Юрганыңа карап аяк суз, ди халык. Әмма бер елга алдан план төзү реаль әйбер түгел. Бу акча мәсьәләсенә дә кагыла. Хәтта гаилә бюджетын планлаштырганда да көтелмәгән чыгымнар һәм керемнәр була бит. Республика бюджеты хакында әйткән дә юк инде.
Татарстан Дәүләт Советында үткән Парламент тыңлаулары барышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, киләсе елда төбәк бюджетына керемнәр 264,4 млрд сум булыр дип көтелә. Чыгымнар күләме 267,9 млрд сум булачагы фаразлана. Дефицит исә 3,1 млрд тәшкил итәчәк.
Керемнәрнең күп өлешен, гадәттәгечә, салымнар тәшкил итә. Алдагы елда Татарстан казнасын табышка булган салым хисабына 100 млрд сумга арттырырга ниятлиләр. Физик затларның салымнарыннан исә 82,1 млрд сум керем булыр дип көтелә.
Сүз уңаеннан, республиканың бюджет турындагы канун проекты 4098 биттән гыйбарәт. Узган ел әлеге мөһим документ 3625 битле булган. Димәк, быелгы проект тагын да тәфсилләбрәк язылган дигән сүз.
Өлешкә тигән көмеш
Узган еллардагы кебек үк, чыгымнарның күп өлеше мәгариф өлкәсенә тотылачак. Киләсе елда бу юнәлешкә республика бюджетыннан 67 млрд сум акча бүлеп бирелә. Әмма 2021-2022 елларда бу сумма 4 млрд сумнан 7 млрд сумга кадәр кимеячәк.
Хәер, алдагы елларда мәдәният, кинематография өлкәсенә биреләчәк акча да азая. Мисалга, 2020 елда 9,1 млрд сум булса, 2022 елда бу сан 8,8 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә.
Аның каравы, массакүләм мәгълүмат чараларына бирелә торган акча артмый да, кимеми дә. Быелгы бюджетта ул 1,4 млрд сум булса, алдагы өч елда 1,5 млрд сум булачак. Көндәшлекне саклап кала алу өчен, сыйфатлы продукция җитештерү кирәк. Кешенең ипи белән генә тук булмавын, матбугат чараларына, милли нәшрияткә, фәнгә йөз белән борылу – ул тәрбияле, акыллы һәм интеллигентлы җәмгыять булдыруга этәргеч.
Журналистларның хәлен яхшырту мәсьәләсен комитет утырышында әле яңа чакырылышка гына сайланган Ркаил Зәйдулла да күтәргән иде. Пенсиядәге язучы, журналистларга гонорар фонды аерым пункт булып барырга тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты ул.
– Әйтик, алар хикәя, повесть бастырып чыгара, ә гонорарлары бик аз, 300-500 сум. Пенсионерларга өстәмә субсидияләр тиешле, язарга өйрәнгән кеше ул инде язмыйча яши алмый. Ә субсидиядән ник мәхрүм итәргә? Шуңа күрә гонорар фонды кагылгысыз булырлык итеп, аерым пункт итеп язылсын иде, – ди Ркаил Зәйдулла.
Өстәмәләр
Киләсе ел бюджетында сәламәтлек өлкәсенә – 29,7 млрд сум, социаль сәясәткә 47,1 млрд сум акча каралган. Гомумән алганда, узган еллардагы кебек үк, бюджет социаль юнәлешле булачак.
Бюджет проектында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә дә зур урын бирелгән. Казнадан 16 млрд сумнан артык акча шуңа тотылыр дип фаразлана. Өстәвенә, октябрь башында Татарстан Министрлар Кабинеты республика халкын сыйфатлы торак белән тәэмин итү программасын раслады. Аның нигезендә, һәр татарстанлыга 2025 елда 31,4 квадрат метр торак туры киләчәк.
Күп балалы гаиләләр һәм ятимнәр өчен дә сөенче бар. Әлеге категорияләрне торак белән тәэмин итү өчен бүленәчәк акча киләсе елда ярыйсы ук арта. Быелга бу сумма 176 млн сум булса, киләсе елда 211 млн булуы көтелә. Бер яктан караганда, бу чүлдәге тамчы су кебек кенә инде. Хәзер шәһәр җирендә бер бүлмәле фатир гына да 2 млн сумга якын тора бит. Шулай да күңелне сөендерә. Акча күләме дә түгел, кемнеңдер тораклы булырга мөмкинлекләре арту сөендерә.
Казан метрополитенын төзү өчен дә шактый чыгымнар көтелә. Казнадан бу эшкә 1 млрд бирү ниятләнелә.
Моннан тыш, ТАССРның оешуына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чараларга тотылачак чыгымнар да бюджетта исәпләнгән.
Сүз уңаеннан, 2020 елда республиканың 30 программасы да гамәлдә булачак.
Комментарийлар