16+

Эльмира Зарипова: «Халык нәрсә әйтсә, шуны эшлибез»

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җәмәгатьчелек советының чираттагы утырышында халыкны социаль яклау мәсьәләләре каралды.

Эльмира Зарипова: «Халык нәрсә әйтсә, шуны эшлибез»

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җәмәгатьчелек советының чираттагы утырышында халыкны социаль яклау мәсьәләләре каралды.

Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, Татарстанда дәүләт хакимиятенең башкарма органнары максатларын һәм бурычларын җәмәгатьчелек катнашында әзерләү, шулай ук аларның үтәлешенә җәмәгатьчелек күзәтчелеге  булдыру буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проектта, министрлык белән беррәттән, социаль эшчәнлек юнәлешле башка ведомстволар да катнаша.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына Юлламасында халыкны социаль яклауга зур урын бирелде. Президент күрсәтмәләрен, халык тарафыннан әйтелгән гозерләрне һәм экспертлар фикерләрен исәпкә алып, максатлар һәм бурычлар билгеләнде, – дип әйтеп үтте Эльмира Зарипова.

Министрлык үзмаксат итеп алган бурычлар:

1. Эшсезлек күрсәткеченең үсешенә ирек бирмәү, ягъни эшсезлекнең рәсми күрсәткечен 1,5 проценттан да артып китүенә юл куймау.

Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итү буенча программаларны актив гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, хезмәт базарында хәл шактый тотрыклы. Быелның беренче яртысында мәшгульлек үзәкләренә төрле сораулар белән 86,1 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шулардан 33,2 меңе эш эзләүчеләр сыйфатында теркәлгән. Ел башыннан 17,4 мең кеше эшкә урнаштырылган. Вакансия ярминкәләрен күзәтеп бару әһәмиятле. Быел шундый 147 ярминкә оештырылган инде.

– Муниципаль берәмлекләр инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча актив эшли. Сентябрь аенда инвалидлар-пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрергә ниятлибез, – диде министр.

2. Яшь белгечләргә теләктәшлек.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы моны үзенең өстенлекле бурычы саный. Быелның икенче кварталында республиканың мәшгульлек үзәкләренә укуларын тәмамлаган 283 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 116сы инде эшкә урнаштырылган. «Татарстан Республикасы халкын 2014-2025 елларда эш белән тәэмин итү» буенча дәүләт программасы бар. Мәшгульлек үзәкләре тәкъдимендә теге яки бу предприятиегә эшкә урнашкан һөнәри уку учреждениеләрен тәмамлаган кешеләргә, хезмәт хакларының бер өлешен (программа нигезендә) дәүләт түли.

3. Аеруча мохтаҗларга ярдәм.

«Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында»гы Татарстан законына һәм Татарстан Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертелгән. Нәтиҗәдә, балага айлык пособие, пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләгәндә, шулай ук пенсионерларга һәм бюджет тармагы хезмәткәрләренә шифаханә-курорт дәвалануы өчен юлламалар биргәндә, гаиләнең тәэмин ителеше ни дәрәҗәдә булганлыгы исәпкә алына.

Татарстанда 2019 ел йомгаклары буенча экономияләнеп калынган бюджет акчалары 2020 елның гыйнварыннан балалы мохтаҗ гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чараларына тотылачак. Бу гаиләдә җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракларга кагыла.

4. Шифаханә-курорт дәвалануына ташламалы юлламалар белән тагын да күбрәк пенсионерларны колачлау.

– Ташламалы категория гражданнардан 24 мең гариза чиратта тора. Ел саен 1,5 мең кешегә генә бушлай юллама бирә ала идек. Мөмкинлекләр арта төште, быел пенсио­нерларга шифаханә-курорт дәвалануына бушлай 5299 юллама бирү планлаштырылды, – диде Эльмира Зарипова.

5. Инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү.

Министр сүзләренә караганда, быелның беренче яртысында тернәкләндерү үзәкләрендә 3904 инвалидка, шулай ук 3774 инвалид балага һәм физик мөмкинлекләре чикле булган 710 балага медицина хезмәтләре күрсәтелгән.

6. Хезмәт иминлеге.

Республикада быел хезмәт, ягъни эш урынында имгәнүләр, узган елның август аена кадәрге чоры белән чагыштырганда, 46 процентка кимегән. Кызганыч, быел да 9 кеше эш башкарган вакытында фаҗигале төстә үлгән, ә 27 кеше имгәнү алган. Тикшерү идарәсе эш урынында үлү яки имгәнү фактлары буенча ачылган 18 җинаять эшен судка тапшыр­ган, 167 җитәкче административ җавапка тартылган.

7. Балалар йортларында тәрбия­ләнүчеләрне гаиләләргә урнаштыру.

– Ятимнәрнең, бигрәк тә үсмерләрнең, гаиләләргә урнашуы үтә дә мөһим мәсьәлә. Быелның беренче яртысында балалар йортларындагы үсмерләрнең 94,68 проценты яңа гаиләсен табу бәхетенә иреште, – диде Эльмира Зарипова.
Җәмәгатьчелек катнашында әзерләнгән максатларның һәм бурычларның гамәлгә ашырыла баруы белән Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга була.


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading