16+

"Дустымны суга батырдым, мин үтерүче..."

Үз эшләрем белән Мәскәүгә барган идем. Казанга кире поезд белән кайтырга булдым. Минем ике урын сайлау мөмкинлеге бар иде. Берсе бәдрәф кырыенда урнашкан плацкарт яки бәдрәф янындагы купе.

"Дустымны суга батырдым, мин үтерүче..."

Үз эшләрем белән Мәскәүгә барган идем. Казанга кире поезд белән кайтырга булдым. Минем ике урын сайлау мөмкинлеге бар иде. Берсе бәдрәф кырыенда урнашкан плацкарт яки бәдрәф янындагы купе.

Билетларны алдан ук алып куймасаң, булганына шөкер итеп, кайда туры килә, шунда кайта бирәсең.
Нәкъ вокзал кешесенә хас булганча, зур-зур пакетларымны күтәреп басып торам. Үзем борчылам. Бертуктаусыз сәгатькә карыйм. “Соңга калмасам ярар иде, дөрес җиргә барып бассам ярар иде”,  – дип телим. 

Менә залга “Москва-Екатеринбург” дигән маршрутны яңгыраттылар. Әбәләнә-әбәләнә тукталышка чаптым. Пакетларымны җитез генә бер кулымнан икенче кулга күчереп, кечкенә сумкадан паспортымны тартып чыгарып, проводникка суздым. Тегесе планшетыннан минем исемне эзләде. Аннары бер йөземә, бер паспорттагы фотога карап: 
– Минем дә әтием татар, – дип елмайды.
– Ә әниегез?
– Ул татар түгел. 

Минем артта әле дистә кеше вагонга керергә тора иде, шуңа күрә ипләп торып сөйләшергә вакыт булмады. Шул килеш вагонга үттем. Минем белән бер купеда кемнәр барыр инде дип борчылдым. Мәскәүдә үк купе туп-тулы булды. 
Яшь егет белән кыз һәм олы яшьләрдәге апаң. Әби дияргә ничектер тел әйләнми, чөнки ул үз-үзен карап йөртә, чәчләрен укытучы апалар сыман җыеп куйган, гәүдәсен туры һәм төз тота. 

Яшь парларның үзара сөйләшүләреннән аңлавымча, алар яңа самолеттан төшеп, поездга утырган. Шуңа киемнәрен дә алмаштырып тормыйча, бер кат җәймә җәеп, икәүләшеп бер урынга аудылар. 
Теге апаң аяк киемнәрен чыгарды, телефоннан: «Да, мое солнышко, да, я села, выбрала себе купе, а как иначе», – дип сөйләнде.
Әйберләремне чыгарып салырга өлгермәдем, берзаман апа миңа купедан чыгып торырга кушты. “Бәдрәфтә кием алмаштырып ятасым килми. Ә сине мин белмим”, –  диде. Чыктым.

Купедан чыккач, анда вагон тәрәзәсе астында тоткычлар бар. Шул тимер тоткычка таянып, ямь-яшел агачларга карап бардым. Аннары ул пейзажны илебезнең авыллары алмаштырды. Бигрәк мөшкел хәлдә инде өйләр. Ул төссез, ватык рәшәткәләр әле дә бар икән әле. Ул ихаталарда өелеп яткан чүп-чар, тимер-томыр... Ә Татарстанда алай түгел. Сезнең дә моңа игътибар иткәнегез бардыр. Татар авыллары матур бездә. Капка төпләрендә эскәмияләр, буялган төз рәшәткәләр, биек капкалар, төсле түбәләр...

Теге апа купе ишегеннән башын чыгарып, керергә ишарәләде. Эшемне дәвам иттем. Сумкадан икенче аяк киемен чыгардым, курткамны элдем. 
Апаң олы гына сумкасыннан коңгырт төстә китап чыгарды. Сумкасын ачканда суда пешкән дүрт йомыркасын да күрдем. Аның исе борынга килеп терәлде. Ярый әле тавык итен чыгармады. Алайса шул ис юл буе безне озата барачак иде.

Апа яңа гына җәйгән ак җәймәсенә менеп ятты да, китабын алып, укый башлады. Мин исә юлны тизрәк үткәрер өчен йокларга яттым. 
Ике сәгать йокыга китә алмыйча җәфаландым. Йокы туйган шикелле булмады. Әмма шулай да теге “парочка”ның чыгып китүен сизми калганмын.  
Йокымсырап кына урынымнан тордым. Поездның тимер стаканына чәй ясадым.
Апаң борынын тартып куйды. Минем торганны күреп, шуны гына көтеп торгандай, китабын кырыйга этеп куйды. Яңа йокыдан торганда сөйләшергә яратмаганлыктан, сүз башламаса ярар иде, дип теләдем. Тик теләгем чынга ашмады.
– Матур име табигать? – ди.

– Нык...
– Краснодарда быел һава торышы начар. Апрельдә инде кызынырга була иде, ә июнь аенда яңа көн туган саен яңгыр ява.
Сүз башлап җибәрер өчен һава торышы турында тема беренче урында тора. Берни булса: “Ә сездә яңгыр яудымы?” – дип сораша башлыйлар.

