16+

Эш өчен белешмәне полиция бүлекләре бирмәячәк. Нишләргә?

Эчке эшләр министрлыгы 2014 елдан бирле электрон хезмәтләр күрсәтә. Ул елларда бу мөмкинлектән файдаланучылар 10 процентны тәшкил итсә, бүген бу күрсәткеч 80 процентка җиткән.

Эш өчен белешмәне полиция бүлекләре бирмәячәк. Нишләргә?

Эчке эшләр министрлыгы 2014 елдан бирле электрон хезмәтләр күрсәтә. Ул елларда бу мөмкинлектән файдаланучылар 10 процентны тәшкил итсә, бүген бу күрсәткеч 80 процентка җиткән.

– 2019 елда Эчке эшләр министрлыгы 625 мең дәүләт хезмәте күрсәткән, шуларның 195 меңе күпфункцияле үзәкләр аша башкарылган, – ди эчке эшләр хезмәтендә майор Рөстәм Хәбибуллин. 

Дәүләт электрон хезмәтләр порталында эчке эшләр өлкәсенә караган иң күп сораулар хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә, транспорт чарасын теркәү, машина йөртү таныклыгы алу, паспортны, шул исәптән чит ил паспортларын алыштыру икән. Хөкем ителүнең яки җинаять эзәрлекләүнең факты булу-булмавы турында белешмә – күп эш урынында таләп ителә торган кирәкле документларның берсе. Былтыр әлеге документны сорап 155 мең кеше мөрәҗәгать иткән.
Быелның 10 февраленнән кергән үзгәрешләр буенча, хәзер белешмәне алыр өчен полиция бүлекләренә мөрәҗәгать итеп булмаячак. Аны бары дәүләт хезмәтләре электрон порталы, яки күпфункцияле үзәкләр аша гына алырга мөмкин. Кәгазь формада гына түгел, документны электрон вариантта алу мөмкинлеге дә бар.

Сүз уңаеннан, эчке эшләр министрлыгы күпфункцияле үзәкләр белән тыгыз элемтәдә эшли. Татарстанда барлыгы 50гә якын МФЦ исәпләнә. 2019 елда эчке эшләр өлкәсе буенча кирәкле документларны күпфункцияле үзәкләр аша алучылар алдагы ел белән чагыштырганда 43 процентка арткан. Документ 30 көндә әзерләнә, әлеге хезмәт өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәкми. Ул бушлай бирелә. Үзгәрешләр дигәннән, хәзер әлеге белешмәне алу өчен элеккеге паспорт турында мәгълүматлар таләп ителми, аның каравы гаилә хәле турында белешмә кирәк булачак. Белешмәнең сыйфаты да үзгәргән. Хәзер ул яңа үрнәктә, типографиядә бастырылып биреләчәк. 

Дәүләт хезмәтеннән файдаланучылар өчен ташлама да каралган. Әйтик, машина йөртү таныклыгы өчен кирәкле документларга дәүләт пошлинасын 30 процент ташлама белән түләргә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading