16+

«Дуңгызга багышлап бәйге игълан ителүен күреп бик гарьләндем»

Район газетасында ел хуҗасы – дуңгызга багышлап бәйге игълан ителүен күреп бик гарьләндем. Татар кешесенә, бу хәрәм нәрсәгә багышлап, кызыклы шигырь язарга тәкъдим ителә.

Район газетасында ел хуҗасы – дуңгызга багышлап бәйге игълан ителүен күреп бик гарьләндем. Татар кешесенә, бу хәрәм нәрсәгә багышлап, кызыклы шигырь язарга тәкъдим ителә.

«Байрак»тагы бу язманы укыгач, Габдулла Тукай әйтмешли, кылт итеп Татарстан АССР авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләп ялга чыккан бер җитәкченең сөйләгәне искә төште: «Бер елны мин урып-җыю барышын күзәтергә бер районга килеп чыктым. Эш планы буенча берничә колхозда булырга кирәк. Һәр колхозда дүрт-биш авыл, тикшерәсе эш­ләр күп, берничә көн торырга туры килде. Беренче көнне колхоз рәисе кич кунарга мине бер йортка урнаштырды. Хуҗабикә алдан әзерләнгән, тозлы кыяр, помидор, итле аш һәм өстәл уртасында 3 литрлы банкада самогон утыра. Көне буе кыр­ларда урак барышын тикшереп арыганлыктан, бары да әйбәт. Әмма шунысы борчыды: өстәл өстендә чебен көтүе җәйге яңгыр кебек шаулый, кашык белән бергә ирексездән авызга дулап керә. Ярый җәй көне кызу, хуҗабикә йокы урынын чолан якка җәйде. Монда кичке һава, суларга җиңелрәк. Башны мендәргә салуым булды, чолан идәне астында дуңгызлар чинаша башладылар. Шулай итеп, төне буе чи-чи да хрю-хрю. Таң атканда мин инде хуҗалар торганчы киенеп чыгып, колхоз идарәсе янында идем. Колхоз ­ рәисе исәнләшкәч: «Ничек ял иттең?» – дип минем йокысызлыктан кызарып торган күзләргә карап, серле елмаеп алды. Аңа дөресен сөйләп биргәч, гафу үтенде. Төзәтербез, дип, нидер уйлап алды.

Кичен ул мине кунарга авылның башка урамындагы йортка алып килде. Монда да хуҗабикә алдан ук әзерләнгән булып чыкты. Йорт эченә кергәнче, итекне салып куярга һәм таздагы җылы суда аяк­ларны юарга кирәк икән. Шунда ук чиста сөлге белән сөртеп тә алгач, көнозын йөреп талган аякларыма рәхәт булып китте, арыганнар онытылды. Баскыч янәшәсендә үк кул югычтагы чиста су белән кул-битләрне юып алгач һәм тәмле ис бөркеп торган сөлге белән сөртенгәч, бөтенләй икенче сулыш керде. Ярый өстәл янына утыргач, ашарга керешкәнче чебеннәр куарга дип, кесә яулыгымны әзерләп куйдым… Аш та ашалды, җиләк вареньесы, тәмле итеп пешерелгән пирог белән чәй эчелде, әмма өстәл өстендә бер чебен дә, хәтта тавышы да юк!

Йокларга, үткән кичтәгечә, чоланга урын җәелде. Әмма мин ничек йоклап киткәнемне белми дә калдым. Төне буе тып-тын, тирә-юньдә бернинди тавыш булмады. Иртә таңнан сарайда әтәч кычкыруыннан гына уянып киттем. Иртән, ишегалдын әйләнеп, бәдрәфкә керсәм, андагы чисталыкка игътибар иттем. Юынып өйгә кергәндә, хуҗабикә елмаеп каршы алды, өстәл өстендә самавыр шаулап утыра. Кайнар чәй эчеп бөтенләй икенче кеше булып, колхоз идарәсенә юнәлдем. Дуңгызлы йорт башка шул...»

Расих Җәләл, Казан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading