16+

Эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы һәм отышлы гамәл тормышка ашырыла

Халык хәзер бакчада мәш килә. “Шәһри Казан” газетасын кулына алырга вакыт тапкан кешеләр: “Бу АУСН берәр төрле бәрәңге агуымы икән?” – дип уйлап куяр башта. Юк, яңалык бакчада казынучылар өчен түгел.

Эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы һәм отышлы гамәл тормышка ашырыла

Халык хәзер бакчада мәш килә. “Шәһри Казан” газетасын кулына алырга вакыт тапкан кешеләр: “Бу АУСН берәр төрле бәрәңге агуымы икән?” – дип уйлап куяр башта. Юк, яңалык бакчада казынучылар өчен түгел.

 Татарстанда быелның 1 июленнән салымнар түләүдә гадиләштерелгән автомат система (Автоматизированная упрощенная система налогооблажения – АУСН) гамәлгә кертелә. 
 – Шәхси эшкуарлар һәм кече бизнес оешмалары өчен салым түләүләре башкарудагы махсус режим бу. Татарстанда әлеге системадан 18 мең эшкуар файдалана башлар дип уйланыла, чөнки аның уңай яклары зур, – диде Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Хөкүмәт йортында узган брифингта.
 
АУСН өстенлекләре
Салым түләүләрен гадиләштерелгән режимда башкарсаң, аның турында декларация тапшырмыйсың, шулай ук 6-НДФЛ хисабы ясамыйсың, керемнәр һәм физик затка салымнар күләме турында белешмә бирмисең. Иминият кертемнәре исәп-хисабы башкармыйсың. Пенисия һәм социаль иминият кертемнәре бюджет тарафыннан финанслана. Травматизм очракларына елына 2040 сум күләмендә билгеләнелгән кертем генә күчерү таләп ителә. Россия Пенсия фондына һәм Социаль иминият фондына хисаплар тоту кими. СЗВ-ТД формасын һәм физик затлар белән килешү төзегән очракларны гына күрсәтергә кирәк. Керемнәр һәм чыгымнар хисап китабы алып барылмый, салым органы салымнарны автомат рәвештә хисаплый. Салым органы салым түләүче белән эшләрне “шәхси кабинет” аша алып бара.

Кемнәр катнаша ала?
Үзмәшгульләр һәм шәхси эшкуарлар җәлеп иткән кадрлар саны, шулай ук кече предприятиедәге штат берәмлеге 5 кешедән артмаска тиеш. Еллык керемнең 60 миллион сумнан һәм төп средстволарның калдык кыйммәте 150 миллион сумнан артмавы зарур. Исәп-хисап счетларының Федераль салым хезмәте исемлегенә кергән банкларда булуы, хезмәт хакларының электрон формада түләнүе шарт.

Кайчан язылырга?
Шәхси эшкуар яки юридик зат 2022 елның 1 июленнән соң барлыкка китерелсә, теркәлүдән соң 30 көн узганчы ук АУСН режимын кулланырга теләве турында салым органына хәбәр бирергә тиеш. Калган салым түләүчеләр әлеге режимга 2023 елның 1 гыйнварыннан күчә ала. Моның өчен 2022 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча хәбәр бирү сорала. 
Марат Сафиуллин искәрткәнчә, АУСН режимына күчү мәҗбүри түгел, ә эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңайлы һәм отышлы гамәл.
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading