16+

Эт кыйссасы

Узган ялларда Түбән Камада транспорт бәреп киткәннән соң зыян күргән этнең үлеме халык арасында зур шау-шу уятты.

Эт кыйссасы

Узган ялларда Түбән Камада транспорт бәреп киткәннән соң зыян күргән этнең үлеме халык арасында зур шау-шу уятты.

Этләр машина астына эләгеп еш һәлак була анысы, тик бу юлы ул ветеринар кабул итмәү аркасында үлгән, дип сөйләделәр. 
 
Вакыйганы үз күзләре белән күргән Эльвира Дәүлекаева, этнең авыр хәлдә икәнен белеп, хуҗасына – олы яшьтәге бабайга – аны ветеринария клиникасына илтергә ярдәм иткән. Социаль челтәрдәге мәгълүматларга караганда, ветеринария паспорты һәм прививкалар турында мәгълүмат булмау сәбәпле, табиб этне карамаган.Эт клиника бусагасында үлгән. 

Бу вакыйгага карата Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев та фикерен белдерде. «Бу очракта пас­порт һәм прививкалар турында мәгълүматлар булмау – формаль сәбәп кенә. Табиб беренче ярдәм күрсәтә ала бит. Түбән Камада хайваннар проблемасына ­хакимият дәрәҗәсендә игътибар бирелә иде. Шәһәрдә волонтер-зоояклау­чылар бик актив эшли. Әмма бу очрак – безнең барыбыз өчен дә бер сигнал», – ди ул. Таһир Һадиев әлеге мәсьәләне үз контроленә алган.

Табиб исә кешеләрнең аны кансызлыкта гаепләүләренә борчыла. Инстаграм челтәрендә бу вакыйгага карата үз аңлатмасын да язган. «Кыяфәтенә караганда, мин килгәндә, эт үлгән иде инде. Бу хакта хуҗасына гына җиткерер­гә кирәк иде. Тик бабайны алып килгән кыз минем белән югары тонда сөйләште. Эмоцияләргә бирелеп, аның белән сүзгә кергәнемә үкенәм. Мин бит аны башта этнең хуҗасы дип уйлаган идем. Кыз, нәрсәдер дәлилләргә теләп, телефонын алгач, мин этне котыру чиреннән прививкасы турында белешмә булмаганга кабул итә алмыйм, дидем», – дип язган табиб.

Ул үзенә психолог ярдәме кирәклеген дә искәрткән. Чөнки янап-кимсетеп ­шалтыратучылар ешайган. Бу эш белән хәзер шәһәр прокуратурасы шөгыльләнә. 

Фото: Интернеттан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading