Ленин бабай васыять итеп калдырган лампочкаларга “яктылык өрүче” федераль министрлыкның 17 майда җәмәгатьчелеккә җиткергән яңа фикеренчә, бездән дә бәхетле кеше юк икән! Баксаң, безнең илдә электр энергиясенә дөньядагы иң түбән бәяләр икән. Минем урында берәү булса, сөенер, маладис түрәләрнең бу казанышларын үтереп мактар, ил өчен горурланыр иде... Ләкин мин мондый “салам” сүзләрдән соң артыннан катыгарак туры килергә мөмкин нәтиҗәләрне фаразларга тырыштым.
Әллә, мәйтәм, (гомер булмаганны) электр энергиясенә бәяләрне арттырырга җыеналармы?..
Сыер бит мин, шундук, 11 майда “Коммерсант”та чыккан “Электр энергиясенә бәяләр кискен үсәчәк” дигән мәкаләгә тап булдым. Әлеге басма җиткерүенчә, алдагы айларда электр энергиясен күпләп сату бәяләре 6-15 процентка артуы күздә тотыла. Шулай да, гади халык бу бәя үзгәрешен сизмәячәк, дип ышандыралар.
Ләкин озак көттермәде, икенче яктан, федераль министр Николай Шульгинов фатирларда һәм хуҗалыкларда кеше башына электр энергиясен куллануны лимитка салу тәкъдиме белән чыгыш ясады. Аның планнары буенча, торак хуҗасына аена 100 киловатт бүлеп биреләчәк, аның янында яшәүче һәр кеше башына тагын 50шәр киловатт лимит өстәп, шул лимитлардан артып чыккан киловаттларны бүтән бәядән сата башларга мөмкиннәр.
Уйга калдым... Үзем уйлыйм, үзем сандык төбеннән саргаеп беткән “электр кәгазьләре”н актарам. Өемдә яккан һәр электр-киловатт өчен бүген мин дәүләткә 3 сум 93 тиен акча түлим. Узган елгы саргаеп беткән квитанцияләрне ачып каравым – бер ел эчендә тарифларның 4,4 процентка артканлыгын ачыклады. Төпкәрәк төшеп, тагын берничә сары кәгазь актарганнан соң, ел саен уртача 4%ка арта килеп, 10 ел эчендә киловатт бәясе якынча 40%ка “плюс” ягына шуышканы ачыкланды.
Мәсәлән, чагыштыру өчен, бөтен дөньяда электр бәяләре узган пандемияле елда, энергия азрак тотылганлыктан, кимегән булып чыкты. Ник дисәгез, “сорау тәкъдимне кыздыра” базар принцибы бу очракта эшләми, ә киресенчә, электр тогын кимрәк куллану аны электр үткәргеч системаларга азрак көч китерә, алар сирәгрәк сафтан чыга, шунлыктан, бер киловаттны кулланучыга илтеп тапшыру арзанракка төшә, дип санала.
Безнең илгә исә бу кагыйдә дә кагылмый, чөнки бездә тарифлар-бәяләр алдан планнаштырган нигезләмәләр буенча “яши”. Интернет белән дус булган һәр кеше Татарстандагы тарифларның кайдан чыгып, алдагы 2-3 елда кайсы якка таба борылачагын kt.tatarstan.ru сайтына кереп карый, тикшерә, белешә ала.
Мин дә кереп карадым... Карадым да, быелгы газ бәясен белешеп чыктым. Ярты ел саен бәя артканын беләм, бу ай өчен күпме түләргә тиеш икәнемне белми идем. Белдем... Кубы – 5 сум 89 тиен икән. Шунысы сөенечле, бу сан соңгы 10 айда үзгәрешсез калган булып чыкты. Шулай да, 10 ел элек кенә зәңгәр ягулык кубометры 3 кенә тәңкә торган вакытлар искә төшә дә, моңсу булып китә.
Комментарийлар