16+

Эшкуарлар, уйланыгыз, «йомышчы малайлар» хәлендә калмагыз...

Бабайларыбыздан һәм әбиләребездән, шулай ук дин әһелләреннән җәннәт нигъмәтләре турындагы риваятьләрне ишеткәнебез бар. Җәннәттәге тәмле җимешләрне, аш-суларны һәркем күзаллап карыйдыр, мөгаен.

Эшкуарлар, уйланыгыз, «йомышчы малайлар» хәлендә калмагыз...

Бабайларыбыздан һәм әбиләребездән, шулай ук дин әһелләреннән җәннәт нигъмәтләре турындагы риваятьләрне ишеткәнебез бар. Җәннәттәге тәмле җимешләрне, аш-суларны һәркем күзаллап карыйдыр, мөгаен.

Җимешләр күз алдына килә, ләкин алып-ашап булмый. Фани дөньяда яшәүчеләр өчен җәннәт – виртуаль яссылык чөнки. Кытайда «җәннәт нигъмәтләрен» хәтерләтә торган, виртуаль, ягъни интернет яссылыгындагы кибетләр инде бүген үк гөрләтеп сәүдә эшчәнлеге алып бара. Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов фаразлаганча, виртуаль сәүдә, озакламыйча, республика тормышына да килеп керәчәк. Виртуаль яссылыкка куелган товарлардан үзеңә кирәклесен эзләп табасың да шуңа заказ бирәсең.
– Республиканың кече һәм урта предприятиеләре шушы виртуаль сәүдәдә ни рәвешле катнашыр? – дип сорау бирелде журналистлар тарафыннан.

– Безнең кече һәм урта предприятиеләр «курьер» челтәре оештыра ала, – дип җавап кайтарды министр Альберт Кәримов.
Димәк, безгә дөнья базарында, «йомышчы малайлар» кебек, өйләргә һәм фатирларга теге яки бу товарны китереп бирүчеләр хәлендә калу куркынычы яный. Дөрес, министр Альберт Кәримов үзенең җавабының икенче өлешендә: «Кече һәм урта предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтле, ихтыяҗ тудырырлык үзенчәлекле продукция җитештерүләре зарур. Шул очракта виртуаль сәүдә яссылыгында товар җитештерүчеләр сафына эләгергә мөмкин», – диде.

Татарстанда узган ел 36,4 миллион тонна нефть чыгарылган, 17 миллион тонна нефть эшкәртелгән.
– Үзебезнең Татарстандагы ТАНЭКО заводында бензин җитештерелгәнлектән, ул республикада бензинга бәяләрне төшерүдә роль уйный аламы? – дип сорау бирдем.
Кызганыч, сөенеп хәбәр итәрлек җавап кына булмады. Министр әйткәнчә, ТАНЭКО бензинга бәяләрне киметә алмый, бу – федераль хакимияткә һәм нефть чималы бәяләренә бәйле «четерекле» мәсьәлә.
«Татнефть», «Түбән Кама шин», «КАМАЗ», «ПОЗИС», Казан вертолет заводын, Горький исемендәге суднолар төзү заводын, «Алабуга» үзгә икътисади зонасы эшчәнлеген министр мактап телгә алды. «КАМАЗ» җәмгыяте пилотсыз «КамАЗ» йөк машиналары һәм электр автобуслары (троллейбус түгел) җитештерүне киңәйтә бара. «Ансат» кече вертолетларын серияләп чыгару башланган.
Республикада узган ел сәнәгать (промышленность) җитештерүе 2 триллион 818 миллиард сумны тәшкил иткән.

– Татарстан – товар әйләнеше һәм, кеше башыннан исәпләгәндә, ваклап сату күләмнәренең узган елгы күрсәткечендә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында, – диде министр Альберт Кәримов. – Ваклап сату сәүдә челтәрендә 917 миллиард сумлык товар сатылды.
Транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү буенча ташламалы федераль программа дәвам итә. Татарстанда узган ел 1400 машина газ ягулыгына күчерелгән. «КамАЗ» машиналары һәм «Форд» автомобильләре заводта ук газ ягулыгына җиһазландырылып чыгарыла башлаган. Республикада автомобильләргә газ тутыра торган 19 станция эшли, тагын 30 АГНКС төзеләчәк.
Предприятиеләргә, шулай ук кече һәм урта предприятиеләргә ташламалы кредитлар бирү, товарларын экспортка чыгару буенча ярдәм программалары бар. Аларда катнашу өчен республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading