16+

Достоевский белән Чернобыльне нәрсә берләштерә?

Икесе ике гасырга караган, бер-берсенә бөтенләй ят күренештә Колумбиянең del Valle театры режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче охшашлык тапкан һәм икесен дә берьюлы театр сәхнәсенә күтәргән.

Достоевский белән Чернобыльне нәрсә берләштерә?

Икесе ике гасырга караган, бер-берсенә бөтенләй ят күренештә Колумбиянең del Valle театры режиссеры Алехандро Гонсалес Пуче охшашлык тапкан һәм икесен дә берьюлы театр сәхнәсенә күтәргән.

«Нәүрүз» V халыкара театраль белем бирү форумының төп кунагы булган «Чернобыльский идиот» спектакле рус язучысы Федор Достоевскийның «Идиот» романы һәм Белорус журналисты Светлана Алексиевичның «Чернобыльская молитва» публицистик әсәрләренә нигезләнеп куелган. Алехандро Пуче Россия театр сәнгате академиясе – ГИТИС тәмамлаган кеше.  Режиссер русча яхшы сөйләшә, рус классик әдәбиятына гашыйк. Бәлки шуңадыр да Казанда куелган спектаклендә Пушкин, Чехов, Достоевский, Островский исемнәре еш яңгырый. Ә бер репликасында испан актеры, әлеге бөек язучылар рәтенә Тукайны да кертеп, залдагы халыкның күңелен күтәрде. Чернобыль темасына алынуын режиссерның үзенең дә кайчандыр шушы территориядә яшәве белән бәйледер дип уйларга була.

Сәхнәдә чәчәкле-чуклы декорацияләр юк. Бары тик гадәттә Россия фатирлары диварларына ябыштырыла торган обойлар белән тышланган берничә багана гына күчеп йөри. Төп акцент персонажларның тышкы кыяфәтенә һәм фәлсәфәгә төрелгән репликаларына ясалган. Әйтик, төп героиня Настасья Филипповна спектакльнең беренче өлешендә кул хәрәкәтләре белән генә сөйләшә. Әлеге персонажны чем-кара бөдрә чәчле, шоколад тәнле актриса уйнавы аңа тагын да үзенчәлекле төсмер өсти. Настасьяның сөяркәсе Рогожин исә, гомумән, сәхнәгә зәңгәр трусик һәм йон якалы толып киеп чыга. Кенәз Мышкиннан кала, башка персонажлар да «сәер» киенгән. Бер караганда, чит илләрдә Россия кешесен нәкъ менә шундый кыяфәттә, кулына аракы тоткан килеш күз алдына китерәләр икән, дип уйларга да мөмкин. Ләкин бу Россия кешеләре генә түгел, бу – Чернобыль кешеләре.

Спектакльдә халыкның бер чиктән икенче чиккә күчүе ачык сизелә. Бер яктан кешенең атом-төш коралын уйлап табып, үзен Алладан да өстен кую идеясе яктыртыла. Икенче яктан, кеше үз куллары белән тудырган коралның үзен үк харап итүе. Элек галимнәргә «табынган» Чернобыль халкы хәзер замана яңалыкларының берсен дә кабул итә алмый. Әйтик, чит илләр җибәргән порошоклы сөт күпкә файдалырак булса да, радиацияләнгән сөтләрен эчүне дәвам итәләр, чөнки сөттән порошок ясаган галимнәргә инде ышаныч юк.

 Режиссер узган гасырның иң зур трагедиясе булып саналган Чернобыль фаҗигасенең асылына төшенергә, гаеплеләрне табарга, анда яшәүче кешеләрнең бүгенгесен күрсәтергә дә тырыша. Башка иң сыймаслык күренеш – кешеләрнең шушы бәладән акча эшләргә тырышуы. Бүген экзотика эзләүче туристлар Төркия, Таиланд, Вьетнам яр буйларына түгел, ә нәкъ менә Чернобыльгә ике башлы боланнар, аяклы балыклар карарга, атом реакторы белән карточкага төшәргә агыла. Төп герой – кенәз Мышкинны да биредә туристлар яши торган кунакханәгә урнаштыралар.


Спектакльдәге күп күренешләрне абсурд, болай булырга мөмкин түгел, кеше моның кадәр түбәнлеккә төшә алмый дип карыйсың. Ләкин Чернобыль, Фукусимадагы кебек хәлләр дә бит кешелек дөньясында булырга тиеш түгел иде. Димәк, Достоевский белән «җенләнгән» Колумбия режиссерының спектаклендә дә уйланырлык җирлек бар.

Алисә Шәрәфиева

Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading