16+

“Эколидер”да “Шәһри Казан” икенче!

Казанда “Эколидер” бәйгесенә йомгак ясалды. 17 тапкыр үткәрелүче бәйгедә бүләкләнүчеләре саны да, юнәлешләр дә арта бара.

“Эколидер”да “Шәһри Казан” икенче!

Казанда “Эколидер” бәйгесенә йомгак ясалды. 17 тапкыр үткәрелүче бәйгедә бүләкләнүчеләре саны да, юнәлешләр дә арта бара.

Казанда “Эколидер” бәйгесенә йомгак ясалды. 17 тапкыр үткәрелүче бәйгедә бүләкләнүчеләре саны да, юнәлешләр дә арта бара. Бу юлы да балалар бакчасыннан башлап республикадагы эре оешма-предприятиеләре, аерым белгечләр экология юнәлешендә җиңүчеләр рәтенә бастылар.

Республиканың экология һәм табигать ресурслары министры  Александр Шадриков билгеләвенчә, бу эштә бергә хезмәттәшлек итмичә ярамый.
– Бу эштә журналистларның ярдәме дә бик кирәк. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт. Безнең министрлык  төрле юнәлештә халык өчен эшли. Табигатебез чиста булсын, чиста  һава, чиста су булырга тиеш – бу безнең төп максатыбыз. Бүген бу мәсьәләдә эшләрлек мөмкинлекләр бар. Халыктан мөрәҗәгатьләр килеп тора, алар беркадәр азаеп та бара. Күп нәрсә эшләнгән, күп нәрсәне әле эшләргә дә кирәк, – Александр Шадриков.

Масштаблы проектлардан, министр Иделне чистарту эшен дәвам ителәчәген белдерде. Шулай ук һаваны зарарландыручы оешма-предприятие эшчәнлеге дә даими контрольдә тотылачак. Һавада нинди дә булса пычраткыч матдәләр концентрациясенең рөхсәт ителгән чик микъдарын  үтсә, урынга инспекторлар составы оператив рәвештә чыга. Экологлар пычрану чыганакларын билгели. Авария булган чыганакларны эзләү башлана. “Казан буенча чистарту корылмаларында да төзекләндерү эшләре алып барыла. Бу уңайдан 7 миллиард 142 миллионга эш башкарыла. Отар, Победилово якларында хәлләр шактый катлаулы. Чиста һава программасы буенча мониторинг алып барыла. 16 станция атмосферадагы һаваны тикшереп тора. Шулай ук күчмә экологик лабораторияләр бар. Алар шулай ук онлайн аша һаваның чисталыгы турында хәбәр бирә. Безнең серверларга шунда ук хәбәрләр килә. Журналистларга киләчәктә бу эшчәнлекне күзәтергә мөмкин булачак. Атмосферадагы һаваның сыйфатын һәрвакыт тикшереп анализ ясала. Без 59 матдәне күзәтәбез. Калдыкларны, шул исәптән Түбән Камада формальдегид буенча да контрольдә тотабыз. Пробаларны сайлап алу һәр 20 секунд саен башкарыла. Татарстанда атмосфера һавасы мониторингы челтәре –илдә иң яхшыларның берсе. 2022 елда станцияләрдәге мәгълүматлар тагын да ачык булачак,”, – диде ул.

“Эколидер” бәйгесендә министрлык белән кулга кул тотынып эшләгән күп кенә оешма-предприятиеләрнең хезмәте дә югары бәяләнде. Табигатебезне бергә саклаганда гына күп нәрсәләргә ирешеп була. Журналистлар, укытучылар тәрбиячеләр һәм мәктәп балаларыннан башлап  бу эштә беркем битараф кала алмый.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading