16+

Эмиль Талипов: «Тамашачы театрга үз бәрәңгесе белән килә»

«Нәҗибә апа белән Ринат Тәҗетдиновның бәрәңге каплый торган җире бар. Шунда да бер тамашачы апа: «Яхшылап каплагыз. Калды-калды. Ашыкмагыз», - дип булышып җибәргән иде»

Эмиль Талипов: «Тамашачы театрга үз бәрәңгесе белән килә»

«Нәҗибә апа белән Ринат Тәҗетдиновның бәрәңге каплый торган җире бар. Шунда да бер тамашачы апа: «Яхшылап каплагыз. Калды-калды. Ашыкмагыз», - дип булышып җибәргән иде»

Театр сәнгате белән кызыксынган яшьләр, бигрәк тә кызлар, Эмиль Талипов турында яхшы белә инде. Ул безгә «Миркәй белән Айсылу», «Мәхәббәт FM», «Җилкәнсезләр» спектакльләрендәге образлары аша  хәтергә кереп калды. Камал театры артисты спектакль барышында килеп чыккан кызыклы хәлләре һәм театр килгән «тәртипсез» тамашачы турында студентлар белән очрашуда сөйләде.

Театрга тамашачы ял итәргә, бераз уйланып, тынычланып алырга килә бит инде. Ләкин араларында «Телефоннарыгызны сүндереп куюыгызны сорыйбыз», - дигән сүзне ишетмичә, башкаларга комачаулап утыручылар юк түгел. Тамаша башлануга залда телефон экраннары кабына, шалтыратулар ишетелә башлый. Бер яктан, бу янәшәдә утырган тамашачы өчен читен булса, икенчедән, сәхнәдәге актёрларга да борчый. Эмиль Талипов әйтүенчә, ул тавышларны алар да ишетә һәм кыенсына икән.

«Безгә спектакль вакытында тамашачы белән элемтәгә керергә ярамый. Андый тавышларны без сизмәскә, ишетмәскә тиеш. Беренчедән, тамашаны өзәргә минем хакым юк. Кайвакыт залда актёр белән ике сәгать буе сөйләшеп утыручылар була. Берсендә спектакльгә укытучылар килгән иде. Без шунда биегәндә ак буркаларыбызны  җәеп калдырырга тиеш идек, янәсе кар ява. Шулвакыт беренче рәттәге  апа минем кием матур ятсын дип, үзенчә төреп куйды. Ә без бит чыккач тиз генә кияргә тиеш. Ә ул «Безнең авыл егетенеке матур торсын», - дип тырыша икән. Мин чыктым, башын - ахырын таба алмыйм бит! Төрлечә әйләндереп карыйм. Башкалар инде киеп бии башлады. Ә мин үзем киям, үзем теге апага пышылдап "Рәхмәт" - дим. Бик күңелле булган иде. Безгә тамашачы менә шулай ышана».

Эмиль хатирәләргә бирелеп, «Дивана» спектаклендә Нәҗибә Ихсанова белән булган хәлләрне дә сөйләп көлдерде. «Нәҗибә апа белән Ринат Тәҗетдиновның бәрәңге каплый торган җире бар. Шунда да бер тамашачы апа: «Яхшылап каплагыз. Калды-калды. Ашыкмагыз», - дип булышып җибәргән иде».

Бу күренешләрне күзәтү кызык булса да, сөйләшеп утыручылар да күп, ди ул. Кайвакыт «Әйдә, пой!» - дип кычкыручылар да булгалый, ди артист. Шуннан соң Эмиль татарны Мәскәү тамашачысы белән чагыштырды:

«Мәскәүдә спектакльгә соңга калсаң, кертмиләр. Ишекләрне  «шап» ябып куялар. Берьюлы Евгений Гришковец килгән иде. Ул да ишекне яптырып куйды. Баскычта утырган студентларны буш урынга утыртты. Тамашачы «Бу бит башка кеше урыны», - дия башлаган иде, «Сез самолётка соңга калмыйсыз бит. Поезд китте, самолёт очты дип уйлагыз», - дип җавап бирде. Алар тамашачыны шулай өйрәтәләр. Ә бездә алай түгел. Татар халкы һәрвакыт үз бәрәңгесе, ризыклары белән килә. Безнең эшебез тамаша кую, ләкин алар бит башкаларга нык борчыйлар»,-диде Эмиль.

«Безгә драматурглар, режиссерлар җитми» 
Татар театры турында сүз киткәч, артист бераз җитдиләнде. Ул әйткән фикерләр дә уйланырга этәрде дисәм ялгыш булмас. 

«Безгә алга таба фикердәш булып, бергә яшәү кирәк. Тамашачы алга барырга кирәклеген дә аңларга тиеш. Шулвакытта милли булып кала алу да мөһим. Бүгенге көндә татар театры зур роль уйный - милләтне саклап кала. Без каядыр тупланабыз, театрга киләбез. Чит җиргә чыгып китсәк, андагы милләттәшләребезне берләштерәбез. Бүген без "хыянәт итмичә", бар спектакльне дә татарча уйныйбыз. Кызганыч, күп кенә театрлар балалар өчен русча спектакль куя. Балалар телне белми, аңламый, янәсе. Без үзебезне бер милләт вәкиле икәнебезне аңламыйбыз. Татар - театрны ярата торган халык ул, шуңа күрә бердәмлек кирәк. Җитди әсәрне тамашачының күбесе кабул итә алмый. Хәзер бит кешенең уйлыйсы да килми. Аның вакыты юкмы, фикер йөртә белмиме - аңламыйм. Аннары театрның бурычлары күп: телне, әдәбиятны, көйне саклау, тик шул ук вакытта алга бару. Театрны йөзек кашы дип йөртү өчен тамашачының ышанычын югалтмаска кирәк»,- дип театрга нәрсә җитмәгәне турында үз фикерен шулай белдерде. Шулай ук язучылар турында «Аларның әсәрләре бәяләнми, шуңа күрә язучы булырга теләмиләр», - дип әйтте.

«Китап уку бетте, русчаны да укымыйлар хәзер. Кешенең бары тик акча эшлисе килә», - диде артист театрга режиссёр һәм драматурглар җитмәгәнен аңлатырга теләп.

Очрашуда Эмиль үзен тыйнак, тыныч кына сөйләде. «Мин тыйнак кеше шул», - дип башта ук әйтеп ялгышмаган икән. 

Рәфидә Галимҗанова 

Фото: media.kpfu

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading