16+

Эшләпә, дөя, "Себерке": Заһид Мәхмүди истәлегенә

Язучы һәм журналист Заһид Мәхмүдинең вафат булуы турындагы хәбәр “Шәһри Казан” газетасы коллективына да моңсулык иңдерде. Бездә дә эшләп алган иде ул...

Эшләпә, дөя, "Себерке": Заһид Мәхмүди истәлегенә

Язучы һәм журналист Заһид Мәхмүдинең вафат булуы турындагы хәбәр “Шәһри Казан” газетасы коллективына да моңсулык иңдерде. Бездә дә эшләп алган иде ул...

“Шәһри Казан” газетасында бергә эшләп йөргән вакытлар искә төште. Залны гөрләтеп килеп керер иде ул редакциягә. Башында һәрвакыттагыча Америка ковбойларыныкы кебек эшләпәсе булыр. Әлеге эшләпәсе аның ковбойларча кызу һәм кыю рухының үзенчәлекле бер “паспорты”.  Җәмәгать урыннарында яңгыратып ана телебездә сөйләшер иде. “Казан татарча сөйләшергә тиеш”, - дип әйтә иде. “Казан” радиосында татар бүлеге оештырып, бүлекне җитәкләде һәм татарча тапшырулар алып барды.

1990 елларда милли хәрәкәттә кайнавы да һич сәер хәл түгел. Татарстанны суверен дәүләт итеп күрергә хыялланды Заһид. “Татарстан” радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар редакторы булу аның рухына туры килә иде.
- Ну, малай, бер шәп идея таптым әле, - дип, кайнарланып сүз башлар иде Мәхмүди яшьтәш.

Философия, хыял көчле иде аңарда. “Шәһри Казан” газетасында “Мәхмүдиләр” рубрикасында тирән фәлсәфә салынган фикер тупланмалары шактый басылып чыкты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Заһид Мәхмүди. Аның “Профессор Мияугөл”, “Тәмуг чәчәге”, “Ак болыт”, “Әче балан” китаплары дөнья күрде.
- Ну, малай, бер шәп идея таптым әле. “Себерке” дигән газета чыгара башлыйм. Себеркене төрлечә аңларга була, тик бу “Себерке” ялгышлардан гыйбрәт бирә торганы, - дип әйткәне хәтердә.

Икенче берсендә ул үзенең туган районы Кукмарадагы шәхси хуҗалыгында “зоопарк” булдырырга җыенуы турында илһамланып сөйләде. Тавык-чебешләрне әйткән юк инде, халыкны шаккатырып, дөя дә алып кайтып асрый башлаган, мәгәр. Үзенең хыял-планнары белән, талгын тормышка яраклашкан кешеләрдән, 20-30 елга алдан атлый торган шәхес иде ул Мәхмүди.

Кызганыч, бер кеше дә мәңгелек түгел. Заһид Мәхмүдинең чиксез галәмнәрне колачлаган фәлсәфи фикерләре, әсәрләре - иң беренче чиратта татар халкына һәм мәңгелеккә юнәлтелгән сүз метеорит-йолдызчыклары. Урының җәннәттә булсын, яшьтәш, амин!

Радик Сабиров фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading