16+

Эзләп төштем сагынып чишмәдән су алган кыз чагым. 

“Челтерәп аккан чишмәгә, суга, дип, килгән идем..." - әлеге матур җырны барыбыз да хәтерли булыр. 

Эзләп төштем сагынып чишмәдән су алган кыз чагым. 

“Челтерәп аккан чишмәгә, суга, дип, килгән идем..." - әлеге матур җырны барыбыз да хәтерли булыр. 

Авылыбызның чишмә башы шигырьләр иҗат итәргә илһам биргән, җырларда җырланган горур Бәшки тавы итәгеннән башланып китә. Ничә еллар буе саф, чиста, мул сулы чишмәләребез безне шифалы су белән туендыра, яшәргә көч бирә. Чишмәләребезнең исемнәре, элек бу тирәдә, яшәгән, чишмәне карап торган авылдашларыбыз исемнәре белән бәйле: “Мөрәди кизләве”, “Вәрис чишмәсе”, “Гыйззәт чишмәсе”. 

Чишмә буйлары бик матур безнең, хәзерге чишмә өйләрен курчак йорты ясап куйдылар. Өйләргә су кергәч, чишмә юлы онытылып та бара хәзер, әмма, балачактан суын ташып, кер чайкаган җанга якын чишмә буйлары үзенә тартып тора. Авылга кайткан кунаклар да чишмәләребезне күрмичә китми. Бүген тагын чишмә буйларын әйләндем әле... Рәхәт биредә, челтерәп, мул итеп су ага. Эх, бу суны торба аша авылга җибәрсәң иде. Тәмле чишмә суы эчеп кенә яшәр идек.  

Күңелгә тагын җырчы шагыйрь Марсель Галиевның шигъри юллары килә. “Эзләп төште микән сагынып ул, чишмәдән су алган кыз чагын?..” 

Әйе шул, чишмәбезне, аның теш камашырлык тәмле салкын суын, кер чайкаган инеш буйларын, үзем генә белгән таныш сукмакларны сагынып төштем әле!  

Розалия Ибраһимова, 

Яшел Үзән,  Норлат авылы.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading