16+

"Эчкән килеш машинага бөтенләй утырмавың хәерле...", яки исерек шоферлар турында хәбәр итәргә курыкма!

Исерек килеш машина йөртүчеләргә карата штрафлар арттырылды, җәзалар катгыйландырылды, хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Проблеманы хәл итүдә нәтиҗәле алымнар турында Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Александр Разумнов белән сөйләштек. 

"Эчкән килеш машинага бөтенләй утырмавың хәерле...", яки исерек шоферлар турында хәбәр итәргә курыкма!

Исерек килеш машина йөртүчеләргә карата штрафлар арттырылды, җәзалар катгыйландырылды, хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. Проблеманы хәл итүдә нәтиҗәле алымнар турында Татарстан ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары, полиция полковнигы Александр Разумнов белән сөйләштек. 

– Исерек килеш руль артына утыручылар юлларда еш очрыймы? 
– Гомумән юл һәлакәтләре турында сөйләгәндә, алдагы ел белән чагыштырганда былтыр аварияләр саны 11,5 процентка кимегән. Һәлак булучылар да быел 10,3 процентка азрак. Кыскасы, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республикада 4005 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 331 кеше һәлак булган, 4 881е имгәнгән. Юл һәлакәтен киметү максатында «Куркынычсыз сыйфатлы автомобиль юллары» дигән илкүләм проект эшли. Һәлакәтләр саны кимесә дә, юлда йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары киресенчә, артып бара. 2020 елда дәүләт автоинспекциясе тарафыннан административ хокук бозулар турында 7 милионнан артык эш ачылган. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 4,7 процентка күбрәк. Кисәтү эшләренең күбесе тизлекне арттыручыларны, каршы як полосага чыгучыларны һәм исерек килеш руль артына утыручыларны киметүгә юнәлтелгән. Кызганыч, исерек килеш машина йөртүчеләр кимеми, 2019 ел белән чагыштырганда 4,2 процентка арткан. 

– Исерек машина йөртүчеләрне кисәтү өлкәсендә кайсы алымнарны нәтиҗәле дип әйтә аласыз? 
– Нәтиҗәле алымнарның берсе – максатчан рейдлар, полиция участковыйлары белән берлектә уздырыла торган тикшерүләр. Юлда исерек шоферларны тоткарлау, мондый юл һәлакәтләрен кисәтү – юл хәрәкәте инспекторларының төп бурычы. 
Шулай ук телеграм-каналдагы аноним төркемнәрнең әһәмияте дә зур. Анда теләгән кеше исерек килеш рульгә утыручы турында мәгълүмат калдыра ала. Бу еш кына юл һәлакәтен булдырмый калырга, исерек машина йөртүчене вакытында туктатырга ярдәм итә. 2009 елга кадәр бу өлкәдә кануннар йомшаграк иде, хәзер исә Җинаять кодексының 264нче маддәсе 2, 4, 6 бүлекләр буенча исерек машина йөртүчеләргә карата җәзалар катгыйланды. 2019 елдан кергән канун нигезендә, әгәр юл һәлакәтендә исерек машина йөртүче аркасында ике аннан да күбрәк кеше һәлак булса, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр берәү машинасын спиртлы эчемлек кулланган кешегә биргән икән, ул юл һәлакәтенә очраса, килгән зыянны машинаның хуҗасы каплый.

– Штраф суммасы да машина йөртүчеләрне айнытырлык...
– Спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөртүчене тоткарласалар, 30 мең сумга кадәр штраф һәм 1,5 елдан – 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Моннан тыш Россиянең административ хокук бозулар кодексының 27.13нче маддәсе буенча машинаны тоткарлыйлар. Кызганыч, җәзаларны катгыйландыру, штрафлар гына исерек машина йөртүчеләрне куркытмый. 

– Хәзер бит исерек машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.
– Кайберәүләр өчен җинаять җаваплылыгы да киртә түгел. 2020 елда җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча 1298 машина йөртүче исерек килеш икенче тапкыр тоткарланган, бу маддә буенча иректән мәхрүм итәргә, 300 мең сумга кадәр штраф салырга, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

– Әгәр ЮХИДИ хезмәткәре спиртлы эчемлек куллануны раслар өчен медицина тикшерүе узарга кушса, моннан баш тартырга буламы? 
– Кеше медицина тикшерүе узудан баш тарта ала, әмма бу очракта административ хокук бозулар кодексының 12.26нчы матдәсе 1нче бүлеге буенча полиция хезмәткәренең таләбен үтәмәгән өчен җавап бирәсе булачак. Әгәр кеше медицина тикшерүе нәтиҗәсе белән риза түгел икән, ул шикаять белән судка мөрәҗәгать итә ала. 

– Кемдер аз гына эчсә дә исерә. Спирт күләме канда никадәр булганда штрафка тарталар? 

 – Россия административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8нче маддәсе буенча 1 литр канда спиртның күләме 0,3 граммнан артса, өргән сулышта 0,16 миллиграмм этил спирты күзәтелсә, машина йөртергә рөхсәт ителми. 

– Еш кына: “Мин бит машинаны йөртмим, руль артында утырып кына торам”, – ди аек булмаган шоферлар. Монысы рөхсәт ителәме? 
 – Эчкән килеш машинага бөтенләй утырмавың хәерле. Автомобильне йөртмәсәң дә, руль артына утырырга киңәш ителми. Спиртлы эчемлек кулланган кеше ишегалдында гына булса да машинасын бер җирдән икенче урынга күчереп куйса, бу юл йөрү кагыйдәсен бозу булып санала. 

– Ә эчкән кешене ЮХИДИ хезмәткәрләре тышкы кыяфәтеннән генә карап та билгели аладыр?
– Исерек кешедән гадәттә, спирт исе килә, ул чайкалырга, төз басып тора алмаска, теле бәйләнергә, тән төсе үзгәрергә мөмкин. Шул билгеләрне абайлаган инспектор шикне таратыр өчен «Алкотектор» чарасы белән машина йөртүчене тикшерә. Эчкән килеш руль артына утырырга ярамый икәнен һәр машина йөртүче исендә тотсын иде. Бу аның үзе өчен генә түгел, туганнары, якыннары, машинада утырган пассажирлар, юлда хәрәкәт итүче башка транспорт чаралары өчен дә куркыныч. 

Сүз уңаеннан, былтыр исерек килеш машина йөртүчеләргә карата таләпләрне тагын да катгыйландырырга дип тәкъдим иткәннәр иде. Эчке эшләр министрлыгында әгәр дә исерек машина йөртүче янында бер кеше бар икән штрафны 60 мең сум итәргә, ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә, һәм пассажир бала булган очракта штраф суммасын 90 меңгә җиткерергә, машина йөртү таныклыгын 3-5 елга алырга тәкъдим ителгән булган. Әлегә бу канун проекты гамәлгә кермәгән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading