16+

Дусайның 0442 агенты Хавил Вилданов: «Ул тешләр мине гомерем буе эзәрлекләргә, «тере робот»ка әверелдерергә булышкан»

Вәкил улы Мамадыш районының гади генә бер авылында туып-үсә. Беренче карашка, авылларында кичләрен гармун тартуын, иптәшләре арасында да көчле булуын исәпкә алмаганда, ул авылдашларыннан бер ягы белән дә аерылмас.

Дусайның 0442 агенты  Хавил Вилданов: «Ул тешләр мине гомерем буе эзәрлекләргә, «тере робот»ка әверелдерергә булышкан»

Вәкил улы Мамадыш районының гади генә бер авылында туып-үсә. Беренче карашка, авылларында кичләрен гармун тартуын, иптәшләре арасында да көчле булуын исәпкә алмаганда, ул авылдашларыннан бер ягы белән дә аерылмас.

Хәер, авыл тузанына батып бергә су коенып үскән бер авыл егетләре, кордашлар бер-берсеннән кай яклары белән аерылырга тиеш соң? Аларны яшьтән үк балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәп еллары да, бер ана балалары кебек, үз канаты астына берләштергән бит. Әмма шул гади колхозчы малаена армия сафларында хезмәт итү чоры серле һәм кызыклы язмыш әзерләгән була.
Менә өсләренә иске телогрейка, бияләй, бүрекләр кигән Татарстан һәм башка рес­публикалардан чакырылган никрутларны поезд күз күрмәгән, колак ишетмәгән Кавказ буе Әзәрбайҗан хәрби округына алып килә.

– Бүгенгедәй хәтеремдә, – ди Хавил, ул чактагы күргәннәрен исенә төшергәндә, – 1963 елның ямьле май иртәсе иде. Иң башта бергә хезмәт юлын үтәргә тиешле хәрбиләр, офицерлар белән таныштыра башладылар. Тезелешеп мунча кердек, аннан чыгышлый чәче кыркылган башка – яшел пилотка, өскә гимнастерка кидерә тордылар. Яшисе казарма, йокларга тиешле заллар һәм башкалар белән дә танышыр­га өлгердек. Тик барыбызга да, хәтта Мәскәү, Киев кебек зур калалардан хезмәткә алынган егетләргә дә беренче көннән үк бер нәрсә гаҗәп тоела башлады: безнең ашау режимын туклыклы яки калорияле азыклар белән генә тәэмин итәләр иде. Гомумән, без хезмәт итә торган отрядлар туган авылга берничә ел элек армия хезмәтләрен үтәп кайткан хәрбиләр тормышына, алар сөйләгәннәргә охшамаган иде.

Катгый хәрби тәртипләр ­нигезендә, көнгә берничә тапкыр махсус келәм җәелгән спортзалга кереп физик көч кертә торган күнегүләр ясап, корал һәм ансыз саклану ­төрләрен дә өйрәтә башладылар. Шулай да иң беренче урында җир астында урнашкан «бәрмә ракеталар»ның төзелешен өйрәнеп, аларны хәтердә калдыру һәм аларга куркыныч ­янаганда шартлатып юк итү бурычы тора иде.

Шулай бер мәлне, барлык хәрби устав шартларын үти башлагач, үзебезне бөтен яктан да камилләшкән «ас»лар итеп сизә башладык дисәм, бер дә арттыру булмас. Билгеле, бу нәтиҗәләрнең барысы да табиблар күзәтүе астында эшләнде. Бар яктан да тикшеренү уздык.
Шулай хезмәт итә торгач, куен кесәләребездә йөри торган календарьлардан үткән көннәрне саный-саный, дүрт ел үтеп тә китте. Кем әйтмешли, җырдагы «әллә каян күренеп торган солдат» хәлендә ракеталар караучы техник һөнәрен алып, үзебезнең Дусай авылына кайтып та төштем.
Ул вакытларны, төгәлрәге, андый сөенеч мизгелләрне бары туган ягыннан, ягъни өй бусагасыннан берничә ел өзелеп, аерылып торган кеше генә тоя, аңлый, кичерә ала. Әмма ата-анам, туганнарым, хат алышкан кызым Әнүзә янымда булса да, ул чагында йөрәк читендә тагын бер төер йөргәнен сизә идем. Чөнки демобилизация­ләнгәннән соң, һәрберебез дә армия тормышында күргән-белгәннәрне онытырга, алга таба бөтенләй искә төшермәскә тиеш идек. Әгәр кул куеп калдырган килешүне боза калсак, хәрби судка – трибуналга тартулары ихтимал иде. Шулай итеп, һәрберебез, солдат итеген салгач та, гомергә күренми һәм салынмый торган «солдат каешы»на охшаш хисләр белән күңелләрне дә буып торырга тиеш идек.

Баштагы мәлне дуслар һәм авылдашлар янында аз сөйләшергә тырыштым. Тора-бара адәм баласы барысына да күнегә дигән кебек, һәр сүземне җиде кат үлчәү аркылы чыгара торган булдым: ягъни тере «электрон системасына» әверелдем. Армия һәм анда хезмәт итү турында булган әңгәмәләрдән дә күп тапкырлар читләштем: анысын үзем генә беләм инде...

Шулай итеп көннәр, айлар, еллар уза торгач, өч дистәләп гомер артта калды. Бер уйласаң, күпме гомер узган, күпме сулар аккан, йөрәктәге солдат стройларында кергән төерләргә дә төзәлергә вакыт җиткән. Улым Илмир да үсеп җитеп, ир-ат өлешенә тигән изге бурычны үтәргә җыена башлаган... Кистереп кенә әйткәндә, барысы да онытылган булыр иде, әгәр дә авызымдагы урт тешләрем бик каты сызламаган булса. (Хәер, аларның армия хезмәтеннән соң сыкраулары гел кабатланып тора иде.) Шуннан соң аларны суыртырга уйладым. Һәм шулай эшләдем дә: «Менә алар мине гомер буе җәзалаган тешләр», – дидем эчемнән. Әмма чиксез гаҗәпсенүемә каршы, чыннан да ул тешләр мине гомерем буе эзәрлекләргә, «тере робот»ка әверелдерергә булышкан булып чыктылар. Тешләрнең бер ягына тишек бораулап, зажигалкаларга куела торган чакма таш размерындагы металл кисәге беркетелгән иде.

Менә шулай күптән түгел генә алар «көйләнгән режим­нан»­ алындылар. Яки миндәге «0442» агенты элемтәдән ­чыкты. (Ә ул санны хезмәт иткәндә үк биргәннәр иде.) Әмма шул ук вакыттан үз-­үземә һәм бөтен сәвит системасына, элекке илемә тирәнтен нәфрәт белән карый ­башладым. Шик юк, бүген дә элеккеге ­андый-мондый яшерен системаларга караганда, әллә нинди «супер электроника»лары бардыр әле. Кемнәрдер безнең үткән язмышка дучардыр. Әмма мин үземнең улыма һәм аның дусларына да андый тозак куюларын, бөек ­империянең ­җисеме урынына «үзгәреш чоры роботлары» булуларын да теләмәс идем.

Рафис Заһидуллин. Мамадыш районы, Дусай авылы.


Фотода:  Хавил Вилданов Тәкәнеш авылы Сабан туенда. Янәшәдә бертуган Равил абыйсы кызының Алсу, кызлары Гөлназ һәм Илмира. 2010 ел.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X