып киткәнем юк. Чөнки әти-әни тәрбиясе моңа юл куймый. Бөтен җирдә дә, нинди очракта да, кеше булып калырга кирәк. Тормышта мин бөтенләй икенче Раил.
- Көрәштән китеп торганың да булды бит әле? - Бер ел тәнәфес ясарга туры килде. Җитди җәрәхәт алу белән белән бәйле иде ул. Аякка операция ясадылар. Ә болай көрәшне ташлыйсым килгән чаклар булмады. Кайчак арып, бераз ял ясап алырга теләгән вакытлар гына бар иде.
- Диета тотасыңмы? - Әни нәрсә пешерсә, шуны яратып ашыйм. Үземне чикләгәнем юк. Спорт белән бик күп шөгыльләнәм. Бөтен ашаганнар шунда коелып төшеп кала. Тренировкага дүшәмбедән җомгага хәтле көн саен йөрим. Бик сирәк кенә уку буенча калдырырга туры килгәли.
- Зур җиңүләреңне кабат искә төшерик әле. - Ике тапкыр – дөнья, Татарстан, Россия чемпионы булдым, дүрт мәртәбә Муса Җәлил турнирын оттым (Раил быел Муса Җәлил турнирын тагын бер тапыкр отты – ред.).
- Иң үрнәк көрәшчеләр дип кемнәрне атар идең? - “Менә шушы көрәшче кебек булыр идем”, - дигән кумирларым юк алай. Кешегә карап, аны кабатлап түгел, ә тренер ничек өйрәтә, шулай көрәшәм. Келәмдә үземнән көчлерәк көрәшчеләр белән ярышу ошый. Андыйлар белән мин мәйданга алдан ук психологик ныклы әзерлек белән чыгам.
- Тагын ниләр белән кызыксынасың? - Уку белән тренировка бик күп вакытны ала. Хоббиларга ара калмый диярлек. Ял иткәндә җыр тыңларга, кәеф булмаганда, тынычлыкта ялгыз калып уйланырга яратам.
- Әле өйләнеп өлгермәгәнсеңдер? - Очрашып йөргән кызым да юк әле.
- Әңгәмәбез соңында нинди теләкләр, киңәшләр җиткерер идең? - Алай әллә ни киңәшләрем юк. Көрәшчеләргә, иң мөһиме, җәрәхәтсез, имгәнүләрсез бил алышуларын телим.
Лилия ЙОСЫПОВА, «Ирек мәйданы» газетасыннан
P.s. Әлеге әңгәмә 2023 елда язылган иде. Раил Сәлахетдинов шуннан соң тагын бер тапкыр көрәштән китеп җәрәхәтләрен төзәтте. Быел ул 100 килолылар арсына кайтты һәм шунда ук Муса Җәлил турнирын отуга иреште.
Комментарийлар