Быел илебез Гитлерның аяусыз хәрби машинасын җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Миңа инде 86 яшь һәм Әлки районының мактаулы гражданины буларак, шул районда узган сугыш еллары турында балачак истәлекләре белән уртаклашырга телим.
Сугыш башланганда, без гаиләбез белән Төньяк Нурлат (Албаба станциясеннән ерак түгел) авылында яши идек. Әтием, Нур Нурислам улы – милиция оперуполномоченные, әнием, Әминә Әхмәтҗан кызы – район мәгариф бүлеге хезмәткәре һәм татар теле укытучысы иде.
Мин әүвәл бакчага йөрдем, 1941 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Бу вакытта сугыш бара иде инде, дошман илнең бер өлешен басып алган, Мәскәүгә якынлаша. Әти, өй диварына ил картасын беркетеп, кайгырып, көн саен дошман кулында калган районнарны билгеләп барды.
Шул чакта югары сыйныф укучыларыннан резерв әзерләргә дигән боерык килде. Алар авыл читендә мылтыклар белән чаңгыларда йөреп өйрәнүләр үткәрделәр, әти белән әни хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакырылачак егетләрне рәсмиләштерү эшләрен башкарырга булышты. Ул чакта фронтка авылдан 500 кеше китте, шуларның 235е кире әйләнеп кайтмады.
Хәлләр торышы тиз арада үзгәрде һәм 1942 елда әтине Әлки районының Базарлы Матак авылына күчерделәр. Шунда, сугыш тәмамланганчы, урта мәктәптә укыдым. Базарлы Матак безне казылган окоплар, төннәрен дошман самолетларын күзәтүче зур прожекторлар, Ленинградтан блокадага чаклы эвакуацияләнгән укытучылар гаиләләре (Баранников, Медниковларны, аларның мәктәптә укыган балаларын хәтерлим) белән каршы алды. Гитлер илбасарларының Идел буенда Сталинградка якынлашкан чоры иде. Зур булмаган кинотеатрда (элеккеге чиркәү бинасында) Гитлер, Гиммлер турында хроника күрсәттеләр – ул чакта бик куркыныч иде безгә!
Темадан бераз читкә китеп язып үтим: районның колхозлары һәм МТС җитештергән продукциянең күп өлеше фронтка озатылды. Район белән идарә итү ул чорда Г.Садыйков җитәкләгән районның партия комитеты тарафыннан башкарылды. Минем күп тапкыр самолет төшеп, районда җитештерелгән азык-төлекне төяп киткәнен күргәнем булды.
Бер юлы безне – мәктәп балаларын, урып-җыюдан соң җирдә ятып калган башакларны җыярга кырга алып чыктылар – авыл халкының үзенә дә ашарга кирәк, бөтен җирдә сакчыллык һәм азык-төлек эзләү бурычы куелган. Безнең сыйныф җитәкчесе Сазонова 1943 елда ачтан үлде. Өлкән яшьтәге укытучыларның хәлләре бик авыр булды, без аларга утын кисеп, хәлдән килгән хәтле башкача да ярдәм иттек.
Милиция өчен дә эш җитәрлек булды: мин сырхауханәгә хәрби чакырылыштан качып йөргән бер кешене алып килгәннәрен күргән идем. Ул «дуслары» биргән пычак белән җитәкчесен үтергән булган. Милиция эшсез тик утырмады.
Әни 1942 елда «Алга колхозы» дип аталган район газетасының сәркатибе, аннан соң мөхәррире итеп билгеләнде. Редакция бинасы икегә бүленгән: бер ягында әни берүзе эшләде, икенче ягында Баранниковлар гаиләсе яшәде. Әни истәлекләрендә язган иде: «Редакциядә әүвәл берүзем эшләдем, сәркатип тә, әдәбият белгече дә, бернинди башка белгечләр дә булмады.
Транспорт белән авыр иде, редакциянең аты юк, еш кына колхозларга, авыл советларына җәяү йөрергә туры килде. Кәгазьгә кытлык кичердек, ул газета бастыру өчен генә бирелә иде. Калган кисәкләрдән ипи алу өчен талоннар бастырдылар. Редакция белән типография чыгымнарын каплау өчен, төрле учреждениеләрнең заказларын үтәргә, бланклар бастырырга кирәк булды. Кәгазь табу өчен, юлсызлык чорында Казанга йөрергә туры килде. Колхозларга да ярдәм итәргә кирәк. Фронтка икмәк, бәрәңге, башка төр азык-төлек таләп ителә – без газета аша һәрбер колхозчының аңына барып җитәрлек, аны фидакарь хезмәткә канатландырырлык булсын дип, бөтен көчне куеп тырыштык».
Хәтерләвемчә, таш бинада урнашкан типографиядә ике хезмәткәр текст җыя, аннан соң листовкалар басыла иде (аның өчен зур тәгәрмәчне әйләндерергә кирәк). Әни иртәнге дүрттә редакциягә килә һәм радиодан листовка текстын тыңлый. Бер үк вакытта ул җирле радионың дикторы да булды. Һәркөнне кичке сәгать сигездә район газетасына күзәтү, партия һәм Хөкүмәт карарлары, указлар, Баш главнокомандующийның боерыклары, халыкара торышка күзәтү, җирле хәбәрләр һәм колхозлардагы эшләрнең барышы турында мәгълүматлар тапшырыла, район җитәкчеләре, пропаганда бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясый.
Әни өйгә төнге 12ләрдән соң гына кайта иде – Сталинград сугышы тәмамланганчы шулай булды. Редакциядә күпьеллык хезмәт кую һәм район партия комитеты хезмәткәрләре белән берлектә колхозларга йөрүләрнең нәтиҗәсе турында КПСС өлкә комитеты архивында аңлатма язуы сакланган. Аннан күренгәнчә, газетада күпләгән материаллар язылган, һәрбер санда совинформбюро хәбәрләре һәм халыкара торышка күзәтү бирелгән, агитацияпропаганда өлкәсендә күп эшләр башкарылган.
Җирле радиотапшырулар периодик төстә эфирга чыккан, ай саен 18-20 тапшыру булган, алар татар һәм рус телләрендә алып барылган.
Балачагым узган Базарлы Матакта 2015 елда (фотода, уртада) булдым, сугыш ветераннары белән очраштым, чыгыш ясадым, сыйныфташлар белән йөргән урман сукмакларыннан уздым.
Дошман әсирлегендә һәлак булган шагыйрь Муса Җәлил биографиясендә Әлки районы берничә тапкыр искә алына, ул сугышка кадәр бу районда булып киткән. Район халкы беркайчан да фронтта булганнарны һәм тыл хезмәтчәннәрен хәтерләреннән җуймас. Мин аларның оныкларына, киләсе буыннарга иминлек һәм тыныч тормыш телим.
Урал Закиров,
физика-математика фәннәре докторы, Фәннәр академиясенең гыйльми хезмәткәре.
Комментарийлар