16+

Эльмира Сөләйманова: «10 ел кибеттә сатучы булып эшләдем»

Үзенең тыйнаклыгы, моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир итте ул. Кайчандыр Эльмира Сөләйманова бөтенләй башка өлкәдә хезмәт иткән.

Эльмира Сөләйманова: «10 ел кибеттә сатучы булып эшләдем»

Үзенең тыйнаклыгы, моңлы тавышы белән күпләрнең күңелен әсир итте ул. Кайчандыр Эльмира Сөләйманова бөтенләй башка өлкәдә хезмәт иткән.

Ә хәзер – күп вакытын гастрольләрдә уздыручы җырчы. Әмма популярлык аркасында нәрсәдән дә булса баш тартырга кирәк була. Җырчы бүген шул хакта сөйләде.

- Эстрадага килгәнче, 10 ел кибеттә сатучы булып эшләдем. Җыр – җан азыгым, ул миңа һәрвакыт җитми иде. Әмма артист тормышы – кеше күз алдында, сәхнәдә уза. Һәм популярлык өчен син нәрсә дә булса корбан итәргә тиешсең. Минем очракта – ул үз балаларымны тәрбияли алмавым. Юк, карьера беренче урында, дип әйтүем түгел. Беркайчан да алай булмаячак. Әмма концертлар, гастрольләр үзенекен эшли. Кайчак айлар буе өйгә кайтмыйсың. Инде кайтуга балалар үсеп бетәләр, йөзләре үзгәрә... Кызымны 5 айлык чагында дәү әнисе белән калдырдым, ә 20 көнлек улымны кәрзингә салып, үзем белән концертларга алып чыгып киттем.

Балалар белән дәү әниләре, әтиләре шөгыльләнә. Бик тәрбиялеләр. Өч яшьлек Артемым инде барлык хәрефләрне, саннарны, төсләрне белә. Үзем шулкадәр тәрбияне бирә алыр идем микән дип тә уйлыйм.

Әмма, мин булмаганда, балаларны бик очындыралар. Мин кайтам да, аларны ачулана башлыйм. “Ни өчен өйдә тәртип түгел?”, “Кем өйне туздырды?”, “Тешләрегезне чистарттыгызмы?” - кебек сораулар бирә башласам, алар шундук: “Әни, кайчан гастрольләргә барасың?” – диләр. Чөнки әни өйдә булмаганда бар нәрсәне дә эшләргә ярый.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading