16+

«Эшебездә хисләнеп утырып булмый»

Нәкъ менә алар ярдәмендә шәһәребез урамнары күпчелек очракта җинаятьчелектән арына. Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуга быел 103 ел тулды. Бу хезмәт эчке эшләр органнарының иң мөһим тармагы булып санала.

«Эшебездә хисләнеп утырып булмый»

Нәкъ менә алар ярдәмендә шәһәребез урамнары күпчелек очракта җинаятьчелектән арына. Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оешуга быел 103 ел тулды. Бу хезмәт эчке эшләр органнарының иң мөһим тармагы булып санала.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге һәр эчке эшләр бүлегендә иң зур һәм иң җаваплылардан санала. Алар җинаятьчелекне кисәтү, халыкның иминлеген саклау буенча актив эшчәнлек алып бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең җинаять эзләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчелекне кисәтү, казанлыларның иминлеген саклауда актив эшчәнлек алып бара. Бүлек җитәкчесе, полиция майоры Максим Антонов кул астында иң тәҗрибәле оперуполномоченныйлар эшли.

—  Җинаятьтә шикләнелүчене ачыклау, эзләү, кулга алу, аңардан сорау алу - опердан уяулык, кыюлык, сизгерлек, осталык таләп итә.  Кытайның философы Конфуций болай дип язган: «Караңгы бүлмәдә кара мәче эзләү бик кыен. Бигрәк тә ул анда булмаса». Бу сүзләрне опер эше белән бәйләп карап була. Эшебездә хисләнеп утырып булмый. Биредә үз-үзен аямаучы, психологик яктан әзерлекле, аек акыл белән эш итүче кешеләр генә эшли ала. Бүлек хезмәткәрләре - төрле яклап сыналган, көчле характерлы кешеләр, - ди Максим Антонов.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре ел саен җинаятьләрнең якынча 50 процентын ача. Үтерү, талау кебек бик авыр җинаятьләр, гадәттә, кайнар эздән ачыла. Аларның хезмәт вазифаларына шулай ук җинаятьчеләрне, югалган кешеләрне эзләү, террорлык актларын кисәтү, оешкан җинаятьчелек белән көрәшү дә керә.

— Максим Николаевич, сер түгел, бүген күп кенә җинаятьләрнең юлы интернетка китә. Моңа бәйле рәвештә җинаятьчеләрне эзләү эшенең үзенчәлеге ничек үзгәрә?
— Ел башында полиция бүлегендә бу өлкәдә белеме булган хезмәткәрләр кергән "айти бүлеге" булдырылды. Бу өлкәдә оператив бүлекчәдә эшләү тәҗрибәсе бик мөһим түгел, шуңа күрә бүлекчә штаты 2-3 еллык эш стажы булган яшь хезмәткәрләрдән тора.

— Сезнең карашка, оператив хезмәткәр һөнәре ни дәрәҗәдә абруйлы? Аның тирәсендә күп санлы фильмнар һәм сериаллар ярдәмендә ниндидер романтика йөри, ләкин чынбарлыкта һөнәргә кереп китү җиңелме? Яшь хезмәткәрләр өстеннән шефлык итү кебек төшенчә бармы?
— Профессиянең абруйлылыгына бик күп факторлар йогынты ясый. Оператив хезмәткәр җинаять эшен тикшерү барышында төрле кешеләр белән очраша, шуңа күрә аларның һәркайсына психологик яктан якын килү кирәк. Ә кинолардагы күрсәтелгәнчә, утлы корал куллану, җинаятьче артыннан куа чыгулар бик сирәк. Нигездә, җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләүчеләр өчен җентекле анализ ясау, салкын акыл белән эш итү кебек характер сыйфатлары хас. Заманча технологияләр гасырында оператив хезмәткәргә мәгълүмат технологияләре турында билгеле бер белем багажы да кирәк, чөнки 21 гасырда җинаятьчелек дистанцион дәрәҗәгә күчә. Шуңа бәйле рәвештә, оперуполномоченный үз белемнәрен төрле өлкәләрдә даими камилләштерү зарурлыгы белән очраша.
Без укытуның әзерлек белән генә чикләнмәвен телибез. Моңа барлык дәрәҗәләрдә игътибар бирелә. Һәр яңа кешегә тәҗрибәлерәк хезмәткәр беркетелә, ул алга таба аны оператив һөнәргә өйрәтә. Карьера баскычларыннан күтәрелергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр бар.

— Оперативникларның тормыш иптәшләре ирләренең тәүлек буе эшләүләренә ничек түзә соң?

— Аларга аерым бик зур рәхмәт! Егетләргә дә шулай ук, эш көне бетеп, барыбыз да өебезгә кайтып киткәнебез юк. Шәһәребез халкы тыныч йокласын, урамнарыбызда тынычлык булсын өчен җинаятьләрне кайнар эздән ачарга, золым кылган кешене тизрәк тоткарларга кирәк. Шимбә яки якшәмбе көнне хезмәткәрләр үз гаиләсе белән булсын өчен тырышабыз, яллар бирәбез. Башкача ярамый, кешеләр эштә "янарга" мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading