16+

Кешегә дуңгыз йөрәген күчереп утыртканнар. Хәраммы?

Америка Кушма Штатларында беренче тапкыр кешегә дуңгыз йөрәген күчереп утыртканнар.  57 яшьлек Дэвид Беннеттка, авыруы катлаулы булу сәбәпле, кеше йөрәген куеп булмаган.

Кешегә дуңгыз йөрәген күчереп утыртканнар. Хәраммы?

Америка Кушма Штатларында беренче тапкыр кешегә дуңгыз йөрәген күчереп утыртканнар.  57 яшьлек Дэвид Беннеттка, авыруы катлаулы булу сәбәпле, кеше йөрәген куеп булмаган.

Хастаханәдә аңа табиблар исән калу өчен фәкать бер генә юл барлыгын – донор итеп дуңгыз йөрәген куеп булуын әйтә. Башка чара калмагач, пациент әлеге экспериментка риза була. Бу аның өчен исән калу мөмкинлеге генә түгел, ул әле тарихка да кереп калачак.   

Трансплантология өчен кешеләргә мөмкин булган донор дип галимнәр нәкъ менә дуңгызны атый. Дуңгыз эчке органнары һәм аларның зурлыгы белән кешенекенә якын икән. Әмма кеше организмы аны кабул итсен өчен галимнәр генетик яктан үзгәртелгән хайваннарны җитештерә башлый. Бу юлы дуңгызга кешенең алты генын өстәгәннәр, ә дүрт генын алып атканнар.

Пациентка дуңгыз йөрәген күчереп утырту өчен табибларга сигез сәгать вакыт кирәк булган. Операция уңышлы узган. Яңа йөрәк үз функциясен үти ди. 

Белгечләр әйтүенчә, Дэвид Беннетт тарихы уңышлы тәмамланса, трансплантологиядә яңа эра башланды дип әйтергә була. Узган ел ахырында бер пациентка дуңгыз бөерен куйган булганнар һәм ул уңышлы килеп чыккан.    Тиздән бу тәҗрибә күпләп кулланылачак ди. 

Әмма дуңгызның мөселманнар өчен хәрам булуын беләбез. Дуңгыз итен ашау Коръән тарафыннан тыелган. Ә донор сыйфатында? Әлеге сорау белән без Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәковка мөрәҗәгать иттек. 

– Коръәндә дуңгызның нәҗес һәм хәрам булуы әйтелә. Ләкин тормыш өчен мөһим булганда, искәрмә бар, ягъни аерым очракларда Аллаһы Тәгалә дуңгыз итен ашарга һәм кулланырга рөхсәт итә. Бу турыда Коръәннең “Маидә” сүрәсенең 3нче аятендә: “Үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен чалынганнардан тыш, буылган, кыйналган, егылып төшкән хайван ите сезгә хәрам булды... Кем дә кем (үлмәслек кенә ашау чигеннән чыгу һәм ләззәтләнү өчен ашау кебек) бер гөнаһка авышмыйча, ачлык хәлендә (чарасыз калып, бу тыелганнардан берәрсен ашарга) мәҗбүр булса, һичшиксез, Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле”, – диелә. Ягъни кеше үләр дәрәҗәдә ачыкса, мөселман кешесе җан саклар өчен, ачтан үлмәс дәрәҗәдә генә дуңгыз итен ашый ала. Шуннан чыгып әйткәндә, пациентка исән калу өчен дуңгыз йөрәген донор итеп куюдан башка чара калмаганда, рөхсәт ителә, – дип ачыклык кертте ул. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яналык бу!

    • аватар Без имени

      0

      0

      АЛЛАҺ Тәгалә хәрам кылганны Булат хәзрәттә, мөфтидә рөхсәт итә алмый!

      Мөһим

      loading
      2
      X