16+

Җәүдәт Фәттахов: «Көтүгә йөргән сарык ите исле булмый»

Җәүдәт Фәттаховның сарык фермасы Сарманда иң зурлардан санала. Берничә ел тырышып эшләү нәтиҗәсендә, сарыкларын 600 башка җиткерә алган.

Җәүдәт Фәттахов: «Көтүгә йөргән сарык ите исле булмый»

Җәүдәт Фәттаховның сарык фермасы Сарманда иң зурлардан санала. Берничә ел тырышып эшләү нәтиҗәсендә, сарыкларын 600 башка җиткерә алган.

2016 елда «Татарстанда фермер хуҗалыгы базасында гаилә фермаларын үстерү» программасы буенча грант отып, яңа иркен ферма төзеткән. Хәзер төп максаты – сыйфатлы яхшы нәсел булдыру.

Җәүдәт абый эштән куркып тормый. Кирәк икән, үзе көтү дә көтә, тракторда да йөри. Читтән өч кенә эшче җәлеп иткән. Себердә эшләүче өч улы да кайтып ярдәм итә аңа. Өч оныгы да дәү әтисенең ярдәмчесе.

Тәҗрибәсе дә җитәрлек. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, гаиләләрендә гел 50шәр баш сарык асрый торган булганнар. Лаеклы ялга чыккач та, үзен сынап карарга булган ул. Баштарак «романовский» токымлы сарыклар алса, соңрак «курдюк» сарыкларына күчкән. «Бу токым безнең өчен отышлырак, итләре дә тәмле, бәрәннәре дә нык булып туа, курдюк маен сораучылар да күп», – ди.

Фәттаховларның 100 гектарга якын җирләре бар. Печәнен үзләре утырта, үзләре чаба, җыялар. Сарыклар талымсыз булса да, аларны карамыйча булмый, игътибар таләп итәләр икән. Вакытында печәнен бирергә, тозын куярга кирәк. Аеруча корбанга дигән сарыкларны шәригать кушканча үстерә Җәүдәт абый. «Көтүгә йөргән, әйбәт ашатылган сарык итеннән беркайчан да ят ис килми», – ди. Былтыр гына да 50ләп сарыгын корбанга сорап алганнар. Суеп сатса, килосын 350 сумнан бирә, тере килеш килосын 160 сумнан сата фермер. Бер сарыктан 18-50 килога кадәр ит чыга, ди. Үзләре дә ел саен берничә корбан чалалар икән.

Сарыкның тиресен, йонын гына нишләтергә белми. Җыючы юк.
– Кечкенә чакта әниләр безне сарык йоны саткан акчага мәктәпкә әзерли иде. Ул чакта йон эрләүчеләр күп иде шул. Ә хәзер авылларда сарыклар бетеп бара. Тоннадан артык йонны Кукмара итек фабрикасына алып барып тапшыру бензин бәясен капларга да җитми. Бер кило йон бары 5 сум. Әле сарык йонын кыркучы хатыннарга бер хайван башыннан йөз сум түлим, ашатам, кыскасы, файдасы бөтенләй калмый, йонны чүплеккә атарга туры килә. Тиресен дә, бисмилламны әйтеп, җиргә күмәм инде, – ди Җәүдәт Фәттахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading