16+

Эшләүче яшьләр слеты “Наше время-Безнең заман” фестивале катнашучылары санын арттыра

Узган ялларда Казанда Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең III слеты узды. “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән слет 80нән артык катнашучы җыйды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узды.

Эшләүче яшьләр слеты “Наше время-Безнең заман” фестивале катнашучылары санын арттыра

Узган ялларда Казанда Татарстан Республикасы эшләүче яшьләренең III слеты узды. “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән слет 80нән артык катнашучы җыйды. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүче “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узды.

Семинар-тренингка фестивальнең потенциаль катнашучылары – моңа кадәр “Наше время-Безнең заман”да булмаган оешма хезмәткәрләре чакырылган иде.
Эшче яшьләр слетының рәсми ачылышында катнашучылар өчен кереш сүз белән республика министрлыклары вәкилләре, фестиваль хәрәкәтен оештыру комитеты әгъзалары, педагоглар һәм “Наше время-Безнең заман” фестиваленең җиңүчеләре чыгыш ясады.

Мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Наше время-Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов үз чыгышында эшләүче яшьләр фестиваленең телевизион булуын, финалның ТНВ каналы аша трансляцияләнүен, аны планетаның төрле почмакларыннан тамашачылар карый алуын ассызыклады. “Шуңа күрә катнашучыларга карата таләпләр дә бик югары – номерларның сыйфатыннан башлап, конкурсантларның киеменә кадәр. Шуңа күрә алдан әзерләнү бик мөһим”, – дип белдерде ул һәм семинарда катнашу, конкурсның үзе кебек үк, бушлай дип өстәде.

Ачылыштан соң сәхнә осталарының мастер-класслары башланды. Эшләүче яшьләр өчен түбәндәгеләр чыгыш ясады: Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, Беренче каналның музыкаль проектлары вокал режиссеры Марина Полтева (Мәскәү); куючы режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү); “Сдвиг” Казан театрының сәнгать җитәкчесе, “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” Райкин исемендәге премия лауреаты Александр Фельдман һ.б.
Слетта катнашучылар өчен бик бай белем бирү һәм күңел ачу программасы оештырылган иде. Яшьләр интеллектуаль-күңел ачу уеннарында катнашып, иҗади очрашулар вакытында үз көчләрен сынап карады.

“Наше время-Безнең заман” проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, ел саен слет кысаларында үткәрелә торган чаралар планы үзгәрә, катнашучылар өчен яңа биремнәр барлыкка килә, алар киләчәктә яшьләргә фестивальдә җиңәрлек номерлар булдырырга ярдәм итә ала. Әйтик, быел эшләүче яшьләр иҗади бирем кысаларында өч төркемгә бүленеп, 1,5 сәгать эчендә “Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә” дигән темага театраль, хореография һәм эстрада номеры әзерләргә тиеш булды.

Кыска гына вакыт эчендә номер табу һәм кую авыр булуга карамастан, егетләр-кызлар яхшы нәтиҗә күрсәтте дип билгеләде слетны оештыручылар. Бу семинар-тренингның берләштерүче бер мизгеле булды. Программа традицион концерт белән тәмамланды, аңа әзерлек вакытында яшьләр тагын да ныграк дуслашты.
“Наше время-Безнең заман” фестивале – кешеләрне берләштерә торган зур проект. Аның ярдәмендә эшләүче яшьләр бер-берсен күбрәк белә, фестивальгә әзерлек вакытында бер-берсе белән киңәшләшә башлый, үзара дуслаша. Оештыручылар буларак, безнең өчен кешеләрнең тормышында эш һәм өй генә түгел, ә иҗатка да урын булуы мөһим. Без фестивальдә катнашучыларның зур бер гаиләгә әйләнүен теләдек һәм без моңа ирештек”, – дип белдерде Айдар Гайнетдинов.
Чара ахырында слетта катнашучыларның барысы да уку курсын узу турында сертификат алды. Үткәрелгән чараның беренче нәтиҗәләре дә бар. “Наше время-Безнең заман” фестиваленең яңа сезонында үз командасы белән катнашырга беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советы, УФСИН, Дәүләт архивы, “Татспиртпром”, Республика клиник хастаханәсе, Регионара клиник-диагностика үзәге һәм башка оешмалар вәкилләре теләк белдерде.

Исегезгә төшерәбез, “Наше время-Безнең заман” фестивале эшләүче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Ул коммерция максатларын күзалламый һәм социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора. Фестивальдә катнашу бушлай.
Татарстан Республикасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен аерым башкаручылар яки команда җибәрә. Алар үз номерларын “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Дан минуты” (“Минута славы”), “Предприятиенең визитка-презентациясе” номинацияләрендә күрсәтә.

Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X