16+

Эшмәкәр Вәли Бикмөхәммәтов: «Казылыкны бал кушып ясыйбыз»

Баллы казылык ашаганыгыз бармы? Саратов өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Вәли Бикмөхәммәтов (фотода сулда) шундый продукция җитештерә башлаган. Баллы да, хәләл дә!

Эшмәкәр Вәли Бикмөхәммәтов:  «Казылыкны бал кушып ясыйбыз»

Баллы казылык ашаганыгыз бармы? Саратов өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Вәли Бикмөхәммәтов (фотода сулда) шундый продукция җитештерә башлаган. Баллы да, хәләл дә!

«Башкалардан безнең казылык нәрсә белән аерыламы? Аны ясаганда, казылыкка бал кушабыз. Бу казылыкның ябышу сәләтен арттыра, төсе дә, тәме дә үзгә», – ди әле 4 ай гына казылык җитештерү белән шөгыльләнүче Вәли.

Эшен яңа гына башлавына карамастан, ай саен өч ат итеннән казылык ясый ул. Продукциясен Саратовта гына түгел, Мәскәүдә, Татарстанда да сата яшь эшмәкәр.

«Безнең төбәктә чимал буларак ит табу авыр түгел, фермерларыбыз үстереп тора. Ә менә әзер продукцияне сату кыен. Шуңа да маркетплейслар
аша сатабыз», – ди Вәли Бикмөхәммәтов. Сүз уңаеннан, Саратовта казылык ясаучылар күп икән, әмма хәләлен әлегә Вәлидә генә алып була.

Бар нәрсәне дә алар кулдан эшли, җиһазлар ярдәмендә түгел. Цехта дүрт кеше хезмәт куя. Киләчәктә ассортиментларын зурайтып, ат итеннән деликатеслар да җитештерергә ниятлиләр. Россиягә карата санкцияләр кулланыла башлагач кына бераз авырлыклар туган. Казылыкны тутыра торган вакуумлы пакет, логотиплар моңа кадәр Европадан кайтартыла торган булган. Аларның бәясе хәзер 50 процентка арткан. Алай гына да түгел, җитештерүчеләребез тәмләткечләр, борычларны да Европа илләреннән кайтарткан.

«Шуңа да бәяләрне арттырырга туры килә. Борычларны бәлки табып та буладыр. Әмма вакуумлы пакетлар бездә юк», – дип борчуы белән уртаклашты эшмәкәр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading