16+

Елан чакса, ни эшләргә?

Җәй - җәннәт мисалы, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде, мәгәр. Табигать яшеллеккә һәм чәчәкләргә төренгән, урман-болыннар тулы җиләк, яңгырдан соң-гөмбә. Елга һәм күл буйларында балык каптырасың. Ләкин, табигать кочагында кешене хәвеф тә сагалый. Шуларның берсе-еланнар.

Елан чакса, ни эшләргә?

Җәй - җәннәт мисалы, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде, мәгәр. Табигать яшеллеккә һәм чәчәкләргә төренгән, урман-болыннар тулы җиләк, яңгырдан соң-гөмбә. Елга һәм күл буйларында балык каптырасың. Ләкин, табигать кочагында кешене хәвеф тә сагалый. Шуларның берсе-еланнар.

Казанның гербына хөрмәтләп, канатлы елан рәсеме төшерелгәнен белми ахырысы еланнар. Белсәләр, һөҗүм итмәсләр иде, әй.
- Башкалада быел 4 кешене елан чакты. Елан чаккан биш яшьлек кызчыкның хәле яхшы якка бара, сәламәтләнеп килә. Татарстанда узган ел 50 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 37се сырхауханәдә дәваланды,-диде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Идел-Чулман тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Павлов әйтүенчә, кара елан (гадюка) Татарстанның һәр төбәгендә бар. Тузбаш белән кәлтә елан куркыныч түгел.
Тимер юллар тирәсендә аеруча сак булырга кирәк. Беренчедән-поезд хәрәкте, икенчедән-көньякларда гына яши торган кобрага да юлыгуың ихтимал.
- Туристларның экзотик еланнарны поезд тәрәзәсеннән ташлап калдырган очраклар бар. Көньяк еланнары безнең территориядә яши алмый, кышкы салкыннарда үләләр, - диде Алексей Павлов.

Алия Насыйбуллина аңлатканча, елан чаккан урында ике теш эзе кала. Язгы айларда еланның агуы аеруча көчле. Елан чаккан тән өлеше кызара, кайнарлана. Мисал өчен, елан аякны яки кулны чакса, өске өлеш шешә башлый. Кешедә сүлпәнлек хасил була, башы авырта һәм әйләнә. Косасы килә, кайбер кеше косарга ук керешә. Сулыш алу аврылаша, йөрәк каты тибә.  Аң югалту булмый, тик кеше “исерек” халәттә була. 
- Кечкенә балалар елан чагуны авыррак кичерә, чөнки аларда аллергиягә каршы тору әле ныгымаган. Елан башны, иңбашын яки муенны чакса, хәл бик кискенләшә. Мондый очракларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше 1 сәгать эчендә буылып үләргә мөмкин, - диде Алия Насыйбуллина.

Ярдәм оештыру

Елан чаккан кешене 3 сәгать эчендә медицина учреждениесенә китереп җиткерергә тырышырга кирәк. Анда аңа елан агуына каршы укол ясала. Сырхауханәгә килеп җиткәнче, 1-2 төймә аллергиягә каршы дару кабып куярга була. Мәсәлән, “Супрастин” яки “Тавегил”. Шулай ук күп итеп гадәти су эчү зарур, суны берьюлы түгел, ә өлешләп-өлешләп эчертеп торырга кирәк. Баллы чәй яки газлы су киңәш ителми, ахыр чиктә алары да ярый. Елан чаккан кешегә спиртлы эчемлек куллану-эчертү катгый тыела. Агу тәнгә таралмасын өчен, елан чаккан кулны яки аякны хәрәкәтләндермәгез, тактага яки таякка җиңелчә бәйләп куеп була. Кулга яки аякка елан чаккан урыннан өске ягына жгут салырга яки бау белән каты итеп буып куярга ярамый. Шулай ук, елан чаккан урынны кызган тимер белән көйдерү дә дөрес эш түгел. Яраны кисмәгез, марганцовка яки башка дарулар сөртмәгез. 

Агуны авыз белән суыру да киңәш ителми. Болай эшләп, кешегә тагын да зарар салырга мөмкин. Ерак сәяхәтләрдә медицина ярдәме килеп җитү ихтималы аз булганда агуны авыз белән суыру чарасызлыктан башкарыла. Моны кичекмәстән эшләргә кирәк, 15-20 минуттан агу инде чыкмый. Агу суырган кешенең авыз куышлыгы ярасыз булырга тиеш, соңыннан авызны су белән яхшылап чайкарга кирәк. 

Урман пляж түгел

- Еланнар урман куелыгыннан бигрәк, урман читләрен, сулыклар буйларын, урман аланнары тирәләрен ярата. Киселгән агач төпләренә яки таш өсләренә менеп, ачык сукмакка чыгып кояшта кызынып ятырга яраталар. Агач төбенә шунда ук барып утырмагыз, җиләк яки гөмбә җыйганда үлән арасына кулыгызны китереп тыкмагыз. Озын таяк белән үләннәрне аергалагыз, барыр юлыгызда таяк белән үләннәргә суккалагыз. Елан, гадәттә, тавыш килгән урыннан читкәрәк кача,-дип киңәш бирде биология фәннәре кандидаты Алексей Павлов.
- Аллергия авырулы кешеләргә елан чагудан аеруча сак булырга кирәк, - дип өстәде токсиколог Алия Насыйбуллина.

Табигать кочагына чыкканда өстегезгә “пляжга” барган кебек җиңелчә киенмәгез. Аягыгызга резина итек яки калын крассовка , калын ыштан киегез. Урманда яки болында сандаликлар гына киеп яки, гомүмән, яланаяктан гына йөри күрмәгез. Елан чыжылдау авазы чыгарса, кискен хәрәкәт ясамыйча артка чигенегез, читкә китегез.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X