Апаң мине сөйләшергә атлыгып тормаганымны күрсә дә, бирешмәде.
– Син кая кайтасың?
– Казанга.
– Казан... Матур шәһәр. Кешеләре дә әйбәт. Чәй эчермичә җибәрмиләр, ди сездә.
– Кем әйтә? Җибәрәләр, – дигәч, апа көлде. 

– Яратам поездны. Самолет белән оча алмыйм. Башым нык авырта башлый, шуңа күрә поезд белән генә йөрим. Синең Краснодарда булганың бармы?
– Юк шул. Бер әйләнергә теләк бар.
– Нигә бер?
– Бер күргән әйберне икенче күргәч кызык булмый бит инде.
– Бер күргән әйбер башка кабатланмаска мөмкин.

Апа уйга калды. Поездның тәрәзәсендә яшел агачлар сурәте агыла. Апаның күзен дә алмыйча аларга карап баруын шәйләдем. Аннары кулын иягенә куеп, сүзен дәвам итте:
– Минем дә таныш кызымның бер генә мәртәбә су керәсе килгән иде. Җәй көне шәһәр балалары әбиләренә ялга кайта бит инде. Шунда без бала-чагалар белән елгага төштек. Минем моңарчы йөзгәнем бар иде. Кайчандыр бабай: «Тизәк суда батмый ул», - дип бер ыргыткан иде, шулай йөзәргә өйрәндем. Ә кызның суга беренче керүе иде. Берзаман карыйм: әле бер суга чума, әле бер атылып килеп тә чыга. Миңа таба килде дә, чәчемә ябышып, батыра башлады. Миндә курку хисе уянды. “Батам!” – минәйтәм. Бөтен көчемне җыеп, моның чәченә ябыштым. Җеннәр котыртты. Ничек башын суга батырдым, шул килеш чыгармыйча тоттым. Тәннең тыпырчынуы тынычланганчыга кадәр. Ахырга кадәр. Ул вакытта мин нишләгәнемне аңламадым да. Бөтен нәрсә чын түгел кебек тоелды. 

Тамагыма төер утырды, каз тәннәре йөгерде. 
– Исән калдымы? – дим. 

Апа башын “юк” дип селкеде. Аннары каш астыннан карап, сәер итеп елмайды. Куркуымнан арткарак күчеп утырдым. 
– Бер купеда җинаятьче белән бергә барырсың дип күз алдына китермәгәнсеңдер әле. 
– Нинди җинаятьче инде. Сез билгеле бер шартлар корбаны гына бит инде. 
– Җинаятьчене аклау дөрес түгел. 
– Сез бит ул вакытта бала гына булгансыз.
– Кем әйтте?

Сүзсез калдым. Аның сүзләреннән чәчләрем тәмам үрә торды. Нәрсә уйларга да белмәдем. Башка аның белән сөйләшүне дәвам итәсем килмәде. Телефоныма хат килгәндәй күз төшереп, казына башладым. 
Сөйләшергә теле ачылган апа моны ошатмады. “Сәгать ничә әле анда?” – дип сорап куйды. 
– Унберенче ярты.
– Күп калмады инде Краснодарга кайтып җитәргә, – диде апа һәм каплап куйган китабын ачты. 

Китапның тышлыгына башта игътибар итмәгән идем. Ә хәзер карыйм –  иероглифлар. Йә кытайча бу, йә японча.  
Апа ул китапны ачты та, пышылдап укырга кереште. 
– Сез нәрсә укыйсыз? – дип сорарга җөрьәт иттем. 
– Яшьләр барыбер аңламый ул тормыш китабын.
– Сез кытайча сөйләшәсезмени?
– Юк. Мин русча гына сөйләшәм, - ди. 

Шаккаттым моңа. Әллә бу апаң миннән юл буе көлеп бара инде, йә булмаса, русча әйткәндә, “того...”
Аңлавымча, бу апаң нинди телдә укыганын да аңламый! Тукта, ә аның миңа баланы үтерүе турында сөйләгән сүзләре хакмы икән соң? Әллә ул аны китабыннан “укыганмы” икән?
Казанга барып җитәргә ярты сәгать калды. Тиздән төшәсе булгач, ахыр чиктә бу апа белән сөйләшеп калырга булдым. Берни була калса, барыбер тиздән чыгасы. 
– Апа, ә сез кайда кайтасыз соң?
– Краснодарга, -– ди. 
– Нинди Краснодар? Поезд Екатеринбургка бара бит. Ә Краснодар бөтенләй икенче якта. 
– Краснодарга кайтам мин. Мин бит кызны судан тартып чыгармадым. Аны анда калдырырга ярамый бит инде. Салкындыр аңа.

Шул вакытта мин әйберләремне тутырдым да, купедан атылып чыктым. Аннары безне юлда озатучы апа янына барып бастым. Поезддан төшкәч, күңелдә әллә нинди хисләр калды. Кем булды ул хатын? Кайда бара ул? Ул чыннан да кеше үтергәнме? Психик тайпылышлы булса, нишләп ул үзе генә? Мондый кеше минем юлыма ни сәбәпле очраган икән? Шуның белән ул нәрсә әйтергә теләгән?? 
Шушы сорауларны башымда әйләндереп, поезд киткәч тә, озак басып тордым.

Ралина Сәлимова
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading