Өч сәгатьлек җанлы тавышка башкарылган җырлардан торган концерт карыйсыгыз килсә, чын моңга һәм профессиональ башкаручыларга өстенлек бирәсез икән, сезгә, һичшиксез, елына бер тапкыр булса да Рәшит Ваһапов фонды оештырган концертта булырга кирәк.
Чагыштыру өчен генә булса да. Татар халкының мәдәни мирасын гына түгел, ә тарихны, тарихи шәхесләрне дә саклау белән шөгыльләнә алар. Илһам Шакировның җырларыннан гына торган «Китмә, сандугач!» программасы – моңа ачык мисал.
Кыз да утызда...
Рәшит Ваһапов фонды җитәкчелеге мине, берүк, гафу итсен, әмма бу әби-бабайлар өчен оештырылган концерт дигән фикер туды. Оештыру, концертның сыйфаты ягыннан, димим. Анысына һич тел-теш тидерерлек түгел. Тамашачы яшен күз уңында тотып әйтүем. 30га җитеп киләм, миннән яшьрәк тагын өч кенә пар күзгә чалынды. Алардан тыш дүрт-биш яшь туташ бар иде. Калган тамашачылар исә – 50 яшьтән узганнар. Яшь башкаручылар өчен яхшы да, начар да инде бу. Яхшы – чөнки тамашачы бар, әй, шырдый-бырдый җырлыйлар дип, аларны тәнкыйтьләми, ә яратып тыңлый. Ә әбиләр бетеп китсә?! Ваһапов фонды ябылмасмы? Шунысы – борчу тудырган ягы. Тамашачыны яшәртергә кирәк. Ысулларын камаллылар бик яхшы белә. Спектакльләр карарга йөрүчеләрнең 80 процент чамасы хәзер 40ка да җитмәгән. Студентлар, яшь парлар бик күп. Үзебез дә елына өч-дүрт булса да Камал театрында ял итеп кайтабыз.
Әлеге дә баягы артистлар өчен борчылып әйтүем генә. Ут чәчеп торган, теләсә кайсы түрә алдында җырласа да, йөзгә кызыллык китерми торган артистлар киләчәктә кем алдында чыгыш ясар?
Концертта зал тулы булды. Сыйфатлы музыканы яшьләргә дә җиткерәсе иде, дигән теләк кенә күңелдә калды...
Тышыннан билгеле чүлмәк
Концерт узган Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең билет тикшерүчеләре һәм урыннарга озатучы кызлар турында әйтми булдыра алмыйм. Гәрчә моның концертка катнашы булмаса да. Аларның эш формалары... Сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Шул кадәр матур, зәвыклы һәм милли итеп чигелгән ки, җитәкчеләренә «Афәрин!» димичә булмый. Чөнки концертка килгән кешене беренче булып алар каршы ала. Алар концерт залының күзе дә, йөзе дә бит.
Концерт үз вакытында, тамашачыны көттерми генә башланды. Тамашачыны концерт залына кергәндә үк Илһам Шакиров башкаруында җырлар каршы алды. Пәрдә ачылгач та аның башкаруында «Ак калфакның табылган чагы...» дип җыр сузылды. Зур экранда маэстро үзе иде. Гомумән, концерт дәвамында Илһам Шакировның телевидение фондында булган интервьюларыннан өзекләр еш яңгырады. Әйтерсең лә ул үзе дә әлеге тамашаны карап күзәтеп утырды.
«Китмә, сандугач!» концертын Илдар Кыямов белән Фәридә Төхвәтуллина алып барды. Җырчылар бу кичтә оркестрга кушылып җырлады. (Моның нинди хезмәт икәнен үзе азмы-күпме сәхнә тирәсендә йөргән кеше генә аңлыйдыр.)
«Экологически чиста» концерт
Концертта иң беренче булып Илһам Шакиров кулыннан фестивальнең дипломын алу бәхетенә ирешкән Руслан Сәйфетдинов чыгыш ясады. Ул Илһам Шакиров репертуарыннан «Чулпан» җырын башкарды. Сәхнәдә вакытта җырчы ниләр уйлагандыр, әмма хәрәкәтләре, күз карашлары нишләптер хәйләкәр төлкене хәтерләтте. Тик моңа әллә ни игътибар итүче булмады да. Җырчының профессиональлеге өстенрәк чыкты. Аннан соң сәхнәдә «Премьер» төркеме пәйда булды. Ул төркемдә Руслан да бар. Егетләр «Син сазыңны уйнадың»ны сузды. Дөресен әйтәм, егетләр өчәү бергә җыр башкарганда, кулымнан каз тәннәре йөгерде хәтта. Башка сүз артыктыр да. Тамашачы да аларга «Афәрин!» дип кул чапты.
Татарстан Камера хоры белән Алмаз Хөсәинов башкарган «Әллүки»не зал тын да алмыйча тыңлады. Әйтерсең лә ул йөрәгеңә ниндидер бер җеп булып кереп урнаша да – күңелеңә, күңел аша тәнеңә үтеп керә. Җыр тәмамлангач та, ниндидер бер татлы әйбер ашаганнан соң авызда калган тәм сыман, озак айный алмый утырасың...
«Ваһапов»чылар – Рөстәм Насыйбуллин, Артур Шөгаепов, Гөлсирин Абдуллина чыгышлары да халык күңеленә хуш килде.
Рәнис Габбазов тамашачылардан чәчәк кабул иткән беренче җырчы булды. Аның «Кара урман»ын үзем дә авыз ачып тыңладым. Җырчының тыны шаккатмалы. Моңын әйтәсе дә юк.
Зур сәхнәдә яңа гына күренә башлаган Зәлилә бераз каушады кебек. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Яңа гына 19 яшен тутырган бу туташ зур сәхнәләрдә чыгыш ясый гына башлады әле. Тәҗрибә җитеп бетми, әмма аның барысы да алда.
Тамашачылар каршында Илһам Шакировның олы абыйсы Кыяметдин улы Флүр Шакиров «Синең куллар»ны җырлаганда, тавышы абыйсын искә төшерде. Сәләт Флүр агада да бар. Сәхнәгә күтәрелсә, аннан да шәп җырчы чыгар иде.
Концертта озак еллар сәхнәдә чыгыш ясаучы җырчылар да катнашты. Зөфәр Билалов «Яшьлегемә кире кайтыр идем»не сузды. Раяз Фасихов исә «Бер алманы бишкә бүләек» җырын тамашачыларга бүләк итте.
Зәйнәб Фәрхетдинова программаның «кадагы» булды дияргә мөмкин. Үзгәрәм мин, элеккечә булмыйм, дигән иде Зәйнәб ханым бер әңгәмәсендә. Үзгәргән. Бик нык. Чәч төсе генә түгел. Башкалар гармунга җыр сузганда, ул заманча гына, студиядә яздырылган көйгә кушылып, «Йөрәк сере»н җырлады. Сәхнә киеме дә нык үзгә тоелды. Тезенә кадәр ерыклы озын кара күлмәктән иде җырчы ханым бу кичтә.
Сәгать ярым узгач, алып баручылар антракт игълан итте. Гадәттә, антракттан соң зал бераз бушап кала. Әмма бу андый очрак түгел. Концертның икенче өлешенә кермичә кайтып китүчеләр бармак белән генә санарлык иде.
Икенче бүлектә тәҗрибәле артистлар тагын да күбрәк булды. Тамашачылар алдында Идрис Газиев, Рөстәм Асаев, Зөһрә Шәрифуллина чыгыш ясады. Соңгысы чыгышын, баянга гына кушылып җырлаганга, «экологически чиста» дип атады. Сиринә Зәйнетдинова исә тамашачыдан чәчәк алу бәхетенә ирешкән икенче артист булды. Бераз читкә китеп булса да әйтим инде: сәеррәк бездә тамашачы. Концерт-театрларга чакыру билеты белән баруны кулайрак күрә, андый очракта да чәчәк тотып килергә иренә. Әллә акчасы юк халыкның, әллә тәрбиясе.
Аңламассың...
Минем өчен бу кичтә тагын бер ачыш ясалды. Рәшит Ваһаповның авылдашы, Мәскәүдә иҗат итүче Марат Яруллин эстрада җырларын гына түгел, халык җырларын да башкарырлык җырчы икән бит!
Азат Абитов хакында артык сүз язу кирәк түгелдер. Профессиональ белеме булмый торып, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә җиңү яулаган әлеге егет – табигатьтән җырчы. Тавышы һәм төс-кыяфәте белән дә.
Илһам Вәлиев, башкалардан аермалы буларак, ике җыр башкарды. Аннан исә триода җырлады. Аның кайбер хәрәкәтләре хәтта мәрхүм адашын хәтерләтте. Илһам Шакиров мирасын дәвам итүчеләрнең берседер ул. Аңа чәчәкне дә, алкышларны да кызганмады тамашачысы.
Концерт тамашачыларның татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Туган тел» җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.
Җитәкчелек сүзе
Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренчә, аның Рәшит Ваһапов иҗатына килүендә Илһам Шакиров этәргеч булган. Алай гына да түгел, фестиваль бетү ягында торганда, җырчы аны саклап калган.
– 2007 елда Ваһапов фестиваленең туктап калу ихтималы бар иде. Шул чагында нәкъ менә Илһам Шакиров аны саклап калды. Яшь башкаручылар конкурсында да беренче көннән алып, соңгы көнгә кадәр Илһам Шакиров жюри рәисе булды. Инде сәхнә тоткан бик күп популяр җырчыларыбыз зур сәхнәгә Илһам Шакиров кулыннан диплом алып чыкты. Ягъни аның хәер-фатихасын алды. Бу концертның максаты — фестиваль исеменнән бөек Илһам Шакировка рәхмәт әйтү, – диде Рифат әфәнде.
Шагыйрь, Рәшит Ваһапов исемендәге фондның Попечительләр советы җитәкчесе Разил Вәлиев:
– Илһам аганың китүенә сигез ай гына булса да, без инде аны сагынып та өлгердек. Илһам Шакировтан башка татар җырын гына түгел, татар халкын да күз алдына китерә алмыйм. Чөнки җыр ул – кешенең җаны, бәгыре. Җырыбыз яшәгәндә, Илһам аганың моңы яшәгәндә, безнең халкыбыз мәңге яшәр, – диде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов фикеренчә, күңеленә Илһам Шакиров моңы үтеп кермәгән бер генә татар кешесе дә юк.
– Без бит һәрберебез яшүсмер чорыбызда да, аннан соңгы яшәешебездә дә аның җырлары белән үскән авыл балалары, шәһәр кызлары-егетләре. Аның бөтен гомере моңлы җыр иде, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Чөнки ул – үзе исән вакытта ук үзен мәңгеләштергән мәшһүр шәхесебез. Татарның бөеклеген дә Илһам ага Шакиров танытты. Минемчә, без милләтебезнең тарихына берникадәр күләгә салабыз кебек. Чөнки Илһамныкы кебек илһамы булган яңа Илһамнар безнең милләтебезгә бик кирәк, – диде ул.
Кичәгә Илһам Шакировның якташлары да килгән иде. Тукай районы җитәкчесе Фаил Камаев та җырчы турында җылы сүзләр генә әйтте.
Милләтебезнең тарихына берникадәр күләгә салабыз кебек. Чөнки Илһамныкы кебек илһамы булган яңа Илһамнар безнең милләтебезгә бик кирәк
Лилия ЛОКМАНОВА
Комментарийлар