16+

«Эко» ашыйсылар бар әле...

Россиядә органик продукция­ләр дәүләт реестрын төзи башлаганнар. Әлегә бу исемлеккә ил буйлап бары 19 җитештерүче генә кергән. Исемлек белән якын арада танышырга мөмкин булачак, дип вәгъдә итәләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Россиядә органик продукция­ләр дәүләт реестрын төзи башлаганнар. Әлегә бу исемлеккә ил буйлап бары 19 җитештерүче генә кергән. Исемлек белән якын арада танышырга мөмкин булачак, дип вәгъдә итәләр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Ник шулай мәшәкатьләнәләр инде дип уйламагыз: кануны шундый. Кулланучы үзенең нәрсә ашаганын белергә тиеш, ди, имеш. Әйтеп торганнар ди инде аны безгә. Әнә бит министрлыкның үзендә дә Россия базарында бары 1 процент азык-төлек кенә органик, диләр. Ә рекламаларга күз салсак, ике әйбернең берсе «био», «эко», «органик».

Киленебез бер «пирамида» бизнесына керде. Янәсе, аларның оешмасы җитештерә торган продукциянең барысы да – табигый һәм экологик. Хәтта кер порошоклары да. Табак-савытны да махсус гельләрсез юып була, ди. Химия белән пычранган әйберне ничек химиясез чистартып булсын ди инде, акыллым?! Аны үпкәләтмәс өчен, үзенә әйткән юк-югын. Әмма тел кычытып тора.

Органик дигәннән, бер көнне өстәлдә сөт онытылып калган. Әй, оеп төшкәндер инде, ярар коймак пешерермен дип тотынсам, сөт шул килеш, селкенмәгән дә!

Үзебезнең, Яшел Үзән сөте әле җитмәсә! Сыер сөтен савып, җылы урында көнозын утыртып карагыз, кичкә катык була бит.

Сыер мае да шулай. Күршеләр җәй Төркиягә ялга барды. Атланмайны өстәлдә онытып калдырган болар. Ике атнада май йомшарган, әмма гөмбәчекләре дә чыкмаган, тәме дә шул ук калган. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде!

Кибет киштәләрендә дә «био» йогуртлар, «эко» порошоклар тулып ята. Органик белән органик булмаган продукцияне ничек аерыргамы? Органик ит һәм сөт продукцияләре – антибиотикларсыз, ә үсемлекләр пестицидларсыз үстерелгән булырга тиеш. Безнең авыл хуҗалыгы бу дәрәҗәгә барып җиткәнче әле...

PS. Биосы био, быел безнең бәрәңге белән суган чери. Сездә дә шулаймы ул? Әллә безнеке генә җәй буе яуган яңгырлардан соң артык «органик»мы? Аның яңгыры да саф чиста түгел бит хәзер. Әмма анысы инде башка тема.

Гөлназ ҺАДИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading