16+

Этләр бер фермерның 20 сарыгын ботарлаган, кешеләргә ташланалар. Инде нишләргә?

Биектау районы Пановка авылы халкы чаң суга: авылны урам этләре баскан. Биредә яшәүче бер фермер «Татарстан-24» телеканалына шул хакта сөйләгән. Авыл эшкуары хәбәр иткәнчә, сукбай этләр төнлә аның фермасына кереп сарыкларына ташланган. 16 август көнне генә 20 сарыкны үтергән икән.  

Этләр бер фермерның 20 сарыгын ботарлаган, кешеләргә ташланалар. Инде нишләргә?

Биектау районы Пановка авылы халкы чаң суга: авылны урам этләре баскан. Биредә яшәүче бер фермер «Татарстан-24» телеканалына шул хакта сөйләгән. Авыл эшкуары хәбәр иткәнчә, сукбай этләр төнлә аның фермасына кереп сарыкларына ташланган. 16 август көнне генә 20 сарыкны үтергән икән.  

Этләр моңа кадәр Пановка авылында яшәүчеләргә, аларның терлек-туары, кош-кортына һөҗүм иткән булган.

“Урамда өерләре белән йөрүче хуҗасыз этләр баш бәласенә әйләнде. Сукбай этләр ишегалларыбызга керә, өйдә асралучы этләребезне куркыта, күпме тавык юкка чыкты, - дип сөйләде безгә исемен атаудан баш тарткан авыл апасы. - Әнә кичә шул этләр фермерның сарыкларын ашаган. Балаларны да урамга чыгарырга куркып торабыз. Каникулга кайткан балалар урамга чыгудан куркып, өйдә утырсын инде. Башбаштаклык бит бу”. – диде ул безгә ачынып.

Әлеге хәл буенча Пановка авылы кергән Биектау авыл җирлегенә шалтыраттык, ләкин авыл җирлеге башлыгы да, аның сәркатибе дә комментарийлар бирүдән баш тартты.

Хәер, алар гына түгел, биредә хезмәт куючы участок уполномоченные да журналистлар соравына теләмичә генә җавап бирде. Йомык әйләнеш булып чыкты бу, югыйсә, ниятебез дә изге, авыл халкы иза чиккән сукбай этләр белән бәйле проблеманы күтәреп чыгу иде. Хуҗасыз этләр балаларга да ташланырга мөмкин бит. Урам этләрен аулаучы хөрмәтле хезмәтләр журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткач, димәк, уйланырга җирлек бардыр.

Соныннан гына, Татарстан Эчке эшләр министрылыгы матбугат хезмәте безгә: «Пановка авылында бер ханым сукбай этләр өчен питомник ачкан иде. Менә алар биредә яшәүчеләрнең котларын алып тора. Участок уполномоченные әлеге ханымга этләрен иреккә җибәргәне өчен күпме тапкыр кисәтү ясаса, штраф салса да, ул аңа колак салмый. Авыл җирлеге дә моңа салкын карый». 

Ә этләр һөҗүменнән һәлак булган сарыкларга килгәндә, хәзер фермер хуҗалыгына зыян килгән сумманы ачыклау белән мәшгуль. Килгән зыянны кем каплаячагы турындагы сорау әлегә ачык кала. 

15 август көнне Кукмара районы Рудник авылында этләр белән бәйле чираттагы фаҗига турында Мәскәүгә хәтле барып җитте. Бу авылда этләр өере балалар мәйданчыгында уйнап йөргән биш яшьлек кызга һәм ике малайга ташлана. Күз ачып йомаганчы, җанвар 5 яшьлек сабыйның борын өстен, яңагын һәм авыз кырыен тешләп ала, малайларга да шактый зыян килә. Ярый ла, кызчыкның әбисе шунда гына була. Өлкәннәр булмаса, әлеге хәлнең ни белән бетәсен уйларга да куркыныч. Кызчык хәзер әнисе белән район үзәк хастаханәсендә сихәтләнә, әле дә шок хәлендә. Әнисе аның яныннан бер секундка да китми икән. Этләр ташланган ике малай да биредә дәвалана.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне район прокуратурасы тикшерә. Күзәтчелек ведомствосы сукбай хайваннарны аулау буенча җирле оешманың эшен тикшерәчәк.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейникка балалар белән булган хәл һәм тикшерү барышы турында шәхсән аңа сөйләргә, шулай ук җинаять кылуга катнашы булган конкрет вазыйфаи затларны билгеләргә кушты.

Фото: https://tatarstan24.tv/ 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading