16+

Эшмәкәрләрне фабрикада «үстерәләр»

Республикада эшмәкәрлекне үстерү төп юнәлешләрнең берсе булып тора һәм әлеге юнәлештә шактый зур эшләр башкарыла. Кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән, «Лизинг-грант» программасы гамәлдә. Яңадан-яңа сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә. Республикада шулай ук «Эшмәкәрлек фабрикасы» дигән федераль белем бирү проекты уңышлы эшли.

Эшмәкәрләрне фабрикада «үстерәләр»

Республикада эшмәкәрлекне үстерү төп юнәлешләрнең берсе булып тора һәм әлеге юнәлештә шактый зур эшләр башкарыла. Кече һәм урта бизнеска ярдәм йөзеннән, «Лизинг-грант» программасы гамәлдә. Яңадан-яңа сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килә. Республикада шулай ук «Эшмәкәрлек фабрикасы» дигән федераль белем бирү проекты уңышлы эшли.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән Казан (Идел буе) федераль университеты гамәлгә ашыра торган әлеге уникаль проект 2014 елдан бирле эшли. Аның максаты – республикада эшмәкәрлекне популярлаштыру. «Эшмәкәрлек фабрикасы» проектын нигезләүче Айдар Булатов «ШК»га сөйләгәнчә, проектта белем алучылар эшмәкәрләр, эре компания җитәкчеләре, төрле өлкә белгечләре белән аралаша. Аларның тәҗрибәсен күзаллап һәм киңәшләренә колак салып, үз идеяләрен гамәлгә ашыралар, бизнес-планнарын төзиләр.
– Беренче елны эшмәкәр булырга теләүчеләр өчен «Фабрика-Старт» белем бирү курсы ачылды һәм анда 100 кеше укып чыкты. 2015 елда «Эшмәкәрлек фабрикасы» дигән реалити-шоу оештырылды. Без ул вакытта 6 мең кешене җәлеп итә алдык. «Фабрика-Старт» курсы исә Казанда гына түгел, Чаллыда да эшли башлады. 250 кеше үз эшен ничек ачарга кирәклеге турында мәгъ­лүмат алды. 2016 елда инде эшләрен булдыр­ган эшмәкәрләр өчен курс­лар ачылды. Ул елны безгә Әлмәт тә кушылды. 7 мең кеше бизнесны үстерү курс­ларына йөрде. 2017дә балалар белән дә эшли башладык. «Фабрика-Дети» юнәлешендә 200 бала эшмәкәрлек нигезләренә төшенде. Үткән елны безнең проект «Наставник» бөтенроссия конкурсында «Бизнес һәм эшмәкәрлектә остазлык» номинациясендә беренче урынны алды. Бүгенге көндә, «Эшмәкәрлек фабрикасы» ярдәмендә, 800 компания эшли башлады, барысы 3259 кеше белем алды. Аларның 30 проценты эшмәкәр булып китте. Хәзер Татарстан тәҗрибәсен Киров, Түбән Новгород, Тула өлкәләре, Камчатка, Удмуртия, Дагыстан республикасы өйрәнә, – дип сөйләде ул безгә.

– Булачак эшмәкәрләр күбрәк нинди идеяләр белән килә?
– Ризык җитештерү, умартачылык, сыр кайнату бик популяр. Гимнастика, футбол, бадминтон мәктәпләрен ачарга теләүчеләр шактый. Белем алып чыгучылар арасында исә күбесенчә төзелеш бизнесы, дизайн-студия, смм-компания юнәлешләрен сайлыйлар.
«Эшмәкәрлек фабрикасы» проектында катнашкан Надеж­да Дуванская әлеге фабрикага килеп эләккәнче үк сабыйлар үзәге ачарга хыялланган.

– Хыял бар иде, ә аны ничек гамәлгә ашырасын белми идем. «Эшмәкәрлек фабрикасы» турындагы мәгълүматны социаль челтәрдә күреп алдым да кызыксынуым Казанга китерде. Мин үзем Әлмәттә яшим, ул вакытта яшүсмерләр клубы җитәкчесе булып эшләдем. Проекттан соң сабыйларны үстерү үзәге ачтым. Проект миңа хыялымны гамәлгә ашырырга булышты. Мин аннан бик күп кызыклы идея­ләр белән кайттым. Безне уңышлы эшләп килгән эшмәкәрләр укытты һәм иң мөһиме – бушка. Теләк бер нәрсә, аны чынбарлык иткәнче шактый белем туп­ларга кирәк. Бизнесның үз кагыйдәләре, аны төзүнең үз схемасы бар дигәндәй. Проектта безне шуларга төшендерделәр. Яшьләргә үз идеяләрен гамәлгә ашыру өчен проект күп нәрсә бирә. Аларга мондый мөмкинлектән һичшиксез файдаланырга кирәк, – ди ул.

Сүз уңаеннан: Татарстан эшкуарларына хәзер дәүләт ярдәме чаралары буенча консультацияне Казанда гына түгел, якындагы район үзәгендә дә алырга мөмкин. Аларның һәркайсында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының үз төбәк вәкиле эшли. «Республиканың һәр районында эшкуарлыкны үстерү өчен аның халкына даими мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге бирергә һәм аларны бизнесны үстерүнең барлык кызыксындырган юнәлешләре буенча, шәһәргә бару зарурлыгыннан арындырып, сыйфатлы консультация белән тәэмин итәргә кирәк. Бүген һәр район шундый мөмкинлек алды. Моннан тыш, даими турыдан-туры диалог теге яки бу районда килеп чыккан кыенлыкларны оператив күзәтеп барырга һәм гамәлдәге үзгәрешләрне исәпкә алып, ярдәм программалары эшләргә булышачак», – дигән иде Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев үзенең бер чыгышында.

Төбәк вәкилләре үз эшеңне ачу, финанс һәм бизнесны планлаштыру, юридик мәсьәләләр, персонал сайлау, товарлар һәм хезмәтләрне сертификатлаштыру, кредит алу, белем бирү чараларында һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашу буенча консультация­ләр бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading