16+

Этемнең күзләрен дәвалыйсым килә

Һөнәр алу теләге кешедә төрлечә уянадыр ул. Тирә-юньдәгеләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күреп, кызыгып йөрисең дә, үзең дә сизмәстән, мин дә шул һөнәрне үзләштерергә телим дисең. Мин ветеринар булырга телим. Хайваннарны бик-бик яратам. Кошларның җырын тыңлап туймыйм, яшел болында үлән күшәгән сөтлебикәләрне, колынлы атларны, чәң-чәң килеп өргән көчекләрне, мыр-мыр килеп сырпаланган песиләрне бик яратам.

Минем Мөхтәр исемле этем, кар кебек ап-ак Пушогым бар. Иртүк йокыдан торып ишегалдына чыгам да аларның хәлен беләм, ашарларына бирәм.

Тик көчегемнең күзләре күрми. Әтием белән әнием: «Тумыштан шулай ул», – дип тынычландырырга телиләр. Минем берничек тә килешәсем килми. Минем дүрт аяклы дустымның күзләрен ачтырасым килә. Тегендә-монда бәрелеп-сугылып йөрүенә, кинәттән килеп чыккан усал этләрнең аны кыерсытуына юл куя алмыйм. Менә шушы аяныч хәл минем ветеринар буласы килүемә сәбәп тә бугай инде. Интернеттан, газета-журналлардан, телевидение тапшыруларыннан җавап эзләп карыйм. Авылыбыз ветеринары Алия апа белән дә сөйләшәм. Ул да мине юатырга тырыша. Юк, мин барыбер ветеринар булам зур үскәч.

Филсинә Вәлиева, Әтнә районы, Ары авылы.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading