16+

Эшмәкәрләр, балалар һәм акча белән бакча

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары егерменче утырышын уздырды. Утырышта 84 депутат катнашты. Башка сессияләрдән аермалы буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа законнар кабул ителү процессында катнашмады. Утырыш башында депутатлар 24 мәсьәлә карарга тиеш иде, сессия башлангач, аларның саны 30дан артты.

Эшмәкәрләр, балалар һәм акча белән бакча

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары егерменче утырышын уздырды. Утырышта 84 депутат катнашты. Башка сессияләрдән аермалы буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа законнар кабул ителү процессында катнашмады. Утырыш башында депутатлар 24 мәсьәлә карарга тиеш иде, сессия башлангач, аларның саны 30дан артты.

Эшмәкәрләр иң күбе бездә зарлана

Утырыш докладларга бай булды. Шуларның берсе – Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев чыгышы. Ул сүзен узган елның кече һәм урта бизнес өчен авыр булуыннан башлады. Әйе, 2020 ел берәү өчен дә җиңел булмады. Битлек, пирчәткә сатучылар гына баеп калды инде былтыр. 

Эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан, республикада “кайнар линия” оештырылган иде. Бу номер буенча 17724 мөрәҗәгать килеп ирешкән. 2019 ел белән чагыштырганда, бу ун тапкырга күбрәк. Шуны да әйтергә кирәк, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстан эшмәкәрләр мөрәҗәгате буенча беренче урында тора. 
“Бер яктан, бу эшлисе эшләрнең күплеген күрсәтсә, икенче яктан эшмәкәрләрнең ышанычы дигән сүз. 70 процент очракта без мәсьәләләрне оператив хәл иттек, ә 30 процент очракта консультацияләр уздырылды һәм шулай ук ярдәм күрсәтелде”, - диде докладында Фәрит Габделганиев. Вәкаләтле вәкилгә банклар белән эшләү һәм товарларны маркалау буенча мөрәҗәгатьләр күп килә икән. 

Депутат Олег Коробченко да пандемия вакытында эшмәкәрлекнең проблемалары байтак булуын искәртте. “Проблемаларның берсе – импорт белән көндәшлеккә сәләтлек. Безгә ярдәм күрсәтелә, ләкин эшмәкәрләргә төп фондларын яңартырга, импорт белән көндәшлек итәргә кирәк. Без Дәүләт Советыннан Дәүләт Думасына кече һәм урта эшмәкәрлекккә биш елга булса да салым каникуллары кертү тәкъдиме белән чыга алмыйбызмы?” Фәрит Габделганиев та, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу сорауны уңай хәл итәргә вәгъдә бирде. 

Балаларга сукмаска!
Депутатлар каршында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та чыгыш ясады. Ул парламент вәкилләрен татар телендә сәламләде. Чыгышын да “Игътибарыгыз өчен рәхмәт”, дип, татарча тәмамлады. 
Депутатлар вәкаләтле вәкилгә сораулар да әзерләп куйган иде. “Кояш шәһәре” торак комплексында халык саны 1,5 тапкырга артты. Әмма мәктәпкә, балалар бакчасына урыннар юк, чират зур. Бер генә дә балалар поликлиникасы юк. Закон буенча исә балалар поликлиникасы өйдән 800-1000 метр ераклыкта булырга тиеш. Бу мәсьәләгә карашыгыз ничек?”, - дип сорады депутатларның берсе.
- Миңа калса, торак комплексларын, торак йортларны кулланылышка кабул итү нормаларын кырысландырырга кирәк. Әгәр дә социаль инфраструктура юк икән, ул йортларны кабул итмәскә генә, - дигән фикердә үзе дә дүрт бала анасы булган Ирина Волынец. 
Вәкаләтле вәкил Зәйдә азат итүче сугышчы һәйкәлен яндыру буенча да фикерен белдерде. 
- Минемчә балаларны җәзага тартырга кирәкми. Кечкенә яшьтәге мәктәп балаларын бигрәк тә. Чөнки аларга әти-әниләре һәйкәлнең нәрсә икәнен, батырларга һәйкәлнең нәрсә икәнен аңлатмаган. Безгә монда нәтиҗә белән түгел, ә аңа китергән сәбәпләр белән көрәшергә, әти-әниләр, укучылар, мәктәпләр белән эшләргә кирәк. Нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы икәнен аңламаган бала үзен шулай тота, - ди вәкаләтле вәкил.

Яшәү минимумы
Депутатлар яшәү минмумына кагылышлы законны да карады. Моңа кадәр яшәү минимумы квартал саен кабул ителсә, хәзер ул бер генә тапкыр билгеләнәчәк. Быелгы яшәү минимумы 15 сентябрьдән соң гына үзгәрәчәк. 

Җир кодексына үзгәреш
Депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев Җир кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проекты тәкъдим итте. Ул аеруча саклана торган зоналардагы җирләрне бакчачылыкта, йорт яисә гараж салуда файдаланырга мөмкинлек бирә. Татарстанда андый җирләр күләме 190 һәм алар 259 торак пункта урнашкан.

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading