16+

Европа хатыннары ирләрен жәлләми, ә бездә киресенчә...

Татарстанда быел көнкүрешкә кагылышлы 41 авыр җинаять очрагы теркәлгән, шуның 15е кеше үтерү белән тәмамланган.

Татарстанда быел көнкүрешкә кагылышлы 41 авыр җинаять очрагы теркәлгән, шуның 15е кеше үтерү белән тәмамланган.

– Европа илләре хатын-кызлары, алар, ирләрен жәлләп тормый. Ире бер генә сугып карасын, шунда ук төрмәгә озаталар. Бездә киресенчә, хатын-кыз кыйналуга һәм җәберләүгә түзеп яши. Полициягә гариза язып бир, дибез. Юк, язмый. “Эчмәсә, әйбәт ул, балалар бит, гаилә бит”, – дип, күз яше агыза. Кызганыч, мондый мәгънәсез сабырлыкның ахыры еш кына фаҗига белән тәмамлана, – диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полициясе җитәкчесе урынбасары Марат Айдаров әлеге министрлыкта узган брифингта.
Шәхси торак яки күп фатирлы йорт эчендәге җинаять – көнкүреш җинаятьчелеге төренә карый. Әгәр инде ир белән хатын урамда, бакчада “чәкәләшә” икән, монысы – җәмәгать урынындагы җинаять.
Республикада узган ел көнкүрешкә кагылышлы 216 авыр җинаятьтә 82 кеше үлгән.
– Гаиләсендә берничә мәртәбә каты кыйналып та, полициягә һаман да гариза язмаган кешеләр иде алар, – дип көрсенеп әйтеп куйды полиция полковнигы Марат Айдаров. – Гариза язылмагач, эш кузгатып булмый.
Гаиләсендә әледән-әле “сугыш” чыгарып торучы 10 мең кеше эчке эшләр органнары тарафыннан профилактик күзәтчелектә тотыла. Быел әлеге исемлекне тагын 3468 кеше тулыландырган.
–Хатынын, балаларын кыйнаучы кешеләр – куркак җаннар. Аларның җәмәгать урынында тыннары да чыкмый, өйдә генә “батырлар”, – ди Марат Айдаров.
Өй яки фатир эчендә хатыныңны кыйнасаң, беренче мәртәбәдә 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф салына яки ун тәүлектән унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, 60 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү җәзасы кулланыла. Икенче мәртәбә кабатланса, 40 мең сумга кадәр яки өч айлык хезмәт хакы һәм башка керем күләмендә штраф, 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләтү, алты айга кадәр төзәтү эшләре яки өч айга кадәр административ кулга алу каралган. Ата-ана балигъ булмаган баласын каты кыйнаса, бу очракта җинаять эше кузгату өчен бернинди гариза да кирәкми.
Брифингта катнашкан полиция подполковниклары Александр Павлов белән Алмаз Назиков та гаиләдәге яки күршедәге “сугыш чукмарларына” карата битарафлык күрсәтмәскә, полициягә хәбәр итүдән куркып тормаска чакырдылар. Полициянең участок вәкаләтле вәкиленә (участковый) яки турыдан-туры “112” бердәм коткару хезмәтенә шалтыратырга кирәк.
Гаиләдәге талаш-сугышларның 99 процентында эчкечелек сәбәпче, ди полиция полковнигы Марат Айдаров.
– Нурлатта эчкечелеккә әверелгән бер гаиләдә әле ире хатынын кыйнаган, әле хатыны ирен кыйнаган. Узган ел шул хатын ирен үтерде. Быел хатыннарның үз ирләрен үтерү очрагы юк, – диде Александр Павлов.
Эчкечелек бер сәбәп булса, минемчә, тагын бер сәбәбе – хәерчелек һәм эшсезлек. Европа илләрендәге кебек югары хезмәт хакы яки балаларына яхшы пособие-түләүләр алса, безнең хатыннар да исерек иреннән кыйналып яшәмәс иде, мәгәр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading