16+

«Элеккеге ире аның гомерен урлады» күрше республикадагы коточкыч фаҗига турында

Башкортстанның Белорет шәһәрендә фаҗигале төстә һәлак булган Динә Махиянова дусты кулларында җан биргән.

«Элеккеге ире аның гомерен урлады» күрше республикадагы коточкыч фаҗига турында

Башкортстанның Белорет шәһәрендә фаҗигале төстә һәлак булган Динә Махиянова дусты кулларында җан биргән.

Башкортстанның Белорет шәһәрендә булган коточкыч фаҗига тирә-як республикада яшәүчеләрне дә шаккатырды: 31 яшьлек Динә Махиянованы элеккеге ире үтерде.
 Кыз дусты  кулларында үлә. Шикләнелүче үз гаебен таныган. Тикшерүчеләр «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Динәнең туганнары һәм якыннары белән аралашкан.


12 август кичендә, берничә дус кыз, шул исәптән Динә дә, җирле клубларның берсендә туган көнне билгеләп үтү өчен очраша. 13 август төнендә, бәйрәм иткәннән соң, төнге 2.00дә өйләренә таралыша. Бер дусларын озатып куйганнан соң, Динәне озата китәләр.

«Ул автомобильдән чыкты. Без салон эчендә калдык һәм аның өенә кереп киткәнен көттек. Китмичә тордык, чөнки элекке ире аны еш кына сагалап торырга мөмкин иде, мондый хәл моңарчы берничә тапкыр кабатланды. Аны әнисе дә һәрчак каршы ала, ә без озата килә идек. Ул төндә дә капка янында Динәнең машинасы тора иде, аның аркасында калитка күренмәде – сукыр зона. Без хәтта ни дә булса килеп чыгарга мөмкин дип уйламаган да идек. Безнең автомобильдәге тәрәзәләр ачык иде, һәм без ярдәм сорап кычкырган тавыш ишеттек. Машинадан чабып чыктык – якынча 5-7 секунд узды", - дип сөйләгән һәлак булган кызның дусты.

Бер кыз җинаятьченең соңгы тапкыр пычак белән белән кадавын күреп ала. Шаһитларне күреп алгач, ир машинасына таба йөгерә, руль артына утыра һәм китеп бара. Икенче кыз җинаять урыныннан китүче автомобильнең дәүләт номерын фотога төшерергә өлгергән. Өченче кыз исә Дина янына йөгерә, аны күтәрә, әмма ул соңгы сулышын ала һәм дус кызының кулында үлә.

«Без башта аның үтерүен аңламадык, сукканга Динә аңын җуйгандыр дип уйладык. Соңрак аның кан эчендә ятуын күргәч, аңлап алдык. Аңа пычак белән берничә тапкыр кадаган булса кирәк. «Ашыгыч ярдәм», полиция чакырттык. Полиция хезмәткәрләре "ашыгыч ярдәм"гә караганда тизрәк килде. Динә инде үлгән иде», - дигән Динәнең дусты. 

Ул шулай ук фаҗигагә берничә көн алдан булган күңелсез вакыйгаларны искә төшерде.

"Үлеменә кадәр Дина миңа: "Бу ел эчендә күпне кичердем, гомер буена да моның чаклыны күргәнем юк иде", - дип сөйләгән. Бу ел аның тормышында борылыш елы булды. Без аны элек тә аңламадык, элекке ир янына кайтуы өчен әрли идек. Без аңардан: "Кыйнагач, ник гел аңа кире кайтасың", - дип күпме тапкыр сорадык. Ул гел "авыру" мәхәббәт, дип җавап бирде. Әмма без хәзер аның яшәргә теләгәнен аңлыйбыз. Ул аңардан китсә, менә шундый нәтиҗә булыр, дип аңладык. Динә тәвәккәлләп китә алды һәм аны беркем дә яклый алмады. Янаулар килеп торды, элеккеге ире аңа көненә ун тапкыр шалтыратырга һәм аны үтерәчәген әйтергә мөмкин иде. Кеше еллар буе бу хакта сөйли икән, аның нәрсә эшләргә теләгәнен аңламыйсың да. Без аны юләр дип уйладык, ә ул менә нинди вәхшилек кылды. 

"Җомга көнне элеккеге ире милек мәсьәләләрен хәл итеп йөрде. Динәнең эшеннән милеккә булган барлык документларны алып китә. Динәне автокредит алырга мәҗбүр иткән. Барысын да алдан планлаштырган. Өй мәсьәләсе буенча гына бераз килеп чыкмады. Динә шаяртып, минем исемгә йорт язылган, бу мине үтермәс өчен гарантия, дип әйтә иде. Тик нидер килеп чыкмаган, күрәсең, бәлки ул Динә күчемсез милекне аңа язачагына шикләнә башлагандыр. Ирнең адвокаты да Динәнең бу йортка хокукы бар, ди. Мөгаен, ул аз срок алыр да, төрмәдән чыккач, болардан файдаланырга уйлагандыр".

Кыз әйтүенчә, Динә ире тынычлыкта калдырсын өчен, барысын да бирергә әзер булган.

Динәнең икенче дусты да шундый ук фикердә. 
«Динә артыннан күзәтү өчен ул ир хәтта бөтен җирдә камералар куйган, алар аша Дина артыннан күзәткән. Динә аңардан киткәч, аның "контроль" системасы сынды», - дип сөйләгән кыз журналистларга.

«Аның гомерен урлады»

Динәне җирләүгә бик күп кешеләр килгән, йөзгә якын машина – тулы бер кортеж булган.

"Хәтта администрациядә эшләгәнчегә кадәр дә Динә безнең шәһәрдә билгеле шәхес иде. Аны барысы да бик белемле булуы өчен хөрмәт итәләр. Аңа фермерлар проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр. Аны барысы да белә иде. Аның үлгән көнендә шалтыратулардан телефон өзелеп тормады, һәр секунд саен шалтыраттылар. Аны җирләгәндә бөтен шәһәр елады. Ул бердәнбер шундый иде, - дип уртаклашты кыз. – Динәгә китергән кайгы өчен гомере буе газаплануын телим. 16 ел бергә булганнар, ул аның гомерен урлады. Аңа яшәргә ирек бирмәде. Динә аның кулында курчак кебек иде".

«Бөтен йөкне үзе тартты»

Хезмәттәшләре узган елның ноябреннән агросәнәгать секторын үстерү, кулланучылар базарын анализлау һәм фаразлау бүлеге башлыгы булып эшләгән Динә Махиянова турында бары тик уңай фикердә. Бөтен Белорет әлеге хәлдән шок хәлендә. 

«Ул һәрвакыт барысына да ярдәм итте. Бизнесны да, эшне дә, өйне дә – барысын да үз өстенә алган. Барысы да бер кеше өстендә иде. Ул беркайчан да зарланмады, әлеге элеккеге иренең кыланмышларына түзә иде. Тегесе аны даими рәвештә контрольдә тотты, аның янына эшкә килә, телефонын тикшерә ала иде. Ул үз эшенең чын остасы булды. Аңа күп кенә фермерлар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хәл-шок, мондый хәл булырга тиеш түгел", - дип билгеләп үтте Динә хезмәттәшләре.

"Тыныч йоклый»

Динәнең соңгы хис-тойгылары турында аның дус кызы Яна сөйләде.

"Аны үтерүгә бер сәгать кала, Динә клубта минем янга килеп, шат елмаюы белән:" Янка, ниһаять, тыныч йоклыйм, мин бәхетле!», - диде кыз.

Фото: https://www.bashinform.ru/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading