16+

Фандоматның файдасы зур: 15 килограмм алюминий шешәдән велосипед ясап була

Казанның 181нче мәктәбендә фандомат эшләтеп җибәрелде. Әлеге аппаратлар 0,25 һәм 2 литрлы алюминий яки пластик шешәләрне икенчел чимал буларак кабул итә.

Фандоматның файдасы зур: 15 килограмм алюминий шешәдән велосипед ясап була

Казанның 181нче мәктәбендә фандомат эшләтеп җибәрелде. Әлеге аппаратлар 0,25 һәм 2 литрлы алюминий яки пластик шешәләрне икенчел чимал буларак кабул итә.

- “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашырганда чүпләрне төрләренә аерып җыюны оештыру да каралган, - дип фикерләре белән уртаклашты шушы чарада катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме - кеше, ләкин, безне кабаттан тәрбияләү авыр. Балалар өйрәнеп үсә, алар өлкәннәрне дә тәртипкә “мәҗбүр итәчәк”. Балалар - безнең төп булышчылар, алар үрнәгендә алга барырбыз. Без чүплек саклагычларының тулып барганын күреп торабыз. Әгәр чүпләрне төрләренә аерып җыюны һәм эшкәртүне кулланмасак, зур шәһәрләрдә хәл нык кискенләшәчәк.

Фандоматлар аша җыелган пластик шешәләрнең Германиядә - 98, Эстониядә - 87 һәм Швециядә 85 проценты кабаттан чимал сыйфатында файдаланыла. Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов чүпләрне эшкәртүдә һәм икенчел чимал буларак куллануда фандоматларның  зур әһәмиятен әйтте.

- Россия төбәкләрендә гадәти полигоннардан баш тартып, чүпләрне төрләренә аерып җыюга ирешү, чүпләрне эшкәртү өчен экологик зыянсыз заводлар төзү - безнең максат. Фандоматлар мәктәпләргә, җәмәгать урыннарына, спорт комплексларына, бассейннарга урнаштырылачак. Буш шешәләрне фандоматларга ташлыйсың, шул рәвешле һәр кеше илебезнең экологик чисталыгына үз өлешен кертә ала, - диде Сергей Чемезов.

 Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, башкалада 20 мәктәпкә фандомат куелган инде.

- Фандоматлар белән барлык мәктәпләр дә җиһазландырылачак. Урамнарда да шундый аппаратлар булачак, - диде мэр Илсур Метшин.
Фандоматларның үз илебездәге Волгоград шәһәрендә ясалган булуы да канәгатьлек хисе уята. Проектны гамәлгә кертүче “РТ-Инвест” генераль директоры Андрей Шипелов сөйләгәнчә, фандоматларга буш шешәләр салу- экологияне саклау да, һәм үзең өчен финанс табыш алу да.

Татарстан башкаласының фандоматлар урнаштырылган мәктәпләрендә “Шешә тапшыр-бүләк ал!” дигән акция башланды. Тапшырылган шешәләр өчен уку елы ахырына кадәр баллар бирелә. Әлеге балларны (квитанцияләр) махсус сайтта (tara-sbor.ru) теркәп бару кирәк. Акция ахырында ТОП-10 җиңүче һәм ТОП-5 мәктәп билгеләнә. Аларга бүләкләр тапшырылачак.

Саннар һәм фактлар

Екатеринбург урамнарында пластик шешәләрне икенчел чимал сыйфатында эшкәртеп ясалган эскәмияләрне күрергә була. Бер эскәмиягә 80 килограмм чимал китә;

Бер футболка җитештерү өчен 7-12 шешә кирәк. Джинсы өчен – 10, кышкы флис курткага - 40, ә кроссовкага 8-11 пластик шешә тотыла;

Тапшырылган 15 килограмм алюминий шешәдән велосипед ясап була.

Куен дәфтәренә

Пластик шешә чиста, этикеткасы ертылмаган булырга тиеш. Пластик яки алюминий шешә пычрак, сытылган һәм эчендә су яки башка сыекча булса, фандомат кабул итми.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading