16+

Эххх, чехлар белән дуслашырга өлгермәдек

Мөнәсәбәтләр җайланып килә генә дигәндә, яңа низаг бөтен эшне харап итеп ташлады.

Эххх, чехлар белән дуслашырга өлгермәдек

Мөнәсәбәтләр җайланып килә генә дигәндә, яңа низаг бөтен эшне харап итеп ташлады.

Европаны берничә өлешкә бүлеп карарга кирәк – гасырлар буе көчле булып, һәрчак үз сүзен әйтеп килүчеләр, дәшми-тынмый гына үз көенә яшәп ятучылар һәм көчлеләр арасына эләгергә теләп, эт шикелле койрык бутап йөрүчеләр.

Варшава килешүе таркалганнан соң, аның кайбер әгъзалары соңгылар рәтен тутырды. Шуларны урам сугышындагы кебек файдаланалар: кечерәкләр үртәп-ырылдатып йөри, өлкәннәр аулаграк урында көтеп тора...

Чехия белән мөнәсәбәтләр җайланып килә иде кебек, яңа низаг бөтен эшне харап итеп ташлады. Коронавируска каршы “Спутник V” вакцинасын сатып аласы урынга Прага Россиянең 18 дипломатын кайтарып җибәрде. Мәскәү моңа җавап итеп чехларның 20 дипломатына туган якларына кайту юлын күрсәтте. Сәбәбе нәрсәдә? Чехлар 7 ел элек Врбетицада хәрби припаслар складында булган шартлауларда Россия белгечләре катнашканын ачыклаган, ике россияленең фамилияләре билгеле. Шулай дип белдергән чех премьеры соңрак бу шартлаулар Чехия дәүләтенә һөҗүм, террорчылык түгел дип аңлатма керткән. Чөнки әлеге складлар – шәхси фирманыкы.

Ләкин прокурор россиялеләрне гаепле дип тапкан. Шулай итеп, сишәмбе көнне чех премьеры Мәскүгә килеп, вакцианалар турында килешү төзү урынына, кинәт кенә җиде ел элек булган хәлләр искә төшерелеп, Европа Союзы  җыелышында сөйләшү өчен көн кадагына әйләнеп куйды. Ни гаҗәп, ЕСның әлеге очрашуы да сишәмбе көнне узды. Җиде ел буена тикшерү эшләре нәкъ менә шул көннәрдә генә ниндидер нәтиҗәләр бирүенә кара син! АКШ Россиягә карата яңа санкцияләр кабул иткәндә, Германия белән Франция Россиягә Украинаның чик буеннан гаскәрләрен алырга кушканда... Вакцина да кирәкми кешегә, әле тагын чехлар “Росатом” белән хезмәттәшлекне дә өзәргә җыена. Кыскасы, “өлкәнрәкләрк” ни кушса – шуны эшләргә ззер болар.

Прага шулай ук Россиядән Стромовка паркының бер өлешен кайтаруны таләп иткән (илчелек Чехия башкаласында шул паркның бер өлешен били). Чехларның да Мәскәүдә шактый гына күчемсез милке бар, аларга да шундый таләп куелырмы инде? Бер-берсе белән бәйләнеше булмаган әлеге дәгъвалар дистә еллар буена бер капчыкка тупланып, аның авызы Европа Союзының җыелышы алдыннан гына чишелде. Дөресрәге – чишәргә кирәк булды. Европада Прагадагы парктан башка да мәшәкать җитәрлек һәм алар күпкә җитдирәк. Бер җирдә “шарт” иткән тавыш чыгарып, бөтен игътибарны шунда юнәлтү һәм икенче бер җирдә планлаштырган башка эшләрне тормышка ашыру – дөнья практикасында киң кулланыла торган алым. Кайберәүләр моны Белоруссия президентына каршы оештырылган һөҗүм белән бәйләде.

Игътибарны “өлкәннәр”дән читкә юнәлтүне Чехия үз өстенә алган булган күрәсең. ЕС җыелышында Прага хәлләре көн кадагына әйләнеп, башка мәшәкатьләр читтә кала һәм Чехия Европа Союзының бөтен дәүләтләреннән Россия дипломатларын кайтарып җибәрергә чакыра. Салкын сугыш чоры кире кайта һәм Көнбатыш белән ике араны тимер пәрдә ябып куя.

Ә чехлар үзләре нәрсә отачак? Элеккеге президент Вацлав Клаус бу хәлләрне чех хакимият махсус уйлап чыгарган, сайлаулар алдыннан халыкны куркыту кирәк, курыккан халык белән идарә итәргә җайлы”, дип белдергән. Алдамыйдыр инде, ул тимер пәрдәнең бу ягында да гомер кичергән. Клаус идарә иткәндә Прагада Конев һәйкәле белән дә көрәшмәгәннәр иде кебек...

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading