16+

Эшмәкәрләргә ярдәм арта, тик сәнәгать парклары нигә буш?

Икътисад үсеше хәзерге заманда кече һәм урта бизнеска бәйле, дигән фикердә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин. “Хәзерге вакытта Татарстанда, нәкъ менә сәнәгать парклары территорияләрендә, 1500 дән артык резидент эшли һәм аларда 32 меңнән артык эш урыны булдырылган”, - дип белдерде Лотфулла әфәнде.

Эшмәкәрләргә ярдәм арта, тик сәнәгать парклары нигә буш?

Икътисад үсеше хәзерге заманда кече һәм урта бизнеска бәйле, дигән фикердә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин. “Хәзерге вакытта Татарстанда, нәкъ менә сәнәгать парклары территорияләрендә, 1500 дән артык резидент эшли һәм аларда 32 меңнән артык эш урыны булдырылган”, - дип белдерде Лотфулла әфәнде.

“Нәкъ менә урта һәм кече оешмалар үзгәрешләргә яраклаша ала. Нәкъ менә алар базарга көндәшлеккә чыдам продукция җитештерә”, - дип саный депутат.

Саннарга килсәк, республикада эшмәкәрлекнең 3/4 өлеше кече һәм урта эшмәкәрлеккә туры килә. Бу өлкәдә 750 меңнән артык кеше хезмәт куя. Узган ел нәтиҗәләре буенча, пандемия булуга да карамастан, Татарстанда эшмәкәрләр саны 3 процентка арткан, ди депутат.

“Хәзерге вакытта Татарстанда, нәкъ менә сәнәгать парклары территорияләрендә, 1500 дән артык резидент эшли һәм аларда 32 меңнән артык эш урыны булдырылган”, - дип белдерде Лотфулла әфәнде. Аның фикеренчә, хәзер күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру буенча эшләргә кирәк һәм бу юнәлештә дәүләт тә үз өлешен кертергә, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтергә тиеш.

“Сәнәгать мәйданнарына кызыксындыру чараларын арттырырга кирәк. Шул исәптән, салымнар буенча өстенлекләр булдыру сорала. Моны республика дәрәҗәсендә генә түгел, муниципаль дәрәҗәдә дә эшләргә. Яңа төр ярдәм чараларын карарга, идарә итү системасын камилләштерергә, аларның үсеш инфраструктурасының икътисади моделен ясарга”, - дигән тәкъдимнәрен яңгыратты Лотфулла Шәфигуллин.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: сәнәгать парклары бизнес вәкилләрендә чын-чынлап кызыксындыру тудыра. Әмма алар, ни сәбәпледер, 70 процентка да тулыланмаган. Хәзер инде салымнар системасын да үзгәрттеләр. Транспорт салымыннан, оешмаларны милек салымын түләүдән азат иттеләр. Субсидияләр, ташламалы электроэнергия һ.б. төр ярдәмнәр каралды. Салымнар буенча патент системасы гамәлгә кертелде. Яңа закон нигезендә, патент системасы буенча салым түләргә хокуклы оешмалар саны 82 дән 90 га җиткерелгән. Авыл җирлекләрендә урнашкан сәнәгать паркларында эшләүчеләр өчен салым түләү 40 процентка киметелгән.

2021 елда кече һәм урта эшмәкәрләргә ярдәм итәр өчен дәүләттән 1,2 млрд сум акча каралган. Барлык фондлардан килә торган ярдәмне берләштерсәк, бу сан 3,5 млрд сумга җитә.


Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, икътисадның ни дәрәҗәдә үскән булуы анда эшләүче кешеләр санына бәйле. “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрләр инициативасына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында, 2030 елда Татарстанда урта һәм кече бизнес өлкәсендә эшләүчеләр саны 762 меңгә җитәргә тиеш.

Әйтелгәнчә, сәнәгать паркларындагы резидентларның эшчәнлеген арттыру өчен аларга ташламалар булдырылган. Иң мөһиме Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә, инвестицияләр җәлеп итәргә һәм эш урыннары булдырырга тиеш.

"Хәзерге вакытка эшмәкәрләр белән 80 килешү төзелгән. Аларның санын 150 гә җиткерү күздә тотыла. Бу юнәлештә эш алып барылачак”, - ди Рөстәм Сибгатуллин.

Мондый төр ярдәмнең нәтиҗәсен эшмәкәрләр киләсе ел башында, салым буенча декларация тутырганда ук тоячак.

"Закон тарафыннан кабул ителгән инициативалар, районнарындагы сәнәгать парклары өчен күрсәтелгән дәүләт ярдәме, аларны зур шәһәрләрдәге сәнәгать парклары белән конкурентлык итәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, паркларны тулыландыру буенча без омтылган 70 процентлы күрсәткечкә ирешеп булачак. Бу авылларда 7 меңгә якын эш урыннары булдыруга да китерәчәк", - ди Рөстәм Сибгатуллин.

Дәүләт ярдәме күрсәтелүгә дә карамастан, сәнәгать паркларына эшмәкәрләр ябырылып ята, диеп булмый. Күрәсең, ташламалар гына аз һәм закон чыгару органы вәкилләренә бу юнәлештә әле тагын да ныклабрак эшләргә кирәк булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading