16+

Елның 83 данлы җитәкчесе бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Елның 83 данлы җитәкчесе бүләкләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Жюри әлеге  мактаулы исемгә предприятиеләрдән һәм оешмалардан 83 җитәкче лаек, дип тапкан.

– Узып бара торган ел, икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, республика өчен уңышлы булды, – дип башлады үзенең котлау чыгышын Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан – ил төбәкләре бишлегендә. Түләүләр 1 триллион сум тәшкил итте, шуның 70 проценты – федераль бюджетка. Бу – предприятиеләрнең һәм җитәкчеләрнең бердәм тырышлыгы.

Татарстанда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатында, 10 ел инде программалар гамәлгә ашырыла. Быел 40 программа эшләде, алар – төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәләренә караган программалар. Боларга 40 миллиард сум билгеләнде. Мәктәпләрне, медицина учреждениеләре һәм спорт корылмаларын төзекләндерүгә 16 миллиард сум тотылды.

 Президент искәрткәнчә, киләсе елда инде  республиканың 50 программасы гамәлгә ашырылачак. Шулардан «Безнең ишегалды» республика программасы –  иң колачлысы. Өч елда 6675 ишегалдын капиталь төзекләндерү бурычы тора.

– Республика уңышлары һәм казанышлары федераль үзәк һәм Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегеннән башка мөмкин булмас иде. Владимир Путин ярдәмендә республикада илкүләм программалар башкарыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килеп, «КАМАЗ» җәмгыятенең 50 еллыгы чарасында катнашты. «КАМАЗ» предприятиесенең һәм Татарстанның эшчәнлеген югары бәяләде. Республика икътисадын күтәрүдәге хезмәтләре өчен, ветераннарга да зур рәхмәт!

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын: «Киләсе елда ТАССРга – 100, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тула. Предприятиеләр бу бәйрәмнәрне хезмәт уңышлары белән каршылар дип өметләнәм», – дип тәмамлады.
Бүләкләнүчеләр исеменнән сүз алган Татарстан Президенты киңәшчесе Равил Моратов: «Башка өлкә вәкилләре, Татарстан социаль-икътисади үсешкә ничек шулай ирешә ул, дип сорый. Моның сере – буыннар эзлеклелегендә, кадрларга игътибар саклануда. Мисал өчен, Казан мэры Илсур Метшин, ул БМОда олы җитәкче урынга сайланды. Уңышларның башы Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевтән килә. Республикада кадрларга игътибар күрсәтергә Минтимер Шәймиев өйрәтте», – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading