16+

«Элеккеге белән хәзерге мәктәпнең аермасы Мерседес белән Жигули кебек»

Быел Казанда өч мәктәп төзелеп кулланылышка тапшырылачак. “Салават күпере” микрорайонында халык зарыгып көткән мәктәп тә бу уку елына ишекләрен ачар дип көтелә.

«Элеккеге белән хәзерге мәктәпнең аермасы Мерседес белән Жигули кебек»

Быел Казанда өч мәктәп төзелеп кулланылышка тапшырылачак. “Салават күпере” микрорайонында халык зарыгып көткән мәктәп тә бу уку елына ишекләрен ачар дип көтелә.

Калган ике мәктәп Нокса авышлыгында һәм “Светлая долина” торак комплексларында төзелә. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, мәктәпләр төзелеше буенча республикада зур эшләр алып барыла. Әмма бу темпны туктатмыйча, безгә тагын да күбрәк эшләргә кирәк.

– Россия Президенты Владимир Путин үзенең бер чыгышында елдан-ел мәктәптә укучылар саны күбәюен, якындагы ун елда Россиядә алар тагын 3,5 миллионга артачагын әйткән иде. Бу, әлбәттә, бик яхшы, әмма шунысы мөһим – ул үсеш укыту сыйфатына, уку шартларына зыян салырлык булмасын, диде ул. Мәгариф өлкәсе гел үсештә булырга тиеш. Мәктәпләрдә исә өстәмә урыннар булдыру зарур. Ни өчен дигәндә, Татарстанда демографик вазгыять начар түгел. Балалар үсә, мәктәпкә бара, аларга уку өчен бөтен шартларны тудырылырга тиеш. Әлеге уңайдан 2011-2017 елларда республикада 15 мең укучыга исәпләнгән 42 яңа мәктәп төзелде, төзелеш эшләре 12 млрд сум белән бәяләнә. Эре шәһәрләрдә, аерым алганда, Казанда, Әлмәт, Чаллы, Түбән Камада мәктәпләр саны җитми, балалар ике сменада укырга мәҗбүр. Кайбер микрорайоннарда исә мәктәпләр бөтенләй юк. “Салават күпере” микрорайонында төзелеп килә торганын анда яшәүче бөтен әти-әниләр дә көтә. Шул йортлардан фатир алучыларның күбесе яңа фатирларына күчә алмый. Сәбәбе – балаларына укырга мәктәп юк. Шуңа да мәктәп ачылганны көтәләр. Гомумән алганда, Татарстанда мәктәптә урын проблемасын хәл итү өчен тагын яңа 35 мәктәп кирәк, – дип сөйләде журналистларга министр урынбасары.

Республикада 1020 урынлы мәктәп төзү өчен 1 млрд 100 мең сум акча кирәк. Бер укучыга 615 мең сум туры килә. Илшат Гыймаев сүзләренчә, заманча мәктәп төзү өчен зур акчалар кирәк. Элеккеге белән хәзерге мәктәпнең аермасы Мерседес белән Жигули кебек, диде ул.
Бертөркем журналистлар “Светлая долина” торак комплексларында төзелеп килә торган мәктәп белән дә танышып кайтты.

800 урынга исәпләнгән мәктәп өч катлы булачак. Төзелеш эшләре үткән елның март аенда башланган. "Алтын групп" подряд оешмасы генераль директоры Динар Бәдретдинов сүзләренчә, бүгенге көндә объектта эшләр 70 процентка тәмамланган диярлек. Тышкы инженер-коммуникацияләр, җылылык кертелгән.

– Хәзерге вакытта эчке эшләр бара, эчке инженер челтәрләре тоташтырыла, фасады каплана. Төзелеш-монтаж эшләре июнь аена тәмамланыр дип көтелә. Июль аенда исә территорияне матурландыру эшләре алып барачакбыз. Августта объектны тапшырачакбыз. Мәктәп типовой проект буенча төзелә. Мәктәпнең бер үзенчәлеге – ике холлы булуда. Түбән сыйныфлар өчен дә, өлкән сыйныфлар өчен дә аерым ишекләр эшләнде. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә керү-чыгу уңайлы булачак. Ашханә берьблы 400 кешене сыйдыра ала. Мәктәпнең медицина үзәе дә булачак. Мәктәпнең үз эчке ишегалды бар. Мәктәп территориясендә баскетбол, волейбол, теннис кыры булачак, – дип сөйләде безгә Динар Бәдретдинов.

Мәктәп янәшәсендә 1200 укучыга исәпләнгән тагын бер гомуми белем бирү йорты төзелер дип ниятләнелә. Анда төзелеш эшләре бәлки быел ук башланыр дип планлаштырыла.

Илнар Төхбәтуллин фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading