Шәһри Казан

Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!»

Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.

Чөнки автор татар укучысы, бигрәк тә матбугатны яратучысы өчен яңа исем түгел. Эльмира Закирова озак еллар, өч дистәдән артык, республикабызның балалар журналы – «Ялкын»да эшләде. Шуның 16сын замана үсмерләре яраткан журналның баш мөхәррире булып.

Ул җитәкләгән чорда журналда балалар белән өлкәннәр арасындагы дуслык тагын да ныгыды: өлкәннәргә эч серләрен дә сөйләделәр, киңәшләр сорап, хатлар да яудырдылар. «Ялкын» чын мәгънәсендә үсмерләрнең сер сандыгына әйләнде. Нәкъ ул җитәкләгән елларда журнал Татарстан Республикасының Муса Җәлил, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләкләренә ия булды, Россия матбугатының Алтын фондына кертелде.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, Эльмира Закирова хезмәт юлын «Сөембикә»дә дәвам итеп, журналның әдәби бүлеген җитәкләргә кереште. Бүген дә шушы яраткан эшендә. Язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашу аның үзен дә журналист каләмен язучыныкына алмаштырырга этәрде, күрәсең. Хәер, журналист Эльмира Закированың һәр язмасы ук җырлап торган матур саф татар телендә кечкенә хикәя төсле язылып, укырга рәхәт була иде. Актанышта укытучылар гаиләсендә туып-үскән, Казан дәүләт университетын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган әлеге кызның кайчан да булса язучы буласына остазлары күптән шикләнми иде инде. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин да, аның язмаларын укып: «Син әзер язучы бит инде, каләмең бар, әдәби әсәрләргә тотын!» – дип, берничә тапкыр фатихасын биргән. Шундый ук сүзләрне Гарифҗан Мөхәммәтшин, Хәсән Сарьян кебек әдипләрдән дә еш ишетә. Инде менә ниһаять, остазларын һәм укучыларын сөендереп, аның беренче китабы Татарстан китап нәшрияты табасыннан төште.

Реклама

Май чүлмәге генә түгел, китап та тышыннан ук беленә. Салават күперенең җиде төсе фонында Дубай эмблемасы – авыш бина сурәте янында канатларын киң җәеп очкан күбәләк (Ринат Хәсәншин рәсеме) укучыны, урындыгыннан кубарып, ил чикләреннән алып чыгып китә. Әлеге китапта авторның романтика, матур хыяллар белән өретелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылган язмалары урын алган. Аларда яшьлек, ярату, ихлас хисләр, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр, өмет сурәтләнә. Китапка исем биргән повестьта Алсу исемле кызның башта Америкада, аннары Гарәп Әмирлегендә – Дубайда узган яшьлек еллары, туган ягын сагынуы, тәүге сөю хисләре укучыны ышандырырлык итеп, матур тел белән, күз алдына китереп бастырырлык, оста тасвирлана. Китапка кергән башка хикәя-новеллаларда да ихласлык алгы планга чыккан. Бүгенге соры-төссез заманда мондый шатлык, яшьлек романтикасы белән тулып торган әсәр укучы күңелендә яшәү дәрте уятырга тиеш. Китапның үз укучысы булыр, ул яшьләр күңеленә дә хуш килер, яшьлеген сагынучы өлкән буын да аны үз итәр дип ышанасы килә.

Бауман урамында урнашкан «Нур-маркет» китап кибетендә әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган кичә-бәйрәмдә халыкның күп булуы да шул ышанычны куәтли. Язучылар рәтенә кыю адымнар белән атлап керүче Эльмира Закированың шатлыгын уртаклашырга каләмдәш дуслары, сабакташлары, хезмәттәшләре, шәкертләре дә килгән иде ул көнне. Алардан җылы сүзләр ишеткәндә, чәчәк бәйләмнәре алганда, Эльмира Мизхәт кызы үзе дә ихлас хисләрен яшермичә, аңа гына хас булганча, мөлаем елмаеп: «Язучы булу әйбәтрәк икән!» – дип әйтеп куйды. Аны белүчеләр әлеге сүзләрнең шаярту гына икәнен аңлады, билгеле. Чөнки Эльмира Закирова – хезмәте югары бәяләнгән бәхетле журналистларның берсе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Югары Советы Президиумының Почет грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы медале» һәм журналистларның «Бәллүр каләм» иясе. Ә инде эреле-ваклы грамоталарын санап бетерерлек түгел.

Эльмира Закирова бик күп яшь журналистлар кулына шома үткен каләм тоттырган тәҗрибәле остаз да, ул шактый еллар «Алтын каләм» республика фестивалендә жюри әгъзасы булып торган кеше. Остазлык хезмәтен яхшы белгәнгә күрә, әлеге бәйрәмдә дә үзенең укытучыларын олы ихтирам белән искә алды. Аның сүзләре Мөхәммәт Мәһдиев, Флера Сафиуллина, Роза Хафизова рухына дога булып ирешкәндер.
Мондый бәйрәмнәрнең китап кибетендә узуы язучы белән укучы арасын якынайтырга ярдәм итә. Бәйрәмнең бусыннан да укучы өенә, авторның култамгасы куелган яңа китап алганга, шатланып кайтып китте. Ә бу китап татар укучысының басма әдәбиятка, китапларга мәхәббәтен тагын да арттырырга булышыр кебек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: